Чит төбәккә барып төшкәч, мин үзем иң тәүдә китап кибете белән кызыксынам. Бу балачактан калган гадәттер, күрәсең. Мин туып-үскән авылда бердәнбер азык-төлек кибете генә булганлыктан, Яңавыл, Нефтекама, Чернушка, Пермь, Уфа кебек зур шәһәрләргә бару бәхете эләксә, беренче чиратта сумка тутырып китап сатып ала идек. Китап кибете булмаган бер генә район үзәге дә юк иде ул вакытларда, ә шәһәрләрне инде сөйләп торасы да түгел. Хәзер исә хәлләр бөтенләй башкача.
Үзем белгәннәрен генә санап китәм: Аскын, Балтач, Тәтешле, Краснокама, Калтасы, Борай, Илеш, Бакалы, Бүздәк, Кырмыскалы, Мишкә, Кушнаренко район үзәкләрендә (авылларны телгә алып та тормыйм!), Агыйдел, Дүртөйле шәһәрләрендә бер генә махсус китап кибете дә юк. Узган елда Нефтекама шәһәрендә бердәнбер китап кибете ябылды. Биредә укучылар өчен сатылган мәктәп әсбапларын түгел, ә әдәби китапларны күз уңында тотуым. “Всё для школы”, “Офис-класс”, “Канцтовары” кибетләрендә ярый әле кечкенәләр өчен шигырь, әкият китаплары сатыла. Ләкин аларның да ассортименты мактанырлык түгел. Мондый кибетләр, нигездә, дәреслекләр һәм мәктәп кирәк-яраклары сатуга тәгаенләнгән. Ә менә әдәби китаплар сатылучы махсус кибетләр тарихта торып калды.
Чакмагышта китап кибете бетсә дә, “Универмаг” бинасында мәктәп әсбаплары белән бергә әдәби китаплар да сатыла. Сайлап алу мөмкинлеге ул кадәр киң түгел, әлбәттә. Шулай ук Яңавылда уку әсбаплары белән сәүдә итүче кибеттә әдәби китаплар да сыйган. Әмма болар инде әллә кайдан “Китаплар” дигән язуы чакырып торган элекке махсус кибетләр түгел. Сатучылардан сорасаң, китапка хәзер ихтыяҗ юк бит, үтемле товар түгел, диләр. Кызганыч...
Башкалар ничектер, әмма 136 мең кеше яшәүче Нефтекамада озак еллар эшләгән китап кибете ябылуын мин бик авыр кичердем. Аның ябылуы китап уку, китапка сөю дигән зур бер төшенчәнең юкка чыгуы кебек тоелды. Җәмгыятьтә, сәүдә киштәләрендә Достоевский, Лермонтов, Пушкин, Цветаева, М. Кәрим, Әпсәләмов, Айтматов, Дюма, Экзюперига урын калмавы күңелне кыра. Шөкер, әлегә китапханәләр бар һәм алар һәр җирдә бик яхшы эшли. Әмма адым саен ачылган кибетләр арасында китап кибетләрен дә күрәсе килә.
Элек безнең ил иң күп китап укучы буларак танылу алган иде. Хәзер исә, бу урыннан шактый түбән тәгәрәдек, кырыгынчы урынга төштек. Статистика күрсәтүенчә, урта белем алган укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләүче шкала буенча безнең ил Чили белән бер рәттә тора, бөтенләй китап укымаучыларның саны соңгы егерме елда 50 процентка җиткән. Әлбәттә, моны күпләрнең гадәти китаплардан баш тартып, Интернет аша, электрон китаплар укый башлавына сылтарга булыр иде. Әмма шул ук статистика Интернет кулланучыларның 83 процентының китаплар укымавын күрсәтә. Моннан тыш, Интернеттан алган әдәбиятның сыйфатына карата да сорау туа. Элек китаплардан тыш, миллионлаган тиражлар белән басылучы гәзит-журналлар да бар иде, аларны һәр гаиләдә күпләп алдыралар иде. Гәзит алдырмаган гаилә бөтенләй булмагандыр.
Хәзер күпләр, аеруча яшь буын, вакыт җитмәүгә, мәктәп программаларының катлаулы булуына зарлана. Укудан тыш, берәр түгәрәккә дә йөрсәң, дәрес әзерләргә вакыт чак җитә, диләр. Икенчеләр китапларның бик кыйммәт булуын сәбәп итеп куя. Бу сүзләрнең барысында да хаклык бардыр. Әмма яшь буынның китап укымавы, өлкәннәрнең дә укудан читләшүе күңелне кыра. Шунысы да уйландыра: мин югарыда телгә алып киткән хәтсез район һәм шәһәрләрдә китап кибетләре булмау халыкның укымавы нәтиҗәсеме? Әллә, киресенчә, халыкның китап укымавы китап кибетләре булмавыннанмы? Сез, хөрмәтле укучылар, ничек уйлыйсыз?