+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 февраль 2015, 13:07

Мәктәпне сайлап буламы?

Кайсы ата-ана баласының шәһәрдәге иң яхшы мәктәптә төпле белем алып чыгуын теләми икән? Күпләр укучы башына салыначак белемнең аның мөмкинлекләренә һәм сәләтенә түгел, нәкъ менә ул укыячак мәктәпнең исеменә һәм дәрәҗәсенә бәйле булуына ышана. Шуңа да сабые балалар бакчасында вакытта ук абруйлы гимназияне яисә лицейны белешеп, анда эләгү юлларын эзли башлый.

Банкта эшләүче таныш ханымның “үзе өчен генә” тапкан бердәнбер кызы быел беренче сыйныфка барачак. Башкаладагы исемнәре чагу яңгыраган, бай балалары гына укый торган гимназия һәм лицейларны барлап чыккач, үзе яшәгән бистәдән бик ерак урнашкан берсенә тукталды ул. Кызын йөртергә машинасы бар, акчасы җитәрлек, үзенең эше тыгыз булса, картәниләре ярдәмгә килә. Өстән боз явып торса да, бала әзерлек дәресләрен калдырмый. Яшәү урыны буенча алар бу гимназиягә теркәлмәгән, шуңа да беренчегә бару мәсьәләсен акчалата хәл итәргә җыена. Мәсәлән, баласын беренче сыйныфка әзерләүче ата-аналар әйтүенчә, элита гимназиягә яисә лицейга эләгү быел 80нән башлап, 200 мең сумга кадәр төшәргә мөмкин. Вундеркиндлар әзерләп чыгаручы мәгариф учреждениеләренә эләгү өчен кайбер гаиләләрнең мотлак прописка сатып алуына да аптырарлык түгел бүген.
Белүебезчә, ике ел элек балаларны беренче сыйныфка алу буенча яңа кагыйдә кертелде. Хәзер баланы яшәгән урыны буенча теркәлгән мәктәпкә алырга тиешләр. Бу яңалыкка ата-аналарның мөнәсәбәте төрлечә: кемнәр­дер һәр баланың үз ишек төбендә генә урнашкан иң яхшы мәктәптә укыячагына сөенсә, икенчеләре кызының яисә улының нәкъ шул белем учагына эләгә алмаячагына көенә.
Баласы сыйфатлы белем алсын өчен “көчле” мәктәпкә бирергә теләүче ата-аналарга мөмкинлек биреләме? Мәга­риф учреждениеләре баланы беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартырга мөм­кинме? Бу очракта ата-ана кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? Күпчелек ата-аналарны кызыксындырган шушы сорауларга җавап алу өчен без Мәгариф министрлыгына, гомуми белем бирү бүлегенең әйдәүче эксперт-белгече Альбина Гыйматовага мөрәҗәгать иттек.
— Гомуми белем бирү оешмаларына кабул итү Русия Фән һәм мәгариф министрлыгының 2014 елның 22 гыйнварындагы 32нче карарына ярашлы үткәрелә, — диде ул. — Теркәлгән тер­рито­риядә яшәүче гражданнардан беренче сыйныфка гаризалар кабул итү 1 февральдән башлана һәм 30 июньгә кадәр дәвам итә. Ә менә теркәлгән территориядә яшәмәүче бала­ларның әти-әниләреннән беренче сыйныфка гаризалар кабул итү быел 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр мәк­тәптәге буш урыннар тулганчы оештырыла. Баланы беренче сыйныфка кабул итүдән баш тарту мәктәптә буш урын юклыгы белән генә бәйле булырга мөмкин.
— Андый хәл килеп туса, ата-аналар кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?
— Бу очракта баланың әти-әнисенә (законлы вәкиленә) аны башка мәктәпкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен мәгариф өлкәсендә идарә итүне башкаручы урындагы үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Альбина Альберт кызы аңлатуынча, профильле укытылган яисә кайбер предметлар тирәнтен өйрәнелгән төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүче дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары балаларны кабул иткәндә сайлап алу хокукына да ия.
Өстәп, шуны да әй­тәсе килә: баласы беренчегә баручы әти-әниләр, гариза язудан тыш, пропискасы тер­кәлгән яшәү урыныннан белешмә дә алып килергә тиеш. Тулырак мәгъ­лүматны мәктәп сайтларыннан карарга була.
Менә шундый хәл, дигәндә, әти-әниләр колагына тагын бер генә нәрсә җиткерәсе килә: гадәттә, шәһәрнең иң алдынгы саналучы һәм барысы да кызыккан белем учакларында берничә параллель сыйныф булып, һәр сыйныфта 30дан артык бала укый. Аларның күпчелегендә укучыларга икенче сменада укырга да туры киләчәк әле. Бәлки, баланы беренче сыйныфка 30нчы укучы итеп кертеп утыртканчы, әти-әнигә бераз уйланырга кирәктер?
Читайте нас: