— Август киңәшмәсе — безнең өчен зур һәм мөһим чара ул. Биредә дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре тикшерелә, җитешсезлекләр һәм кимчелекләр ачыклана, — ди гимназия директоры Румия Гайнанова. — Ел саен киңәшмә алдыннан үткән педагогик укулар да зур әһәмияткә ия. Укытучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша. Хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр пленар утырышта тикшерелә.
Уку елын күтәренке кәеф белән каршы алалар биредә. Гимназиягә ремонт үткәрелгән, бина ялт итеп тора. Үз эшләренең остасы булган 56 укытучының 32се — югары категорияле. Быел беренче сыйныфларга кырык бала кабул ителәчәк.
Гимназия соңгы технологияләр буенча җиһазландырылган. Һәр башлангыч сыйныф укытучысында ноутбук бар. Гомумән, биредә компьютер яки ноутбуксыз сыйныф бүлмәсе юк. 2006 елда бу уку йортының миллион сумлык грант алуы да күп нәрсә хакында сөйли.
Гимназиядә яшьләр күп эшли. Педагогик коллективның уртача яше — 39. Биредә аеруча физика, химия, биология, математика буенча уңышлар күп. Шуңа мәктәп директоры бүлмәсенең диварларын күпчелек Уфа нефть-техник университетыннан килгән Рәхмәт хатлары бизи. Чишмә гимназиясе Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча да районда беренче урында, ә республикада беренче унлыкка кергән.
— Укытучыга күп кирәкмени? Хезмәтен күреп, бәяли белсәләр, шул җитә, — ди Румия Фуат кызы. — Укытучы белән табиб — Ходайдан бирелгән һөнәрләр бит. Бу һөнәрне яратып кына башкарып була.
Әйтергә кирәк, Чишмә гимназиясендәге укытучылар үз һөнәрләренә гашыйк. Мәсәлән, грант алуга ирешкән физика укытучысы Минзилә Хисамованың укучылары республика олимпиадаларында һәрвакыт призлы урыннар ала. Бу мәктәптә күп балалар Валентина Мозговая серләренә төшендергән химия фәненә гашыйк, дисәң дә була. Регина Хәернасова яшь укытучы булуына карамастан, математиканы төпле аңлата, укучылар аны тын да алмый тыңлый, диләр. Ә менә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Федорованың ачык дәресеннән соң утыз кешелек делегация басып, кул чапкан, ди... Беренче тәрбия орлыклары салган башлангыч сыйныф укытучылары да балаларда беренче көннәрдән үк уку йортына, белемгә сөю тәрбияли.
— Безнең укытучылар чынлап та соклануга лаек, хезмәт патриотлары алар, — ди гимназия директоры. — Ә аларны балалар ничек ярата! Күп нәрсә бит баланың укытучысын һәм ул өйрәткән дәресне яратуыннан тора. Мәсәлән, мин үзем бишенче сыйныфта Зәрия апа Гайсина алып барган тарих дәресләренә гашыйк булдым, шушы ярату киләчәк һөнәремне билгеләде дә инде.
— Бүген күпчелек мәктәпләрдә ир-ат укытучылар җитешми. Тәрбия-укыту хатын-кыз кулында, диләр... Сезнең мәктәптә эшләр ничегрәк? — дип сорыйм.
— Бу яктан безгә уңыш елмайды — 13 ир-егет укытучыбыз бар, — дип җаваплый Румия Фуат кызы. — Тарих, информатика, физкультура, технология, рәсем көчле затлар кулында безнең.
Шунда спорт уңышларын дәлилләгән бик күп грамота һәм кубокларга игътибар итәм. Гимназия биш ел буе мәктәпләр спартакиадасында беренчелекне бирмәгән икән. Физкультура укытучысы яшь, сәләтле егет — Илдус Әминов. Балаларны ул чаңгы, баскетбол, лапта һәм башка спорт төрләренә бик уңышлы җәлеп иткән.
— Проблемалар да юк түгелдер? — дим.
Гимназия директоры бик азга уйга кала һәм җавап бирә:
— Беләсезме, проблема ул — хәл итеп булмастай мәсьәлә дип уйлыйм. Ә без барлык килеп туган мәсьәләләрне хәл итеп барабыз һәм итә алабыз. Шуңа бездә проблема юк дисәң дә була.
Гимназиядә укулар башлануга санаулы гына көннәр калды. Шуңа карамастан, гимназия инде гөрли, дисәң була — укытучылар эшкә чыккан, укучылар бәйрәмгә репитиция үткәрә. Хәлләрен, кәефләрен сорашкач, мөгаллимнәр дә, балалар да бертавыштан диярлек: “Мәктәпне сагынып килдек!” — дип җаваплады.
Аларга һәм республикабызның барлык мәктәпләрендәге укытучы һәм укучыларга да уңышлы уку елы телик.