Быел республикада мәктәп тәмамлаучылар саны 21 мең 550 булса, БДИны 22 мең кеше тапшырган. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инша язуы, математика буенча БДИ база һәм профиль дәрәҗәсенә бүленүе, чит телләр буенча телдән имтихан кертелү төп яңалыклар булып тора. Техник чараларга килгәндә, онлайн-күзәтү оештырылуы, барлык видеокамераларның төгәл эшләве билгеләнде. Тагын бер яңалык — быел имтихан тапшыру пунктлары кыскартылды.
Министр әйтеп үтүенчә, барлык фәннәрдән дә уртача балл күтәрелгән, тик информатикадан гына узган елгы 59дан 52,5кә төшкән. Быел, узган елдагы белән чагыштырганда, урыс теле буенча уртача балл 66га кадәр күтәрелгән. Бу фәннән 37 укучы иң югары 100 балл җыю бәхетенә ирешкән. Быел имтихан тапшыручылар арасында иң югары балл җыючылар саны 61гә җиткән. Физикадан — 12, географиядән — 6, химиядән — 3, биологиядән — 2, информатикадан бер укучы 100 балл җыйган. Узган елда республикада андый югары нәтиҗә күрсәтүчеләр саны 14 булган. Шунысы мөһим: иң югары балл җыючыларның эшләре төрле яклап тикшерү, ягъни башка төбәк тикшерүчеләре кулыннан үткән.
Шулай ук, урыс теле буенча 80 баллдан югарырак нәтиҗә күрсәтүчеләр саны 3 мең 196га җиткән (бу укучыларның 15 проценты). Кызганычка каршы, әлеге фәннән 24 балл җыя алмаган, ягъни тиешле баскычны үтә алмаганнар да бар. Былтыр андыйлар саны 126 булса, быел 112 (гомум санның 0,5 проценты) укучы начар билге алган.
Төп фәннәрнең берсе булган математика буенча республика укучыларының артык югары нәтиҗәләр күрсәтә алмавы, беренче чиратта, аның катлаулы булуына бәйле. Әлфис Суфиян улы әйтүенчә, быел кертелгән яңалык буенча, чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге математикадан берьюлы ике имтихан: база һәм профиль дәрәҗәсен сайлаган.
— Математиканың база дәрәҗәсе биш баллы система буенча бәяләнде. Уртача балл 4,1 тәшкил итте. Профиль дәрәҗә буенча имтиханда аеруча югары таләпләр куела, чөнки аны ныклап өйрәнүчеләр һәм физика-математика юнәлешендәге югары уку йортларына баручылар сайлый. Профиль дәрәҗәнең бик катлаулы булуы нәтиҗәләрдә ачык күренә, уртача балл 44,6дан 42,8гә төшкән. Димәк, уйланырга урын бар, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәк, — диде министр.
Математикадан 100 балл җыючы бер генә укучы булмаса да, имтихан тапшыручыларның 34 проценты, 85 баллдан югарырак нәтиҗәләргә ирешеп, бик яхшы билгесенә ия булган.
БДИ тапшыручылар арасында быел да иң популяр фән — җәмгыять белеме, аны 10403 укучы тапшырган. Аның артыннан физика килә — 6344 кеше сайлаган. Химия белән информатикадан сынау тотучылар саны да башка елларга караганда күбрәк.
Әлфис Гаязов билгеләвенчә, быел имтихан тапшыручылар, яхшы нәтиҗәләр белән бергә, үрнәк булырлык тәртип тә күрсәткән. Былтыргы белән чагыштырганда, тәртип бозучылар саны күпкә кимүен билгеләргә кирәк. Шулай да төрле сәбәпләр аркасында сигез укучыны имтихан вакытында чыгарып җибәргәннәр. Әлегә аттестатсыз калучыларның саны төгәл билгеле түгел, ул соңгы нәтиҗәләрне чыгаргач билгеләнәчәк. Мәктәптән белешмә белән чыккан укучыларга киләсе елда имтиханны янә тапшырып карау мөмкинлеге биреләчәк.