Анда районның Усак-Кичү, Кыңгыр-Мәнәвез, Елбулактамак, Дим, Бишбүләкнең 2нче, Миякә районының Җилдәр, 1нче мәктәпләре укучылары катнашты. Фестивальнең программасы төрле чараларга бай булды. Тантананың “Туган җирнең данлыклы улы” дигән өлеше Илдар Гыймаевның тормыш юлына багышланды, Римма Солтанова төзегән ”Тормыш мизгелләре” дип аталган китабының презентациясе булып үтте. Автор кунакларны китапның герое белән таныштырды, аны ничек язуы, И. Гыймаевны белгән замандашлары белән очрашулар турында сөйләп үтте.Төштән соң “Фәнни-гамәли конференция”, “Әдәби кунакханә”, “Яшь рәссам” конкурс-мәйданчыклары үз эшен башлады.
“Әдәби кунакханә”дә яшь каләм тибрәтүчеләр үзләренең шигырьләрен укып үтте, язучы Ф. Янышев, журналист Р. Солтанова, район мәгариф бүлеге методисты А. Фәйзуллинаның киңәшләрен алды.
Мәктәп бакчасында мольбертлар белән яшь рәссамнар урнашты. Фестивальнең иң чагу мизгеле — “Осталар шәһәре”. Күргәзмәләр, укытучыларның осталык дәресләре шунда үтте. Р. Абзалов агачтан уеп ясаган челтәрләр күпләрне кызыксындырды. В. Чернов ”9нчы рота” эзтабарлар отряды экспедицияләреннән алып кайткан әйберләр экспозициясе һәр кешенең күңеленә үтеп керде.
Бишбүләк 2нче мәктәбе тәкъдим иткән декоратив-гамәли эшләр дә җәлеп итте. Балалар һәм өлкәннәр Ф. Насыйбуллина балчыктан ясаган сыбызгыларны күреп сокланды. Һәркем, аларны сызгыртып, кошлар моңын да яңгыратты.
Башлангыч сыйныф укучылары сырлы кәгазьдән төрле чәчәкләр ясады. Р. Абзаловны уратып алган малайлар агач эшкәртү, аны уеп бизәкләү серенә төшенде.
С. Әминева, Л. Кәримова, Җ. Мөхтәсимова җитәкчелегендә ашханәдә алъяпкычлы кызлар милли ашлар пешерде. Кунаклар бавырсактан авыз итте.
Яшь барабанчылар Г. Мөхтәсимова белән шөгыльләнде.
Бер сыйныф бүлмәсеннән үзенчәлекле авазлар ишетелә. Биредә Р. Едиханов кулларына бер тапкыр да музыка коралы тотып карамаган балалардан ансамбль барлыкка китерде.
Тамашалар залында З. Муллагалиева сәхнә серләре турында дәрес бирде. Икенче залда эзтабар В. Чернов экспедицияләрдәге нечкәлекләр турында сөйли. Өстәлдә шәм яна... Көчле рухлы, батыр йөрәкле кешеләр генә сугыш үткән җирләрдә эзләнү эше алып барала.
Мәкаләләрнең ничек язылуы, кызыклы гәзит-журналларның ничек әзерләнүе, мавыктыргыч журналист тормышы турында Р. Солтанова һәм Ф. Янышев сөйләде.
Р. Кәлимуллин балаларга гади сарык йоныннан картина эшләргә өйрәтте. Осталык дәресендә балалар киездә якташыбыз, патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең искиткеч матур портретын ясады.
Хезмәт дәресләре үтә торган бүлмәдә тегү машиналары тавышы яңгырый. Үз эшенең остасы Р. Нуретдинова кызларга тегү серләрен ачты. Әле генә өстәлдә яткан тукыма пилоткаларга әверелде. Шулай итеп, кызлар барабанчыларга сюрприз әзерләде.
Аннары фестивальдә катнашучылар спорт мәйданчыкларына таралды. Волейбол, пионербол уйнадылар, үзләрен көрәштә сынаучылар да табылды. Капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннардан да читтә калмадылар. Көн ахырында балаларга дипломнар, жюри әгъзаларына, педагогларга рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы үтте.
Чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән өчен, Д. Гыймаевка, шулай ук, жюри әгъзаларына, осталык дәресләре җитәкчеләренә, барлык катнашучыларга зур рәхмәт белдерәм.
Фестивальгә киләсе елларда тагын да күбрәк балалар җәлеп ителәчәгенә ышанабыз.
Рәйсә ГАЙНЕТДИНОВА,
Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе укытучысы.