+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 февраль 2015, 13:09

Өстәмә шөгыльләнү — укытучының шәхси бизнесы

Репетитор — уку программасыннан тыш, өй мохитендә белем бирүче укытучы. Соңгы арада әлеге сүз аеруча еш очрый башлады. Билгеле, чыгарылыш сыйныфлар тапшыра торган йомгаклау аттестациясе, БДИның таләпләре катгый, аны уңышлы тапшырыр өчен мәктәптә шөгыльләнү генә аз.

Репетиторлык белән педагогик белеме булган һәр кеше шөгыльләнә ала. Укытучылар өчен бу бик тә отышлы, эш хакы янына өстәмә керем.
Репетиторлыкка БДИга әзер­ләнүче укучылар гына йөрми. Мәсәлән, ахирәтем татар телен өйрәнү максатыннан туган тел укытучысына язылган. Сәгать ярым шөгыльләнүнең хакы 900 сум. “Кара әле, ә бу эш белән мин шөгыльләнә аламмы? Ничек уйлыйсың?” – дигәч, ул: “Миңа калса, бер кыенлыгы да юк, телне камил белү артыгы белән җиткән”, — диде.
Әйе, бүген мин үземне татар теле буенча репетитор буларак сынап карыйм. Тәүге укучым — ахирәтем үзе.


Тукайдан башладык

Эш көнем Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре белән башланды. Аны сәнгатьле итеп укытырга теләп, укучымның телне ни дәрәҗәдә белүен тикшердем. Укып чыккач, һәр җөмләне тикшердек. Аңлашылмаган сүзләргә тукталып, аның тәрҗемәсен һәм транскрипциясен дәфтәргә язып куйдык.
“И туган тел” белән эшне тәмамлагач, саннарны өйрәнергә булдык. Йөзгә кадәр бергәләп санадык. Саннарның дөрес әйтелешенә басым ясадым.
Соңыннан, бүлмәдә күзгә нәрсә ташлана, шул сүзнең татарчасын өйрәндек. Укучым дәрес ахырында дивар, ишек, өстәл, урындык, идән, гөл, тәрәзә, каләм, дәфтәр, китапның нәрсә икәнен белә иде.
Бер сәгать сизелми дә үтеп китте. Өй эше итеп тәүдә китап кибетеннән урысча-татарча сүзлек сатып алырга куштым. Ябыша торган кәгазьгә әйбернең татарча ничек булуын язып, өй буйлап беркетеп чыгарга куштым. Уңайлы бит! Суыткыч янына киләсең, татарча ничек аталганы кәгазьгә карагач шундук хәтергә төшә. Сумкадагы әйберләргә дә беркетергә куштым. Югыйсә, телне өйрәнү озакка сузылачак.
Ахирәтемә минем белән шөгыльләнү бик тә ошады. Әлбәттә, таныштан мондый хезмәт өчен акча алып булмый инде. Югыйсә, рәхәтләнеп 700 сум түләтеп булыр иде! Әмма мин әлегә тәҗрибә генә туплыйм, башлангыч чорда бушлай эшләргә дә әзермен. Әмма кризис дигәннәре кесәдә бик чагылса, Интернетка белдерүләр куеп, өстәмә акча эшләү турында да уйланырга туры килмәгәе...
Эш тәртибе
Гадәттә, бер укучы белән атнасына ике-өч тапкыр күрешәсең. Атнаның кайсы көнендә һәм сәгать ничәдә икәнен сөйләшеп куясың. Ә укытучыга киләсе дәрескә алдан ук әзерләнү мотлак. Уку программасындагы яңалыклар артыннан да күзәтеп барырга кирәк. Репетиторлык белән шөгыльләнә башлар алдыннан бераз кесә “бушатырга” да туры килер: дәресләр өчен кибеттән барлык китапларны сатып алырга кирәк.
Әйткәндәй, филология фәннәреннән дәресләрне 3-4 кешедән торучы кечкенә төркемдә дә уздырырга була. Бу юл укучы өчен дә арзанга төшә, укытучы өчен дә ике тапкыр отышлы. Ә төгәл фәннәргә килгәндә, төркем белән шөгыльләнү югары нәтиҗәләр бирми, монда индивидуаль эш алып барылырга тиеш.
Репетитор булып эшлим, дисәң, клиентлар базасын җыярга кирәк. Моның берничә юлы бар. Киң таралганы – “сарафан радиосы”: син танышыңа әйтәсең, ул күршесенә, ә күршесе туганына... Озын чылбыр буйлап барыбер сине табалар. Тагы да бер юлы — Интернетта татар телен өйрәнү буенча сайт бар. Татар телен өйрәнергә теләүче сайт җитәкчесенә репетитор сорап хат калдыра. Яшәгән урыныңа, тел өйрәнү дәрәҗәңә карап, ул туры килердәй укытучы сайлый. Кыскасы, репетиторга ул сайтның җитәкчесенә үзең турында мәгълүмат калдырырга кирәк, аннары сиңа укучылар тәкъдим итәчәкләр.
Клиентларны бушлай игъланнар кую сайты аша да табарга була. Моның өчен нәрсәгә өйрәтә аласыңны язасың да телефон номерыңны калдырасың.

Өстәмә акча

Бүген укытучыларга яхшы түләнә торган эш табу җиңелдән түгел. Шәһәрдә шәхси мәктәпкә урнашып, керем ягын бераз күбәйтергә була, ә районнарда андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә хәзер репетиторлыктан бер укытучы да баш тартмый. Декрет ялындагы укытучылар да бу эшкә теләп тотына.
Шәһәрдә яшәүче күп әти-әниләр ялкаулашты: башлангыч сыйныфта укучы балалары белән өй эшен эшләргә дә репетитор яллый. Бүген югары уку йорты студентлары ипилек-тозлык шул рәвешле акча эшли дә. Сәгатенә 200-300 сум. Начармыни?! Балага 1-4нче сыйныфның өй эшен эшләшү бернинди дә кыенлык тудырмый, түземлегең генә булсын.

Хаклар

Башкалада репетиторлык хакларын белештем. Иң кыйммәте математикадан икән. Тәҗрибәле укытучылар әлеге фәннән үз хезмәтен сәгатенә якынча 1500 сум дип бәяли.
Укучылар өстәмә дәресләрне үз укытучыларыннан алырга тырыша. Алай арзанга да төшә. Мәсәлән, үз урыс теле укытучысының репетиторлык сәгате 600-700 сум тора.
Инглиз теле, химия, физика фәннәре бер хакта йөри. Барысы да укытучының тәҗрибәсенә, узган елда аның укучылары имтиханны ничек биргән статистика белән тыгыз бәйле. Бу фәннәрдән уртача хаклар 800-900 сум тирәсе.
Кайбер укытучылар репетиторлык белән скайп аша гына да шөгыльләнә. Әмма өйдән чыкмый гына белем алуның да хакы арзан түгел. Мәсәлән, 25 ел стажлы математика укытучысы 1 сәгатьлек дәрес өчен 1000 сум ала.

Сүз ахырында

Иң күңеллесе — бүген татар телен өйрәнергә, камил белергә омтылучылар күп. Урыс кызлары татар егетләренә кияүгә чыга да, ир туганнары алдында кыен хәлгә калмыйм, дип, татарча өйрәнергә керешә. Кыскасы, катнаш гаиләләр туып тора һәм шәһәрдә татар теле репетиторларына эш җитәрлек!
Читайте нас: