+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 гыйнвар 2015, 22:10

Һәр өченче укучы — патронат гаиләдән

Федоровка районының Юрматы мәктәбендә авыр тормыш хәлендә калган балаларга төпле белем һәм тиешле тәрбия бирү өчен бөтен шартлар тудырылган.Авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларны гаиләгә урнаштыру, нормаль мохиткә, җәмгыятькә яраклаштыру, моның өчен тиешле шартлар тудыру ил күләмендә һәм республикада үткәрелүче социаль сәясәттә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу җәһәттән Федоровка районында да максатлы эш алып барыла. Әйтик, Юрматы гомуми белем бирү мәктәбендә бүген җәмгысы 98 укучы белем алса, шуларның 27сен патронат гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар тәшкил итә.

— Гомум республикадагы кебек үк, соңгы елларда Юрматы авылында гаиләгә бала алучылар саны сизелерлек артты. Әйтик, Миңнегөл һәм Радик Вәлитовлар гаилә­сендә — биш, Рәзилә һәм Миң­хәер Вәлитов­ларда — өч, Рәси­мә Якупова белән Айдар Вәли­тов гаилә­сендә — дүрт, Гөлүсә һәм Рәүф Колышевларның гаиләсендә үзләренең өч нарасые янында янә дүрт патронат бала тәр­бияләнә. Әлбәттә, бу балалар берникадәр аерыла, арада коррекцион мәктәптә укырга тиеш­леләре дә бар. Әмма мәктәптәге мохит, яшь­тәшләре арасында алар уку дәверендә тулысынча адаптация үтеп, төпле белем һәм тәрбия алып, җәмгыятьнең лаеклы гражданнары булып үсә­ләр. Араларында мәктәп тәмамлаганнан соң югары уку йортларында белем алучылар да юк түгел, — ди бу җәһәттән Юрматы мәктәбе директоры Рәсимә Тимербулатова.
Чыннан да әлеге белем бирү учреждениесендә гадәти гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга гына түгел, авыр тормыш сынауларына дучар булганнарга да киләчәктә югары очыш алырлык ныклы канатлар кую өчен барлык шартлар тудырылган. Балаларга 17 укытучы белем бирә. Алар — бары­сы да диярлек югары белемле, үз һөнәренең осталары.
Укучыларны күпьяклы үс­терү, сәләтләрен ачу максатында мәктәптә төрле түгәрәк­ләр оештырылган. Бу җәһәттән аеруча спорт һәм җыр түгәрәк­ләре зур үсеш алган. Моның ачык нәтиҗәсе — баскетбол, волейбол буенча ярышларда әлеге мәктәп укучылары районда даими рәвештә призлы урыннар алып килсә, Милена Потеряхина җырчы сәләте белән якын-тирә төбәкләрне дә таң калдырган, вокалчыларның Моракта үткән зона бәйгесендә ул абсолют җиңүгә ирешкән.
Янә дә шул: мәктәптәге укыту процессында хезмәт тәр­биясе өстенлекле юнәлеш­ләрнең берсе булып тора. Ягъни укытучылар коллективы хезмәт тәрбиясе аша да балаларны олы тормышка әзерләү, җәмгыятькә яраклаштыру хәстә­рен күрә. Чөнки, ничек кенә ди­сәк тә, хезмәт — иң яхшы тәр­бия чарасы, дип очраклы гына әйтелмәгән. Бакчада, мәктәп яны участогында бергә эшләү, ахырда шуның нәтиҗәсен бергә тату укучылар арасында дуслык мөнәсәбәт­ләрен ныгыта, аларда хезмәткә хөрмәт уята. Нәти­җәдә укучылар ел әйләнә­сенә мәктәп яны бакчасында үзләре үстергән яшелчә-җимешләр белән туклана. Бу җәһәттән пешекче апалары аларга көн саен телеңне йотарлык ашлар әзер­ли.
Алдагы чорга да мәктәп коллективы якты максатлар белән яши.
— Узган елда мәктәпне 11 укучы тәмамлаган булса, беренче сыйныфка 18 бала килде. Алдагы елларда бала­ларның гомум саны йөздән дә ким булмас, дигән фикердәбез. Ә укучылар белән, алар нинди генә әзерлектә булмасын, без эшли беләбез. Моның өчен югары әзерлекле педагогик коллектив та, тиешле матди-техник база да, җитәкчелекнең даими ярдәме дә бар. Шуңа да алдагы көнгә фәкать якты караш ташлыйбыз һәм һәр баланы җәм­гыятькә лаеклы граждан итеп үстерү максатын куябыз, — диде бу уңайдан Рәсимә Гомәр кызы.
Читайте нас: