Һөнәре буенча юрист Руслан Зөлкарнәев тамашачы күңелен моңлы тавышы белән яулады, дисәм, бер дә арттыру булмас. Аның “Ник бер генә минутка”, “Мин эзләдем сине гомер буе”, “Үземә каратырмын”, “Назлы гөлем”, “Дөнья матур”, “Рәхмәт сиңа” җырлары, тамашачы күңелен яулап, хитка әйләнгән. Бүгенге сөйләшүебез дә аның иҗаты һәм үзе хакында.
– Руслан Альмирович, Сез иҗат белән шөгыльләнә башлаганчы җинаятьчеләрне эзләү хезмәтендә эшләгәнсез. Нинди кискен борылыш булды ул?
– Балачактан юрист буласым килү теләге мине Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтына алып килде. Аны уңышлы тәмамлап, эшкә урнаштым. Дөресен генә әйткәндә, Русия Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итүем – сәнгать дөньясына аяк басуымның сәбәпчесе дә.1998 елда эшләгән урынымда үзешчәннәр конкурсы узды. Мин башта үзем хезмәт иткән районда хезмәттәшләрем арасында җиңү яуладым, шәһәр буенча узган бәйгедә дә җиңүче булып, республика дәрәҗәсендәге конкурска чыктым. Аннан соң инде Бөтенрусия бәйгесендә катнашу бәхете тиде. Анда да уңышлы чыгыш ясап, танылу алдым.
– Җыр-моңга сәләт каян килә?
– Әтиемнең әтисе Әлтәфетдин Авыргазы районының Яңавыл авылында иң оста гармунчыларның берсе булган. Аның өздереп гармунда уйнаганы әле дә хәтердә. Әтием дә баянда уйный һәм матур җырлый иде. Миндә дә шул сәләтне үстерергә теләптер, биш яшемдә әтием баян сатып алды. Тик, мине ул уйнарга өйрәтте дип әйтә алмыйм. Үзем тарткалый торгач, әкренләп уйнарга өйрәндем. Беренче сыйныфка укырга төшкәч, сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Профессиональ дәрәҗәдә баянда уйнарга өйрәнәсем килсә дә, сольфеджио белән дуслаша алмадым. Сәнгать мәктәбендә укуымны дәвам итмәсәм дә, баянда уйнавымны ташламадым. Мәктәп елларында яраткан тагын бер шөгылем барлыкка килде – ул төрле әйберләр белән жонглерлык итү.
– Әтиегез белән парлап баянда уйный идегезме?
– Әнием Флүрә Суфиян кызы – сәүдә өлкәсендә, әтием гражданнар авиациясендә хезмәт итте. Алар икесе дә инде безнең арада юк. Әтием белән парлап баянда уйнау – күңелем түрендә бер матур хатирә булып саклана.
– Яратып тыңлаган җырчыларыгыз бармы?
– Алар күп кенә. Илфак Смаков, Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Фәдис Ганиев, Вахит Хызыров һәм башкаларны балачак һәм үсмер чактан тыңлыйм.
– Сезнең репертуарга урысча җырлар да кертелгән. Русия эстрадасы йолдызларыннан кемнәрнең иҗатын үз итәсез?
– Юрий Антонов, Александр Серов, Игорь Саруханов, Леонид Агутин иҗатын яратам. Алар Уфага концерт белән килсә, мотлак барам.
– Хәзер тамашачыга танылу өчен бик күп юллар бар. Шул ук Интернет челтәрләре дә ярдәмгә килә. Рекламаның бу ысуллары белән Сез дә файдаланасызмы?
– “Ник бер генә минутка” дигән клибым мине танытуга үз өлешен кертте. Шулай ук, “Гәлсәр сандугач” конкурсында катнашу да танылу алып килде. Эстрададагы шоу-бизнес акчага корылган. Җыр яздыру, аранжировка ясату, клип төшерү күп чыгым сорый. Бу юлны узмыйча берничек тә популяр булып китеп булмый. Ә инде рекламага килгәндә, анысы да кирәк эш. Минемчә, бу – заман таләбе дә. Әлбәттә, мин дә социаль челтәрләр аша тамашачым белән элемтәдә торам. Бу эштә хатыным Гөлназ да ярдәмләшә.
– 12 декабрьдә булачак концертыгызда кемнәр катнашачак?
– “Вакыт” дип аталган концертым 50 яшьлек юбилеема багышланган. Анда күптән бергә иҗат иткән дусларым, фикердәшләрем катнашачак. Алар арасында популяр җырлар авторы һәм үзе дә җырчы Гүзәлия, Марат Шәйбәков, Азамат Гафаров, Вилдан Яруллин, Рөстәм Гыйззәтуллин һәм башкалар бар.
– Һәр артистның үз тамашачысы бар. Кемнеңдер концертларына күбрәк хатын-кыз йөрсә, икенчеләргә – ир-егетләр. Сезнең концерт нинди аудиториягә тәгаенләнгән?
– Минем концертка гаилә парлары килеп, бергә ял итеп, кәефләре күтәрелеп, бер-берсенә булган мәхәббәтләре артып, йөрәк түрендәге иң матур теләкләрен җиткереп кайтуларын, тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яшәүләрен теләр идем. Нәкъ Эльвира Әхмәтова сүзләренә Гүзәлия иҗат иткән “Рәхмәт сиңа” җырындагы кебек:
Гөлгә төреп, кочакларга алып,
Янәшәдән атлап барыгыз.
Мизгелгә аерылып киткәндә дә,
“Сөям” диеп әйтеп калыгыз!
– Нинди авторлар белән тыгыз элемтәдә эшлисез?
– Соңгы вакытта композиторлардан Гүзәлия, Урал Солтанов, шагыйрьләрдән Зәйтүнә Галиева, Эльвира Әхмәтова һәм башкалар белән эшлибез.
– Сәхнәдә Сезнең образ – романтик ир-егет образы. Тормыштагы Руслан Зөлкарнәев сәхнәдәгесеннән аерыламы?
– Мин тормышка күбрәк консерватив караштамын, ягъни гаилә традицияләрен, дуслык кадерен саклаучы һәм хөрмәт итүче кешеләр сафындамын. Классиканы да үз итәм, модернизмнан да баш тартмыйм, шулай ук романтикмын.
– Яраткан шөгылегез?
– Дусларым белән бильярд уйнарга яратам. Бу уен логик фикерләүгә, сабырлыкка һәм тапкырлыкка, ихтыяр көченә һәм хис-кичерешләр белән идарә итүгә өйрәтә. Бильярдны интеллектуаль өлеше буенча шахматка тиңлиләр. Уен үз-үзеңә ышанырга, җиңәргә һәм көндәшләр белән эшләргә дә өйрәтә.
– “Терсәк якын, тик тешләп булмый” дигән әйтемгә тап килердәй адымнар ясаганыгыз булдымы?
– Тормыш булгач, булды инде. Тик үткәннәргә үкенеп яшәргә ярамый. Бары тик кешеләрнең уңышларына көнләшмичә, үз юлың белән барырга кирәк.
– Тормышта үз урынымны таптым, дип әйтә аласызмы?
– Мин бервакытта да тормышка ашмастай максатлар куеп, аның артыннан чапмадым. Барлык нәрсә дә Ходай кулында һәм тормыш үз агышы белән бара. Аллаһка шөкер, мин Хак Тәгаләгә рәхмәтле һәм үз урынымны тапканмын, дип исәплим.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.