+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 август 2015, 21:59

Башкортстан дәүләт университетында – дини юнәлеш

Философия һәм социология факультеты деканы урынбасары Дилара Акбашева белән әңгәмә.2014-15 уку елында Башкортстан дәүләт университетының философия һәм социология факультетында “Теология” (Ислам гыйлеме) дип аталган яңа юнәлеш ачылып, читтән торып уку бүлегенә тәүге студентлар кабул ителде. Бер ел эчендә бүлек аякка басып китә алганмы? Анда уку-укыту үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Бүлекне тәмамлаучылар нинди һөнәрләргә ия булачак, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырмы? Шушы һәм башка сораулар белән без факультетның уку-укыту эшләре буенча декан урынбасары Дилара АКБАШЕВАга мөрәҗәгать иттек.

– Дилара Хамбаловна, БДУда “Теология” юнәле­шен ачу өчен нәрсә этәр­геч бирде? Яңа бүлек үз алдына нинди максатлар куя?

– Теология – динне фәнни күзлектән өйрәнүне максат итеп куйган яңа юнәлешләрнең берсе. Факультетыбызда “Теология” бүлеге Русия халык­ларының дини ихтыяҗларын тулырак кәнәгатьләндерү максатында ачылды. Башкортстан Русиядә милли һәм дини толерантлык, татулык үрнәге булып тора. Халкының күп­челеген мөсел­маннар тәшкил иткән башка өлкә­ләрдәге кебек үк, республикабызда да Ислам диненең үсеш кичерүе күзә­телә. Уфа шәһәренең Русия мөселманнарының мәр­кәзе булуын да онытырга ярамый. Башкалабызда Русия мөсел­ман­нарының Үзәк диния нә­зарәте 1788 елдан ук эш­чәнлек алып бара. Шуңа да Башкортстанда Ислам дине белгеч­ләренә ихтыяҗ зур. Чор китереп тудырган төрле мәсь­әләләрне хәл иткәндә, дөньяви белем белән бер­рәттән дини гыйлемгә дә ия булу зарур.
Этник мөселманнар дип саналучы татар һәм башкорт халкы бүгенге көндә дингә тартыла. Мәчетләрдә укырга теләк белдерүче яшьләрнең саны көннән-көн арта, әмма аларны укытырлык квалификациягә ия белгечләр әлегә җитешми. Бүлегебезне тәмам­лаучылар шушы бушлыкны тутырырга тиеш. Төп максатыбыз – мәчетләр өчен югары белемле һәм “Теология бакалавры” квалификация­сенә ия белгеч­ләр әзерләү. Киләчәктә бүлек Башкортстандагы Ислам мәгарифе үзәгенә әверелер дип өметләнәм.

– Студентлар биредә нинди фәннәр буенча белем ала? Шул хакта да сөйләп китсәгез иде.

– БДУда “Теология” юнә­леше буенча гаять киң һәм күптармаклы белем бирелә. Психология, педагогика, икътисад, хокук белеме, урыс, татар һәм башкорт телләре, сөйләм культурасы, информатика кебек дөньяви фәннәр белән бергә, биредә Ислам хокукы, Коръән, Ислам дине тарихы, хәдисләр дә өйрәтелә; Ислам һәм этика, Коръәнне уку һәм истә калдыру буенча күнегүләр үткәрелә. Безнең студентлар киләчәктәге һөнәри эшчәнлекләрендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен гарәп телен, Ислам хокукы нигезләрен, Коръәнне дә яхшы үзләштерергә тиеш. Ягъни “Теология” бүлеге – ул дөньяви һәм дини фәннәрнең синтезы. Укытучыларның һәммәсе дә – үз эшенең остасы, тиешле квалифика­циягә, гыйльми дәрәҗәләргә ия.

– Сезнең юнәлеш буенча диплом алган бакалаврлар үз бе­лемнәрен тагын нинди өлкәләрдә файдаланырга мөм­кин?

– Беренче чиратта, без әзерләгән белгечләргә дини оешмалар һәм учреждениеләр мохтаҗ. Шулай ук алар дәүләт хакимиятендә һәм урындагы үзидарә органнарында, мәктәп-гимназияләрдә, колледжларда, югары уку йортларында эшли ала. Киләчәктә язмышларын фән белән бәйләргә теләү­челәргә дә барлык мөмкин­лекләр тудырылган.

– БДУга “Теология” юнәлеше буенча укырга керү өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәк?

– Урта белемгә ия булган абитуриентлар тарих, урыс теле һәм җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен тапшырырга тиеш. Урта һәм югары һөнәри белемле абитуриентлар имтиханнардан азат ителә, алар белән әңгәмә генә үткәрелә. Читтән торып уку бүлегенә БДИ нәтиҗәләре буенча сынау тотучылардан гаризалар 19 сентябрьгә кадәр кабул ителә; әңгәмә нәти­җәләре буенча укырга керергә хокуклы абитуриентлар 15 сентябрьгә кадәр кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

– Киләчәккә уй-ният­ләрегез белән уртаклашсагыз иде.

– Ирешелгәннәрне тагын камил­ләштереп, “Теология” юнәлеше буенча “Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәт­ләр” дип исемләнгән магистратура программасын ачарга ниятлибез. Әлегә аның уку планы өстендә эшлибез.

– Әңгәмә өчен рәхмәт, эшегездә уңыш­лар юлдаш булсын!
Читайте нас: