Чишмә районында быелгы җәйдә ачылган Евразия күчмә цивилизацияләр музее кыска гына вакыт аралыгында республикада иң популяр төбәкләрнең берсенә әверелде. 7 июльдән башлап бирегә туристлар агымы да арта. Рәсми чыганаклар язуынча, өч айда музейда 80 меңнән артык кеше булып, тамашалар караган.
Тарихи үзәккә халыкны җәлеп итү максатында төрле алымнар кулланылуы игътибарга лаек. Үзешчән сәнгать осталары чыгышлары бу яктан караганда аеруча саллы нәтиҗәләр бирә. Сентябрь уртасында, мәсәлән, “Моңнарыбыз – гармун телләрендә” дип аталган мәдәни чара оештырылды. Аның үзенчәлеге – сәхнәгә Благовар, Дәүләкән һәм Чишмә районнарының иң оста гармунчылары чыгуы.
Благовар районы гармунчылар ансамблендә, төбәкнең үзешчән сәнгать осталары белән беррәттән, һөнәри әзерлекле музыкантлар да тупланган. Языково мәктәбенең музыкаль педагогы Рөстәм Хатыйпов – шуларның берсе. Виртуоз баянчы булу белән бергә, аның таланты җырчы һәм композитор сыйфатында да ачылды. Олпат гәүдәсе, сакаллы-мыеклы йөз чылымнары гаять килешеп торганга, рәсми тантаналарны җырлап ачу мотлак аңа тапшырыла. Урындагы шагыйрьләр сүзләренә музыка язу да Рөстәм Альберт улының иҗат мөмкинлекләренә яңа юллар ача.
Яңыш авылы мәдәният йорты директоры Мәхмүт Ибраһимов районның мәдәният тормышында дан казанган сәнгать эшлеклесе саналырга хаклы. Моңа өстәп, җырчы-тальянчыны республикабызда яхшы беләләр, ул, Башкортстан һәм Татарстан күләмендәге бихисап мәдәни чараларда чыгыш ясап, җыр-моң бәйгеләре җиңүчесе булып танылды. Киләсе елда исә Мәхмүт Халит улының мәдәни эшчәнлегенә 50 ел тулса да, маэстро кулыннан гармунын төшерми, бер сүз белән әйткәндә, сәхнәләрдә һәрчак балкый. Благовар гармунчылары чыгышларының уңышын нәкъ менә сәнгать ветераннары тәэмин итте. Шәхсән үзем өчен шунысы куанычлы: благоварлылар арасында Иске Күчәрбай авыл биләмәсенә караучы Яңа Абзан һәм Чулпан авыллары вәкилләре дә бар иде. Яңа Абзаннан Әхәт Гыйльманов белән без – фамилиядәшләр генә, аның нәселе авылыбызның элекке абруйлы дин әһеле Корбангали хәзрәттән килә.
Авыл малайларының күпчелеге кебек үк, Әхәт тә гармунда уйнарга үзлегеннән өйрәнә, мәктәпкә укырга киткәндә үк шактый остарган иде инде. Шуннан бирле гармунын кулыннан төшерми, ләкин, ни гаҗәп, табигате белән тыйнак булгангадыр, сәхнәгә чыгарга бик ашкынмады. Озак еллар дәвамында элекке “Октябрь” колхозында, районның урман хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыкты.
Олыгая башлагач, останы үзешчән сәнгатькә барыбер тарттылар, әлбәттә. Әйткәндәй, йөз елга якын тарихында Яңа Абзанда мәдәни тормышның учагы саналучы клуб булмады. Авыл бәйрәмнәре мәдәни йола рәвешендә үткәрелә башлагач исә, Әхәт Рәис улы аларга гармуны белән бергә баруны гадәт итеп алды. Хәзер инде гармун моңнарын авылдашлар белән бүлешү бик тә килешеп тора үзенә.
Равил Әхмәтшин Чулпан авылында туып-үскән. Яңа Абзанда яшәгән Тәслимә белән тормыш коргач, шулай туры килдеме, язмышларында язылган булдымы – гел күченеп йөрделәр. Соңгы чорда берникадәр Иске Абзан авылында гомер иттеләр дә, ниһаять, Иске Күчәрбайда нигез яңарттылар. Монысы соңгысы булыр, диләр үзләре дә, чөнки мосафирлык кыла торгач, балалары да үсеп җитте.
Шулай туры килә бит: Равил гармунда көй чыгарырга үзлегеннән өйрәнсә дә, яраткан шөгылен һөнәр итеп алды. Авыл клубында мәдәният хезмәткәре булып эшләде. Эш урынын алмаштырса да, мәдәни хезмәттән хәзер дә аерыла алмый, чөнки җәмәгате Тәслимә Нурулла кызы шушы өлкәдә хезмәт сала. Әйтергә кирәк, Әхмәтшиннар дуэты Күчәрбайда гына түгел, тоташ районда да киң билгеле. Мәдәни, гаилә юбилейлары һәм туй кебек чараларны оештыруда аларга тиңнәр юк төбәктә.
Без үскәндә иллеләп йорттан гына торган Яңа Абзан авылы гармунчылары белән дан тота иде. Гармуннар — һәр йорт саен, уйнаучылар да өй борынча, диярлек. Мәрьям һәм Хәниф Габдрахмановлар, Галия һәм Усман Маннановлар гаиләләрендә балалар ишле булгангамы, гармунчылар да күп иде. Җыр-моңга мөкиббән булган, оста гармунчылар саналган гаиләләрдән Сәмигуллиннар, Гыйрфановлар, Идрисовларны да билгеләп үтәсе килә. Гомумән, 60-70нче елларда һәр авылда гармун культы хакимлек иткәнен күпләр хәтерлидер. Ни өчен дигәндә, ул чорда авыл кичләре гармун тавышына күмелә, капка төпләре саен гармун моңы яңгырый иде.
“Тура-хан” музее мәйданында оештырылган гармунчылар концертын халыкның элекке матур үткәнгә әйләнеп кайту омтылышы буларак та кабул итәргә мөмкин. Чыгышларның ачык һавада оештырылуы да үзенчәлекле алым, ул да үткәннәрне хәтерләтә. Бу җәһәттән агымдагы елда республика буенча һәр төбәктә дип әйтерлек якташлар очрашуына багышланган авыл бәйрәмнәре оештырылды. Нигездә, сабантуйлар рәвешендә ачык табигатьтә үткән чараларда гармунчылар да күп иде, моңа өстәп, авыл бәйрәме яшьлеккә алып кайта кебек. Мондый чаралар музыкаль яктан заманча аппаратура, тавыш көчәйткечләр белән бизәлсә дә, аларда гармуннардан башка бернинди дә ямь булмас иде. Ә гармуннар яшьлеккә алып кайта.
Фәнүр Гыйльманов.