+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 август 2015, 04:12

Хәстәрлек, игътибар булгач, биналар балкып тора!

Бакалы районының мәгариф учреждениеләре яңа уку елына җитди әзерлек белән килә.Бакалы районында 12 — урта, 12 — төп, 3 мәктәпкәчә яшьтәге учреждение һәм мәктәпләр каршында 25 мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре эшләп килә. Аларда 3312 бала белем ала һәм тәрбияләнә. Әлеге вакытта районда алда телгә алынган мәгариф объектларын яңа уку елына әзерләү бара.

— Планга ярашлы рәвештә, мәгариф объектларында ремонт эшләре яз айларыннан ук башланып китте. Иске Шәрәшле балалар бакчасында җылылык системасы, Иске Катай мәктәбендә җылылык казаны ремонтланды. Яңа уку елына кадәр Дияш һәм Килей мәктәпләрендәге җылылык казаннарын да ремонтлауны күз уңында тотабыз. Әлеге вакытта шулай ук Яңа Илек, Тактагол мәктәпләре өчен утын хәзерләү эше бара. Моннан тыш, Ахман мәктәбенең түбәсе өлешчә алыштырыла, — диде яңа уку елына әзерлек барышы белән таныштырып, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Галиева.
Район мәгариф учреждениеләрендә алып барылучы төзелеш эшләре белән якыннан танышу максатында без Нәҗип Асанбаев исемендәге Ахман төп мәктәбенә юл тоттык. Мәктәп директоры Тимергали Әсәдуллин белән әңгәмә кордык.
— Узган уку елында түбәнең бер урыныннан су үтте һәм мин район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Галиевага мөрәҗәгать иттем. Ул бу мәсьәләне уңай хәл итәргә вәгъдә бирде. Район хакимияте башлыгы Александр Андреев карары белән район бюджетыннан шушы максатка 400 мең сум акча бүленде. Акча күчүгә без ремонт эшләрен башлап та җибәрдек. Бу эшкә, килешү нигезендә, шәхси эшкуар Олег Павлов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасын җәлеп иттек. Такталарны мәктәбе­безнең элекке укучысы, шәхси пилорама тотучы Руслан Купцов бушлай китереп бирде. Эш инде тәмамлануга таба бара, профнастилны гына беркетәсе калды, — диде Тимергали Шәех улы.
Халыкта: “Май чүлмәге тышыннан билгеле”, дигән әйтем бар. Директорның хәстәрлекле хуҗа икәнлеге әллә каян күренеп тора: ихата да, мәктәп эче дә тәртиптә. Мәктәп яны бакчасында да нинди генә төр яшелчә-җимеш үсми — биредә кыяры да, кишере дә, суганы да, помидоры да, бәрәңгесе дә, фасоле дә бар.
— Быел өлкән сыйныф укучылары белән берлектә кирәк-яракларны сакларга склад эшләдек, аның эченә кар базы ясадык, теплица да эшләп куйдык. Аш пешерүчеләребез дә бик тырыш. Отпускта булсалар да, ике көнгә бер килеп, кыярларны-помидорларны маринадлап китәләр. Карлыганнан күп итеп кайнатма эшләделәр, яфракларын исә киптереп куйдылар. Әле алмаларны эшкәртәләр. Балан өлгерүгә, аннан повидло эшләрбез, дип торалар.
Мәктәпнең эчендә дә җәй буена эш тынып тормады. Техник хезмәткәрләр Алевтина Асанбаева, Надежда Кириллова, Надежда Ильина, Марина Тихонова бинага косметик ремонт кына ясап калмадылар, мәктәп яны бакчасын да тәртиптә тоттылар — чүп үләннәрен утадылар, чәчәкләр үстерделәр. Менә шулай гөр килеп яшибез һәм эшлибез. Иң мөһиме — балалар ел буе үзебезнең җирдә үскән, экологик яктан чиста яшелчә-җимеш белән тукланачак, — ди Тимергали Әсәдуллин.
Тимергали Шәех улы хаклы — тырыш хезмәт кенә уңыш китерә. Бу Ахман мәктәбе үрнәгендә аеруча ачык күренә.
Читайте нас: