+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 гыйнвар 2015, 22:11

Рәсемнәрдә – туган як чалымнары

Михаил Нестеров исемендәге художество музеенда Ян Крыжевскийның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күпләр бу күргәзмәдән Нью-Йорк төсмерләрен көткән иде, чөнки рәссам гомеренең соңгы 20 елын Америкада уздырган. Әмма картиналарда — туган як моңнары. Якташыбыз Уфада туган, Уфа сәнгать академиясендә белем алган, биредә уңышлы иҗат иткән, 1976 елда Ленин комсомолы премиясе белән бүләкләнгән. Аннары ул Вологдага күченеп китеп, озак кына анда яшәгән, иҗат иткән, арытаба тормыш юлы Ярославль, Ленинград шәһәрләре белән бәйле.

Картиналары Болгария, Венгрия, Финляндия, Румыния, Германия, Монголия, Франция, Италия сәнгать сөючелә­ренә дә яхшы таныш. 1991 елдан Ян Крыжевский Нью-Йоркта яши һәм эшли. Бер елдан аның картиналары Нью-Йоркның иң зур күргәз­мәләренең берсен­дә тәкъдим ителә, бөтен дөньяга билгеле аукционнарга чыгарыла. Әмма язмыш “үз китабын яза”. Узган ел ахырында авыр тормыш шартларында гомер киче­рүче Ян Юлианович мөрәҗәгать иткәч, республика Башлыгы тарафыннан аңа туган Башкортстанына кайтырга ярдәм күрсәтелде.
— Ни өчен картиналарда Нью-Йорк түгел? — дип кызыксынабыз.
— Мин җитмешкә якын картина алып кайттым, — ди рәссам. — Аларның би­ре­дә 21е генә эленгән, Америка сериясе күренми диярлек. Бу картиналар янәшәдә торып та, фотодан күчерелеп тә түгел, хәтер белән язылган.
Экспозицияләр арасында эшләнеп бетмәгән ике картина да бар. Алар өс­тен­дә эшне рәссам чит илдән кайту белән башлаган. Яктылык, тынычлык бөркеп торучы тукымаларда — рәссам­ның туган якка кайту шатлыгы. Күргәз­мәне ачканда Ян Крыжевский үзенең никадәр бәхетле булуы, Уфага кайтуына өлеш кертү­челәргә чиксез рәхмәте хакында сөйләде. Башкорт­станның мәдә­ният министры Әминә Шәфыйкова, Башкортстан художество музее директоры Фәйзрахман Исмәгыйлев рәссамны һәм сәнгать сөюче­ләрне күргәзмә ачылу белән тәбрикләде, рәссамга киләчәктә дә уңышлы иҗат теләде.
— Нью-Йорктан соң Уфаны бик матур күрәм. Чиста. Шаккатыргыч биек йортлар төзелгән. Киләчәктә Америка һәм Вологда картиналарын бергә туплап, Вологдада күргәзмә оештырырга уй бар. Бу хакта бүген генә тәкъдим алдым. Гомумән, план­нарым күп әле! – ди Ян Крыжевский.
Читайте нас: