— Бик җылы кабул иттеләр, — ди Илмир Габидуллин. — Мәгълүм булуынча, Башкортстан Белогорск районына шефлык итә. Кайдан килүебезне белгән һәркем республикабыз халкына рәхмәт әйтте. Без яшелчәләр үстереп, әзер продукция җитештердек. Әлеге хуҗалык яшелчәләр консервацияләү белән шөгыльләнә. Продукция Русиягә дә озатыла. Белемебезне гамәлдә сынап, бай тәҗрибә туплап кайттык. Халыкның кунакчыллыгы, ачык йөзлелеге һәм эшсөючәнлеге сокландырды. Әлбәттә, буш вакытта Кырым ярымутравының истәлекле урыннарында да булырга тырыштык. Ялта, “Ласточкино гнездо” архитектура һәйкәле, Алушта сарае якты тәэссоратлар калдырды. Бер буханка икмәкнең нибары 15 сум торуы гаҗәпләндерде. Шул ук вакытта, бензин бездәгедән өч-биш сумга кыйммәтрәк.
— Урындагы халык, аеруча Кырым татарлары, гасырлар дәвамында сакланып килгән гореф-гадәтләр буенча яши, — дип әңгәмәгә кушылды Евгений Андреев. — Кызлар кичке вакытта урамга чыгып йөрми. Урамда бер исерекне дә очратмадым. Моның сере соңрак ачыкланды. Авылдагы биш кибетнең берсендә генә аракы сатыла. Анда да шәраб кеше күргән урынга куелмаган. Мохтаҗлар килеп, шым гына сорап алалар. Тәмәке үзәк базарда бер сәүдә ноктасында гына сатыла. Аның каравы, урамнарда намаз уку өчен тәбәшәк өстәлләр, келәмнәр урнаштырылган. Мәчетләргә дә, чиркәүләргә дә халык ишле йөри. Урыс, украин, татар һәм башка милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яши.
“Колос” студентлар отряды командиры Азат Шәрәфетдинов студентларның мондый ерак төбәкләрдә практика үтүенең әһәмияте турында сөйләде.
— Июньдә Башкортстан Хөкүмәтеннән хат килде, — диде Азат Вил улы. — Кырымның Белогорск районына белгечләр белән ярдәм итүне сорадылар. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык. Кем белсен, бәлки, студентларыбыз киләчәктә Кырымга эшкә урнашыр. Без мондый күренешкә шат булачакбыз.