— Районда туган тел буларак урыс, татар, башкорт, мари телләре өйрәнелә. Байгилде лицее татар телен тирәнтен өйрәнүче инновацион мәгариф учреждениесе дип санала. Биредә 120 бала туган телен өйрәнә.
Район мәгариф системасындагы мөһим юнәлешләрнең берсе — “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, өч мәктәп 1 миллион сумлык грантка лаек булды, 15 педагог “Иң яхшы укытучы” гомумрусия конкурсында җиңеп чыкты.
— Мәктәпләрдә федераль дәүләт стандартларын кертү нинди нәтиҗәләр бирде?
— 2010-11 уку елында республикада беренчеләрдән булып биш мәктәптә, җиде беренче сыйныфта сынау рәвешендә, яңа гасыр таләпләренә ярашлы, федераль дәүләт стандартлары керттек. 2011 елның 1 сентябреннән районның барлык мәгариф учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучыларына яңа стандартлар буенча белем бирелә. Яңача укытуны кирәк дип табабыз. Беренче сыйныфка килгән балалар әлеге система шартларында мәктәп мохитенә тиз арада күнегеп китә. Тәүге көннән үк үзлегеннән мәгълүмат эзләргә, фикерен белдерергә, нәтиҗә ясарга, аны дәлилләргә өйрәнә алар. Узган ике елда Кызыл Яр, Красный Ключ, Павловка, Яңа Күл авыллары мәктәпләре һәм Байгилде лицееның дүртенче сыйныфлары сынау проекты кысаларында белем алуны уңышлы тәмамлады. Соңгы дүрт елда яңа стандартлар белән укыту программасы гамәлгә ашырылган сыйныфларда белем бирү сыйфаты күрсәткечләре 54 проценттан 100 процентка җитте.
Соңгы елларда чыгарылыш сыйныф укучылары, Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына укырга керә.
— 2015 елда балалар бакчаларына чиратларны бетерү максаты куела. Сезнең районда бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
— Мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт мәгариф системасы таләпләренә ярашлы, һәр сабыйны балалар бакчасына йөрү мөмкинлеге белән тәэмин итү мәсьәләсе районда тулысынча хәл ителде. Олы Шиде авылында — 45, Баш Шиде, Нимесләр, Яңа Субай, Яңа Бөреч, Үкәрле, Иске Күл авылларында 30 урынлык төркемнәр, Кызыл Ярда 139 сабыйга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Шулай ук, Никольское һәм Иске Бәдәй авылларында өстәмә төркемнәр булдырылды. Красный Ключтагы “Улыбка” балалар бакчасы исә 110 урынлы мәктәп янындагы яңа бинага күчерелде. Шулай итеп, 2011 елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә барлыгы 374 урын булдырылды һәм чиратлар мәсьәләсе хәл ителде.
— Мәктәпләрнең матди-техник базасы ничек? Бу яклап нинди эшләр башкарылды?
— Мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытылды. Районның гомуми белем бирү учреждениеләренә 42 уку кабинеты, 27 данә уку-лаборатор эшләрдә кирәкле җиһазлар, балаларны йөртү өчен 18 автобус кайтарылды. 2012-13 уку елында укытучылар өчен 150 ноутбук һәм 124 комплект компьютер җиһазлары алдык. Гомуми белем бирү системасын модернизацияләү программасы нигезендә дистанцион укытуны оештыру максаты белән ике сервер һәм 20 компьютер алынды. Алар Кызыл Яр мәктәбенә һәм Байгилде лицеена бирелде. “Иң яхшы мәгариф сайты-2014” конкурсында республика Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләндек.
— Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында нинди эшләр башкарыла?
— Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү мәгариф бүлеге, белем бирү учреждениеләренең игътибар үзәгендә. 9 майда митингта, “Үлемсез полк” парадында укучыларыбыз ел да актив катнаша. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар күптән башланды. Бүген мәктәпләр “Хәтер һәм горурлык — буыннар йөрәгендә” дигән Федераль патриотик проект кысаларында оештырылган “Җиңү исемнәре” командасы составында эшли. Укытучылар А. Сарбаева, А. Ширәева, Д. Сабитова җитәкчелегендә “Хәтер” эзләнү отряды Ленинград өлкәсендә казу эшләрендә катнашты, ә Байгилде лицее директоры С. Исмәгыйлев Тверь өлкәсенең Ржев шәһәренә эзләнү экспедициясе оештырды.
— Үрнәкле, тырыш укучылардан кемнәрне горурланып телгә алырсыз?
— Районда 97 түгәрәк һәм спорт-савыктыру секциясе, балалар сәнгать мәктәбе уңышлы эшли. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 2468 бала зур теләк белән шөгыльләнә.
Белемле, тәртипле, итагатьле балалар тәрбияләү, аларның сәләтен үстерү – мәгариф өлкәсендә төп юнәлешләр. Мәгариф бүлегенең “Сәләтле балалар” дип аталган мәгълүматлар банкында андый укучыларның исемлеге 219га җитте, шуларның өчесе — Президент стипендиаты. Павловкадан Александра Игошеваның исеме (укытучысы Э. Ульянова) “Сәләтле балалар” халыкара энциклопедиясенә кертелгән. Шул ук мәктәптән Евгений Саляев — полиолимпиада призеры, башлангыч сыйныфлар арасында үткән республика олимпиадасында икенче урын алды. Красный Ключтан Дарья Крохалева әдәбият буенча бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында икенче урынга чыкты. Спорт мастерлыгына кандидатлар Константин Асабин һәм Анастасия Музалевская — халыкара ярыш призерлары.
Уку алдынгысы, А. Можайский исемендәге авиация һәм һавада очу тарихы халыкара олимпиадасының зона туры җиңүчесе Айдар Фәрхетдинов (Кызыл Яр мәктәбе) Кремль чыршысында катнашты. Кызыл Ярдан Альберт Әхмәтов, Айгөл Сафина, Анастасия Питаева, Лиана Хөрмәтуллина Уфада Президент чыршысында булып кайтты.
— Татарстанның Кайбыч районы мәгариф бүлеге белән дуслык күпере булдыргансыз икән. Шул турыда берничә сүз әйтсәгез иде.
— Яңа ел алдыннан ут күршеләребез — Татарстанның Кайбыч районында узган “Зариф Бәшири эзләре буйлап” дигән төбәкара конференциядә катнаштык. Мәгърифәтче, публицист Зариф Бәшири анда туган, эшләгән, озак еллар Уфада яшәгән, биредә җирләнгән. Шушы чарада кан-кардәшләребез белән аралашып, тәҗрибә уртаклаштык, киләчәктә хезмәттәшлек итәргә, элемтәне өзмәскә сүз куештык. Җиң сызганып, бергәләп эшлисе дә эшлисе әле.