Башкортстан биләмәләрендә агач утырту эшләре дәвам итә. Тирә-як мохитне саклауга “Башнефть” компаниясе хезмәткәрләре елның-елында лаеклы өлеш кертә. Агымдагы елда да алар 200 гектардан зуррак мәйданда 748 мең төп агач утыртты. Бу үткән ел күрсәткеченнән 45 процентка күбрәк. Агач утырту эшләре Башкортстан биләмәләреннән тыш, Ханты-Манси округы – Югра һәм дә Ненец автономияле округында да оештырылды.
Табигатькә сакчыл караш “Роснефть”кә караган предприятиеләр эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Биредә тирә-як мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә, производствоның хәвефсезлеген арттыруга, экосистеманы саклауга һәм тергезүгә юнәлтелгән күләмле программалар тормышка ашырыла.
Агымдагы елда да биләмәләрне яшелләндерү буенча эшләр гадәттәгечә ике этапта башкарылды: яз көне нефтьчеләр 37 гектарда 158 мең төп агач утырткан булса, көзен 164 гектар мәйданда 590 мең яшь үсенте тамыр җибәрде. Предприятие хезмәткәрләре “Яшел Башкортстан”, “Урманнарны саклыйк!” һәм “Хәтер бакчасы” экологик акцияләрендә дә бик актив катнаштылар.
Быел тирә-як мохитне саклау буенча тормышка ашырылган төп акцияләрдән Башкортстанның Дәүләкән районы биләмәләрендә урнашкан “Аслыкүл” табигать паркы территориясендә “Башнефть”нең “Башнефть-Добыча” бүлендек предприятиесе хезмәткәрләре көче белән 24 мең төп яшь үсенте утыртылуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу чара — Башкортстанда иң зур сулык булган Аслыкүлне сазлыкка әйләнүдән саклап калуга юнәлтелгән күләмле программаның дәвамы. “Аслыкүл” табигать паркында предприятие хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 68 мең төп нарат һәм 10 мең төп Сукачев карагачы үсентеләре утыртылды. Нәтиҗәдә, биредә гомум мәйданы 19,5 гектар тәшкил иткән өч ылыслы урман барлыкка килде. Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенә караган Биология тикшеренү үзәге экспертлары фикеренчә, яшь ылыслы урман Аслыкүлнең төньяк-көнбатыш өлешендә барган яр буйлары сазлануы процессын туктатырга ярдәм итәчәк. Шул рәвешле төбәкнең йөзек кашы булган күлебезне киләчәк буыннар өчен саклап калу юнәлешендә гаять мөһим эш башкарылган.
Ылыслы агачларның файдасын күл буенда ял итүчеләр дә үзләрендә тоячак. Чөнки ылыслы агачлар үскән урманнарда һава саф була, аны сулау организмны шлак һәм токсиннардан чистартырга ярдәм итә. Ылыслы агачлар елның һәр фасылында атмосфераны кислород белән баетып, химик калдыклардан чистартырга да ярдәм итәчәкләр. Матур-купшы, үз төсен беркайчан да югалтмыйлар алар!
Җәмгысы исә соңгы биш елда Башкортстан нефтьчеләре башлангычы белән 1,5 мең гектардан артык мәйданда 5,2 миллион төп агач утыртылган. Әлеге яшеллек зоналары тиздән ылыслы урманнарга әйләнәчәкләр. Болар барысы үз чиратында экологик балансны саклауга хезмәт итәчәк.
Урманнар, парклар, аллеяләр – болар безнең сулар һавабыз, дибез. Шуңа да экологиябез сафлыгын тәэмин итү, яшәгән җиребезне тагын да яшелләндерү турында кайгыртучанлык күрсәтү — барыбызның да мөһим бурычы! Нефтьчеләр исә бу юнәлештә оешканлык һәм зур үрнәк күрсәтә!
Рәзилә НИЗАМОВА.