— Республика югары уку йортларының көчле потенциалы бар, абитуриентларны җәлеп итәрлек үзенчәлекләр җитәрлек, тик без аны тиешенчә күрсәтә белмибез, — диде Башкортстанның ректорлар советы рәисе, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин. — Русия вузлары мониторингы нәтиҗәләре буенча, безнең югары уку йортлары һәм филиаллары алдынгы урыннарны били.
Ректорлар билгеләвенчә, бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына, читкә китмичә, республикада югары белем алу өчен барлык мөмкинлекләр бар. Яңа уку елында Башкортстандагы дәүләт югары уку йортларына һәм аларның филиалларына бюджет урыннарына 10780 абитуриент алыначак. 4 августка кадәр дәвам итәчәк беренче агымда 80 процентка якын абитуриентның укырга алынуы көтелә. Документларның төп нөсхәсен тапшырып өлгермәгәннәр, балы югары булган очракта да, бюджет урыныннан төшеп калачак. Укырга керүчеләрнең калган 20 проценты өчен кабул итү турындагы боерык 7 августта чыгачак.
Бүген республика югары уку йортларында классик академик белем алырга мөмкин. Бакалавриат югары уку йортларында яшьләргә Русиянең төрле югары уку йортларында, магистратурага кереп, белем алуны дәвам итәргә була.
— Хәзер студентлар бакалавриат һәм магистратурага бүленеп белем ала. Яңа гына мәктәп тәмамлаган баланы чит шәһәргә җибәрер алдыннан ата-аналар да ныклап уйлансын иде. Башта үзебездәге югары уку йортларында бакалавр белеме алып, аннары Мәскәү яки Санкт-Петербург кебек шәһәрләр университетларында магистратурада белем алырга мөмкин. Бу инде аңлы адым булачак. Хәзер магистратура сайлауда чикләүләр юк. Мәсәлән, тарих факультетында укыган кеше, алдагы белемен юриспруденция буенча алырга мөмкин, — диде Башкортстан дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин.
Моннан тыш, бүген югары уку йортларының күпчелегендә икешәр диплом программасы эшли. Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов билгеләвенчә, бу югары уку йортында белем алу аеруча югары бәяләнә. БДМУ клиникасында Германия студентлары да тәҗрибә туплый. Башкортстанда алган медицина белеме һәм диплом Германия, Америка һәм башка илләрдә дә югары бәяләнә.
БДМУда бүген Русиядә иң яхшылардан исәпләнүче уникаль мәйдан — Симуляцион үзәк эшләп килә. Анда студентлар лекция тыңлап кына калмый, махсус роботларда үз юнәлеше буенча тәҗрибә туплый һәм дөньяның төрле почмакларындагы медицина клиникалары белән элемтәгә кереп, катлаулы операцияләрне өйрәнә.
Республика югары уку йортларында Бельгия, Германия, Франция, Ирак, Сүрия, Әфганстан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар белем ала. Бу үзе үк бездәге белем бирү сыйфатының башка илләрдә югары бәяләнүен ачык күрсәтә. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт аграр университетында “умартачылык” һөнәрен үзләштерергә күпләр кызыга. Күптән түгел, биредә Япониядән килгән студент белем алган. Шулай ук, монда пакистанлылар һәм вьетнамлылар да байтак укый икән.
Ректорлар әйтүенчә, югары уку йортларының үз тулай тораклары, спорт мәйданчыклары, мәдәният йортлары булу да абитуриентлар өчен мөһим әһәмияткә ия. Студентларның волейбол, баскетбол, мини-футбол командаларының иң яхшылар исәбендә булуы да яшьләр арасында спортның абруе зур булуын дәлилләп тора.
Шулай да чыгарылыш сыйныф укучыларының бүген нинди һөнәр сайларга белмәве яки икеләнүе күпләрне борчый. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты ректоры Наталья Солодилова әйтүенчә, социологик сорау алулар үткәргәндә, БДИ тапшыруга ике ай кала укучыларның бары тик 2 проценты гына укырга кая барачагын төгәл әйтә алган. Балалар башлангыч сыйныфларда ук нинди һөнәрләр барлыгын белергә, ә укытучылар һәм ата-аналар аларның сәләтен ачарга ярдәм итәргә тиеш. Югары уку йортларының мәктәпләр белән бәйләнешен ныгыту, профильле классларны, сәләтле балалар белән эшләүне арттыру кирәклеген дә ассызыклап үтте ректорлар.