-4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 октябрь 2014, 22:55

Укытучым, Сезгә сокланам!

Укытучымның иңнәренә ак шәлен бөркәнеп, кулларына китап-дәфтәрләр, папка-альбомнар тотып, елмаеп дәрескә килеп керүе бүгенгедәй күз алдымда. Ул, кояш балкыган кебек, сыйныфка нур өсти иде. Асия Хаҗимуллина Балтач районының Гобәйдулла Галиев — Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә дүрт дистә елга якын укытучы булып эшләде. Ул татар теле һәм әдәбияты укытты. Укучыларны Тукай теленең матурлыгын, газизлеген күрә белергә, ана телебез белән горурланырга, аны хөрмәт итәргә өйрәтте.

Ягымлы, моңлы тавышы белән дәрес аңлатуын дикъкать белән тың­лый идек. Аның һәр дәресе үзенчә­лекле, кызыклы үтә торган иде. Сабыр булырга, олыларны һәм кечеләрне ихтирам итәргә, тормыш юлында очраган кыенлыкларга бирешмәскә, авырлыкларны җиңеп чыгарга әйдә­де. Шунысы гаҗәп: Асия Солтангәрәй кызының кәефсез чагын хәтерләмим. Аның йөзендә һәрчак елмаю балкый. Укучылар өчен борчыла да, ихлас шатлана да ул. Аналарча сабыр, гади булуы мине бүген дә сокландыра. Шат күңелле, күтәренке кәефле укытучыбыз тавышын бервакытта да күтәрмәс. Чын күңелдән балаларны яраткан, эшенә мөкиббән караган, үз-үзенә таләпчән кеше ул.
Асия Солтангәрәй кызы 1952 елда Балтач районының Чишмә авылында туган. Балачактан ук укытучы булырга хыяллана. 1969 елда Югары Карыш урта мәктәбен “5” һәм “4” билгеләренә тәмамлап, Нөркә урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтында белем ала һәм бәхетле язмыш аңа үзе укып чыккан Югары Карыш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү мөмкинлеге бирә. Илен, авылын, туган телен, матурлыкны яратучы Асия апаны укучылар ихлас каршылый, дәрес-ләренә теләп йөриләр.
Укыту — ул баланы белем алу эшчәнлегенә өйрәтү. Ә моның өчен укучы гади тыңлаучы гына түгел, актив катнашучы да булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлсен өчен укытучының иҗади эзләнүләр өстендә эшләве мәҗбүри. Әдәбият укытучысының бурычы — әсәрләрнең эчтәлеген аңла­тудан, укучыларга язучының осталыгын күрсәтүдән, алар күңелендә эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар, туган җиргә, гореф-гадәт-ләребезгә мәхәббәт тәрбияләүдән, яшәештәге барлык вакыйгаларга бәя бирә белүгә, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.
Һәрнәрсәгә карата укучының үз фикере булырга тиеш дип исәпли ул. Шуңа да дәрес-лекция, дәрес-уен, дәрес-семинар, дәрес-диспут, дәрес-конференция кебек алдынгы алымнар куллана. Дәресләрен тормышта булган үзгәреш-яңалыклар белән тулыландыра, баета. Һәр әсәрне өйрән­гәндә, һичшиксез, аның тәрбияви ягына игътибар итә.
— Укучыларымда кешелеклелек, изгелек, гаделлек, инсафлылык, алдыңа куйган максатка омтылу, әдәп, матур итеп сөйләшә белү, яманлыкка нәфрәт тәрбияләргә тырыштым. Мәктәбебездә уку, төрле чараларда катнашу, түгәрәкләргә йөрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Укучылар, мәктәпне яратып, белергә, өйрәнергә теләп, омтылып килсеннәр иде. Битараф, гамьсез булмасыннар! Тормышта теләгәнен генә түгел, кирәген дә төшенеп үссен иде бала. Сабыйларны башлангыч сыйныфтан алып уку, хезмәт белән кызыксындыру, сәләтен үстерү, мавыгуын хуплау, аны күзәтү, сорауларына җавап бирү, музыка тыңлау, күргәннәрен рәсемгә төшертү, бергә­ләп китап уку — болар барысы да баланың яхшы укуына һәм тәрбияле кеше булып үсүенә ярдәм итә, — ди Асия Солтангәрәй кызы. Укыту-тәрбия эшендә иң кирәкле таләпләрне, әхлак кагыйдәләрен үтәү — укытучыларның да, ата-аналарның да төп бурычы. Эшемдә шуны һәрчак сызык өстенә алдым.
Укытучым җитәкчелегендә озак еллар “Тамчылар” әдәби-иҗат түгәрә­ге эшләп килде. Анда мин дә яратып йөрдем. Асия апа иҗат серләрен төшендерүгә зур игътибар бирде. “Кызыл таң”, “Өмет”, “Балтач таңнары” гәзитләрендәге мәкаләләргә анализ ясый идек. Әдәбият теориясе, гәзит-журнал жанрлары, шигырь төзелеше белән беррәттән, яңа чыккан әсәрләр, туган як тарихы белән таныштыручы укытучыны барыбыз да ихлас тыңлый идек.
Мөгаллимә һәр укучы күңелен ак кәгазьгә тиңләде һәм аларның һәр-кайсы белән аерым эшләүне хуп күрде.
Мәктәп еллары күңелемдә иң матур чор булып уелып калган. Әдәбият дәфтәрендәге иншаларга күз салам. Һәркайсына тулы анализ ясалган. Мондый эшләр һәр бала өчен имтихан төсен ала. Шуңа да ул материал туплый, иншага юнәлеш эзли. Ә олимпиадаларда укытучы укучыларыннан да ныграк борчыла иде. Өенә барып та киңәшләр сорадык. Ул безне һәрвакыт якты йөз белән каршы алды.
Район, республика конкурсларында, олимпиадаларда укучыларының һәрвакыт призлы урыннар яулавында аның өлеше әйтеп бетергесез зур. Алар бихисап һәм бүген һәркайсы республикабызның төрле шәһәр, районнарында җаваплы вазыйфа били.
Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, “Өмет-95” лауреаты дигән мактаулы исемнәрен горур йөртә бай тәҗрибәле остазым.
Укытучымның мөлаем йөзен, җанга җылылык сирпелеп торган күз карашын онытмыйм, йомшак тавышы колагымда ишетелә сыман. Аны бүген дә киңәшчем, сердәшем итеп тоям. Тормышымда, иҗади эшемдә аның акыллы киңәшләрен искә алам, шундый укытучым булуга һәрчак шатланам. Дөньяга җаны-тәне белән гашыйк булып, тормыш ямен тоеп, чын күңелдән сөенеп яшәүче укытучыма, аның гаиләсенә иминлек, ак бәхетләр телим. Хаклы ялда булса да, мат-бугатның якын дусты ул. Тупылдап торган ике оныгына “Әллүки”не алдыра, татар телендә нәшер ителүче гәзитләргә елның-елында язылып, бер хәрефен дә калдырмый укып бара, үзе дә языша.
Республикабыз районнары мәк­тәп­ләренә командировкаларга чыгабыз. Кайда гына булсак та, күңел укытучым кебек эшенә мөкиббән киткән мөгаллимә эзли...
Читайте нас: