-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июль 2015, 21:54

Чит илдә уку мөмкинлеге киңәя

БДПУ — ШОС университетының бөтендөнья мәгариф челтәрендә.Чит илләрдәге югары уку йортлары белән элемтә булдыру һәм хезмәттәшлек итү М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты өчен өстенлекле өлкәләрнең берсе булып тора. Халыкара югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү, беренчедән, университетта укыту программаларының төрле һәм җәлеп итәрлек булуына, икенчедән, биредәге преподавательләрнең, тикшеренүче-галимнәрнең белем дәрәҗәсе һәм компетенциясе артуына булышлык итә. Университет даими рәвештә чит илләрнең югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән белем бирү, фән һәм мәдәният өлкәсендә үзенең халыкара элемтәсен киңәйтә һәм ныгыта бара.

БДПУның Шанхай хезмәт­тәшлек оешмасы университеты челтәре составына керүе 2013-14 елларда халыкара укыту программалары өлкәсен­дә иң мөһим вакыйга булып тора. Әлеге университет Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан, Үзбәкстан кебек ШОС илләре һәм Һиндстан, Иран, Монголия, Пакистан кебек күзәтүче илләрнең югары уку йортлары кергән челтәр буларак эшләп килә. ШОС университеты кысаларында укыту оешма илләре-катнашучыларның мәдәни, фәнни һәм икътисади хезмәт­тәшлек өлкәсе буенча алып барыла. БДПУ “Педагогика” юнәлеше буенча укыту программасын тормышка ашыра. Әйтергә кирәк, әлеге югары уку йортының бу юнәлеш буенча магистр программасы ШОС университеты өчен нигез буларак бил­геләнде. Узган елда ШОС илләре әгъ­заларын­нан торган делегация дәрәҗә­сендә ул рәсми рәвештә теркәлде.
Бүген М. Акмулла исемен­дәге педагогия университеты Казахстандагы — 10, Кыргызстандагы һәм Таҗик­стандагы — 5әр, Кытайдагы 2 югары уку йорты белән партнерлык килешүе төзегән. Әлеге вакытта БДПУның хезмәттәшлек турындагы килешүләре кысаларында “Педагогика” юнәлеше буенча Л. Гумилев исемендәге Евразия милли, С. Торайгыров исемендәге Павлодар дәүләт, Абылай Хана исемендәге КазУМОиМЯ, К. Карасаев исемендәге Бишкәк гуманитар, Н. Исанов исемендә­ге Төзе­леш, транспорт һәм архитектура дәүләт, С. Айни исемен­дәге Таҗикстан дәүләт педагогия, Кытай Төньяк-көнчыгыш педагогия университетлары белән бергәләп магистрантлар әзерләү турында да сөйлә­шенгән.
ШОС университеты белән бәйле хезмәтләрдән тыш, БДПУ башка халыкара укыту программаларын тормышка ашыру буенча да актив эш алып бара. Мәсәлән, преподаватель­ләрнең һәм студентларның академик мобильлеген, ЮНЕСКО кафедрасы кысасында мәдәни һәм белем бирү хезмәттәшлеген киңәйтү һәм башка юнәлешләр буенча.
Академик мобильлек программасы буенча узган елда университетның 32 студенты халыкара стажировкада катнашкан. Шуларның бишесе Кытай университетында тел буенча тәҗрибә туплаган. Узган елда БДПУ үзенең укыту программасына стажировка үтү өчен чит илдән 12 студент кабул иткән.
Чит илдә урыс телен укытуга юнәлтелгән “Русский мир” фонды проектын тормышка ашыруга БДПУ да үз өлешен кертте. Университетның 8 педагогы Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай һәм Лаос Республи­касының югары уку йортларында урыс телендә лекцияләр укыды.
М. Акмулла исемендәге педагогия университетының халыкара мөнәсә­бәт­ләр бүлеге белгечләре белде­рүенчә, яңа уку елында ШОС һәм БРИКС илләреннән 12 студент квота буенча (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы университеты кысасында федераль бюджеттан бүленгән акча исәбенә) укырга кабул ителәчәк. Болар — Таҗикстан педагогия, Бишкәк гуманитар, Евразия милли, Кытай Төньяк-Көнчыгыш педагогия университетларында белем алучы яшьләр. Шулай ук, безнең өч студент квота буенча ШОС илләренә укырга юнә­ләчәк.

ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан Таҗикстан Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имомуддин Сатторов һәм Тажикстанның Башкортстандагы Генеральный консулы Олимхон Шамсов М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында булдылар. Анда алар ШОС илләре кабинетын карады һәм Иран мәдәни үзәге эше белән танышты.
Университет тел һәм гуманитар, шулай ук, мәдәниятләр арасындагы бәйләнешләр өлкәсендә белем бирүнең гомум моделен төзү белән күптән шөгыльләнә. Кунаклар университетта Таҗик теле һәм әдәбияты үзәге дә кергән Азия һәм Көнчыгыш мәгърифәт­челәре үзәген булдыру фикерен хуплады.
Үзәк мәдәни-мәгърифәтчелек чаралары һәм иҗади очрашулар үткәрү урыны булачак.
Читайте нас: