+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2015, 23:04

Мәгариф учагының йөзенче язы

Бәләбәй педагогия училищесының (хәзер — колледж) тәүге чыгарылышына бер гасыр тулу уңаеннан.Бу борынгы шәһәрдә архитектура һәйкәле саналучы биналар күп. Шәһәр­нең иске өлешендә — Пролетар урамындагы ике катлы кызыл кирпеч бина да тарих эзләре саклый. Республика мәктәпләре өчен әллә ничәмә буын педагогик кадрлар әзерләгән иң өлкән уку йорты шушында урнашкан.

Бәләбәй укытучылар семинариясе буларак, ул 1914 елның 21 ноябрендә (яңа стиль буенча — 4 декабрьдә) ачыла. Шушы өяз генә түгел, тоташ Уфа губернасы өчен бу олы вакыйга була.
Аңарчы губерна өчен педагоглар 1909 елда ачылган Уфа укытучылар институтында, Бөредәге урыс булмаган милләтләр өчен укытучылар мәктәбендә, Благовещен укытучылар семинариясендә, шулай ук, хатын-кызлар гимназияләрендә һәм кайбер башлангыч белем бирү училищеларында әзерләнә. Мәгариф кадрлары туплануның тагын бер мөһим чыганагы исә энтузиастларның, педагогика нигез­ләрен үзаллы өйрәнеп, “халык укытучысы” исеменә имтихан тапшыру була.
1920 елның көзендә семинария өч еллык уку программасы белән урыс һәм татар-башкорт педагогия курслары итеп үзгәртелә. Икенчесенең мөдире итеп морзалар нәселеннән булган Гали Еникеев билгеләнә. Хезмәттәше Гали Рәфыйков белән алар тулы булмаган башкорт урта мәктәпләре өчен урыс теленнән тәүге дәреслек төзиләр.
1922 елның июнендә Бәләбәй өязе БАССР составына кертелгәч һәм педагогия курслары БАССР Мәгариф халык комиссариаты карамагына күчерелгәч, чикләре киңәйтелгән республикада кадрлар мохтаҗлыгы туа. Нәтиҗәдә, Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумы оештырыла. Төп уку бүлеге — дүрт, әзерлек бүлеге ике еллык була. Реаль училище өчен 1907-11 елларда төзелгән иң яхшы бина, шулай ук сәүдәгәрләрдән тартып алынган йорт-ихаталар барлык мөлкәт­ләре белән тулай торак һәм ярдәмче ху­җа­лык итеп файдалану максатында техникумга бирелә.
Техникумны тәүгеләрдән булып тәмам­лаганнарның байтагы соңыннан күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре, партия һәм совет хезмәткәрләре булып таныла. Алар арасыннан республика Хөкүмәте рәисе урынбасары Сөләйман Сәетбат­талов, Мәдәният идарәсе начальнигы Сәгыйть Кадыйров, Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Солтан Байков, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Солтан Тайчинов, татар шагыйре Фатих Кәрим, әдәбият галиме Гази Кашшаф исемнәрен телгә алу да күп нәрсә турында сөйли.
Мәдәни революция чорында техникум башлангыч сыйныфлар укытучылары гына түгел, табигый фәннәр, урыс һәм татар телләре укытучылары, мәктәпкәчә учреж­де­ние­ләр һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләүгә дә гаять зур өлеш кертә. Мәҗ­бүри гомуми башлангыч белем бирү гамәлгә кертелгәч, 1930 елдан монда берничә айлык тизләтелгән уку курслары оештырыла. 1939 елга кадәр 15 төркем шушы курсларны үтә.
Техникум укытучылары зур методик һәм гыйльми эш тә алып бара: татар һәм башкорт мәктәпләре өчен программалар, дәреслекләр төзиләр, гәзит-журналларда методик мәкаләләр бастыралар, укытучыларга һәм ата-аналарга лекция, доклад сөйлиләр. Утызынчы елларда “Культура революциясе” (хәзерге “Башкортостан укытыусыһы”) журналында педтехникум укытучылары З. Үтәшев, С. Кадыйров, Й. Гәрәев, С. Байков, М. Сакаева, Г. Мансуров, Г. Мортазин, Б. Хәлиловның популяр һәм методик мәкаләләре чыгып тора. Афанасий Ракша җитәкчелегендәге хор татарлар һәм башкортлар арасында хор сәнгатен популярлаштыруда гаять зур эш башкара. Ракша үзе хор белән һәм аерым башкару өчен 15 музыкаль әсәр иҗат итә.
Җидееллык мәктәпләр челтәре киңәй­гәч, техникумга урыс теле, табигать, география укытучыларын күпләп әзерләү йөк­ләтелә. 1936 елда балалар бакчасы тәрбиячеләре, хәтта немец теле укытучылары әзерләү башлана.
Шул ук елда уку йорты Бәләбәй татар педучилищесы дип үзгәртелә. 1940 елда аңа чуваш педучилищесы кушыла. Кыенлыкларга һәм кайбер кимчелекләргә карамастан, төп бүлекләрдә, һәртөрле курсларда, читтән торып һәм экстерн рәвештә укыту нәтиҗәсендә кадрлар проблемасы күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә.
Читайте нас: