Билгеле булганча, 2011-12 уку елында башлангыч белем бирү баскычында стандартлар гамәлгә керде, алдагы 2015-16 уку елында төп гомуми белем бирү баскычында стандартларга күчү тормышка ашырылачак. Әмма, татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын стандартлар таләбенә җавап бирүче һәм федераль дәреслекләр исемлегенә кергән укыту-методик комплекслары (УМК) булуга карамастан, мәктәпләр алар белән тәэмин ителмәгән һәм укытучылар да әлегә алар турында хәбәрдар түгел.
Икенчедән, яңа стандартлар буенча эшләячәк мәктәпләргә татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерли торган югары уку йортларының да студентларны яңа УМКлар белән эшләргә өйрәтергә мөмкинлеге юк. Әйе, моңа кадәрге уку-укыту процессында төп чара булып дәреслек кенә хезмәт итте. Хәзер инде бер юнәлешкә, бер системага корылган дәреслек белән бергә укытучы өчен кулланма, укучы өчен эш дәфтәре, шулай ук электрон әсбап булырга тиеш. Ана теле буларак, татар мәк-тәпләрендә һәм урыс мәктәпләрендә, чит яки урыс телендә сөйләшүчеләр өчен татар теле һәм әдәбияты буенча УМКларны төзүчеләр нинди концепциягә нигезләнүен, аларның үзенчәлекләрен, охшаш һәм аермалы, уңышлы һәм уңышсыз якларын күзаллау актуаль мәсьәлә булып тора.
Әлеге проблемага берникадәр ачыклык кертү максаты белән Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында, шушы ук уку йортының гранты кысаларында май бәйрәмнәре алдыннан “Яңа стандартлар шартларында мәктәптә һәм югары уку йортларында “Туган (татар) тел” һәм “Әдәбият” предметларының укыту-методик тәэмин ителеше” дигән темага фәнни-методик семинар узды. Бу чара татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөгаллимнәре һәм татар бүлеге студентлары тарафыннан оештырылды. Семинарда Авыргазы, Әлшәй, Гафури, Куергазы, Миякә, Стәрлебаш, Федоровка районнарыннан һәм Мәләвез, Туймазы, Стәрлетамак шәһәрләреннән башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, методистлар катнашты.
Семинарны ачу тантанасында филиал директорының фәнни эшләр һәм инновацияләр буенча урынбасары В. Кризский әлеге чараның актуаль булуын, кафедра мөгаллимнәренең мәктәп укытучылары белән бик тыгыз хезмәттәшлек итүен әйтте, филология факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Н. Мухина татар теленең күпләр тарафыннан бик кызыксынып өйрәнелүен, бу телнең киләчәге барлыгын ассызыклап үтте, студентлар, Г. Тукай шигырьләрен сөйләп, кунакларны сәламләде һәм, ветераннарга багышланган җыр башкарып, Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте.
Семинарның беренче көнендә урыс мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен
УМКлар линиясе авторлары, педагогия фәннәре докторлары Ф. Харисов һәм Ч. Харисова бик кызыклы һәм эчтәлекле чыгыш ясадылар, Татарстанның Мәгарифне үстерү институтыннан милли мәгариф лабораториясе мөдире А. Мөхәммәтҗанова заман дәресенә куелган таләпләргә тукталды, Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтыннан профессор Л. Хәбибов дәреслек төзү проблемаларын яктыртты, методист Р. Сөләйманов татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә электрон белем бирү ресурсларын файдалану турында киңәшләрен бирде, кафедра мөдире И. Мансуров вуз, көллият һәм мәктәп арасындагы фәнни-методик бәйләнешләр турында бәян итте, “Башкортостан укытыусыһы” журналының милли телләр һәм әдәбиятлар бүлеге мөхәррире Т. Миңнеәхмәтова журнал битләрендә ФДББС чагылышына күзәтү ясады, Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәп укытучысы Г. Мансурова яңа буын стандартлар буенча татарча терминология турында чыгыш ясады.
Икенче көнне семинарда катнашучылар игътибарына кафедраның өлкән укытучысы Н. Мөкимова III һәм IV курс студентлары белән “Мәктәптә фонетика укыту методикасы: традициядән яңа стандартларга” темасына ачык дәрес – семинар-практикум, Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназия укытучысы И. Әхмәтьярова “Проектлар технологиясе нигезендә укучыларның уку культурасын формалаштыру” темасына осталык дәресе тәкъдим иттеләр.
Фәнни-методик семинар “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны укыту: бүгенге торышы һәм перспективалары” темасы буенча “түгәрәк өстәл” белән тәмамланды. Анда педагогия фәннәре кандидаты Ф. Аккужина башкорт теле һәм әдәбияты буенча УМКлар төзү проблемаларына тукталды. Укытучыларны иң борчыган мәсьәлә, әлбәттә, мәгариф учреждениеләренең туган телләр һәм әдәбиятлар минималь күләмдә урын алган укыту планнарын сайлавы белән бәйле. Шуның өчен укыту планнарын сайлауда ата-аналарның да хокуклары булуын аңлату кирәклеге әйтелде.
Әйе, уку-укыту процессында дәреслек һәм башка әсбаплар — бик мөһим чаралар, әмма әлеге предметлар буенча уку сыйфатының югары булуында, укучыларның БДИны сайлавында, туган телебезнең сакланып калуында тел һәм әдәбият укытучысының фәнни-теоретик, методик һәм һөнәри компетентлыгы да зур роль уйный. Шушы юнәлештә кафедра мөгаллимнәре яңа уку елы башында укытучыларга белем үстерү курсларын тәкъдим итәчәк.
Нәсимә МӨКИМОВА, өлкән укытучы.