+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июнь 2015, 21:27

“Савитар” – нурлы дөнья!

Бирегә килүчеләрнең вакыты файдалы һәм күңелле үтә.Агыйдел шәһәрендә кызлар һәм малайларны үзенә магниттай тартып торучы, “Савитар” балаларга өстәмә белем бирү үзәге бар. Ишеген ачу белән шау-гөр килгән нурлы матур дөньяга чумасың. Өч дистә ел эчендә күпме талантларга канат куйды ул! Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзеп китә, диләр, “Савитар“ да тирән мәгънәгә ия, һинд телендә “яшәеш башлангычы”, “яктылык чыганагы” дигәнне аңлата.

Үзәкнең җитәкчеләре булып төрле елларда Илфира Гыйльметдинова, Галина Резванова хезмәт салды, бүген бу вазыйфада — Руслан Шөгаепов, уку-укыту процессын мөдир Рида Гыйләҗева җитәкли.
Коллективыбызга талантлы педагоглар гына тупланган, алар балаларга белем һәм тәрбия бирүгә көчләрен дә, вакытларын да кызганмый. Мисалга, Фәнисә Семенушкина тәүге көннәрдән башлап татар фольклоры дәресләрен алып бара. Аның “йолдызчык“лары төрле конкурсларда, концертларда бик теләп катнаша. Ә инде Юлия Котлыева “Алтын йомгак” түгәрәгендә балаларны бәйләмгә өйрәтә. Алар бәйләгән үрнәкләр — күп күргәзмәләрнең күркәм бизәге. Компьютер серләренә Валентина Спирина төшендерә. Бу юнәлештә шөгыльләнүче балалар республика, Русия конкурсларында алдынгы урыннар яулый. Зәбидә Сабирова дәрес­ләренә йөрүчеләр рәсем сәнгатен үз итсә, Елена Щербак укучылары таби­гатькә гашыйк, туристик походларга чыгарга ярата.
Балалар җырга да оста, биергә дә булдыра. Рәмзилә Афзалова җитәкче­легендә куелган урыс, башкорт, татар, мари халык биюләрен карап туеп булмый. Илнур Шәвәлиев гитара hәм кубыз дәресләре бирә, үзе исә бик матур җырлый. Нәзирә Нуретдинова алып барган түгәрәктә сәйләннән бик матур чәчәкләр, агачлар тезәләр. Дөрес һәм матур итеп сөйләшү — үзе бер осталык. Авазлар кую өстендә Надежда Потапова hәм Гөлназ Мулла­әхмәтова эшлиләр. Хәтта бер яшьлек бәләкәчләр дә килә “Савитар“га. Алар белән Евгения Әюпова шөгыльләнә. Спорт сөю­челәрне “Каратэ”, “Футбол” түгә­рәкләре җәлеп итә. Мәдәни чараларга сценарийларны Алсу Гал­ләмова яза.
Мин үзем мәктәпкә әзерлек төрке­мен алып барам, нәниләрне укырга, язарга, рәсем төшерергә өйрәтәм. Без­нең үзәкнең юбилее Бөек Җиңүнең 70 еллыгына туры килеп, бәйрәм уңаеннан “Савитар“да музей да ачылды. Аны җитәкләүне дә миңа тапшырдылар. 800ләп экспонат тупланып, арада хәрби медаль­ләр, хатлар, фото­графияләр, шинель, солдат котелогы hәм борынгы акчалар, беләзекләр бар. Ветераннар белән очрашулар да нәкъ биредә үтә.
Читайте нас: