— Эшне башлаганда җиңел булмады, хәзер, шөкер, программалар, методик әсбаплар бар. Төркемгә йөргән 23 баланың һәрберсе белән татарча сөйләшәм. Бөтен бәйрәмнәр, дәресләр, хәтта физкультура да татар телендә алып барыла, — ди тәрбияче.
Теле ачылып та җитмәгән бала белән эшләве аерым осталык таләп итә. Ярый ла күпләренең әти-әнисе өйдә туган телдә сөйләшә. Урысча аралашканнары да бар. Ә үзләре, баланың теле татарча ачылсын, дип, аны шушы төркемгә китергән. Хәтта урыс гаиләсендә туган Сережаны да әти-әнисе телне өйрәтү максатында Лилия Шәйдулла кызы белән икенче тәрбияче Зифа Гозәерова карамагына тапшырган.
— Бала күңеленә юлны, әлбәттә, уеннар аша салабыз. Милли йолалар, татар киемнәре, татар ашлары турында дәресләр аларга аеруча нык ошый. “Әбием сандыгы”, “Исәнме, әкият!” бәйгеләрендә катнашып, җиңү дә яуладык, — ди Лилия ханым.
Тәрбиячеләргә ата-аналар да ярдәм итә. Татар җырлары яздырып китергәннәр. Рәсем дәресләрендә, башка эшләр белән шөгыльләнгәндә шуларны тыңлыйлар. Аларны кече яшьтән сеңдереп үскән баланың милли аңы, мәдәнияте үсә. Бакчадан соң балалар Мәләвезнең 8нче мәктәбендә, 1нче гимназиясендә татар сыйныфларында укуын дәвам итә. Ләйлә, Ясминә, Таһир, Арслан, Данил һәм шушы “Энҗеләр” төркеменә йөрүче тагын ике дистәгә якын сабыйның киләчәктә Мәләвезнең татар зыялылары сафын тулыландырачагына ышаныч зур.