+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 август 2015, 21:55

Күктән төшкән бәхет

“Бәхет күктән төшми” дип әйтү бар. Бер уйласаң, Җир кешесенең бәхете чыннан да шулай. Эшлә, тир түк. “Бер бөртек бодай эчендә крестьянның бер пот тире бар”, – дигән борынгылар. Укуны энә белән кое казуга чагыштыру да бар. Ай-һай, авыр газиз балага. Кое казу өчен энәне дөрес үткерләү дә җиңел түгел ата-анага. Кеше баласы кулына энә үткерләп тоттырган укытучы хезмәтендә дә серле хосусият бар. Укытучының бер балага үткерләнгән энәсе икенчесенә ярамый. Моны аңламаган укытучының үз энәсе тиз сына.

Мәкаләм иҗтиһадлы укытучы Рәсимә Фазлетдинова турында. Ул Ишембай районының Көзән авылындагы укытучы гаиләсендә туа. Гаиләдә 7 кыз, 4 малай. 1968 елда урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый Рәсимә Нургали кызы. Телгә, әдәбиятка мәхәббәте сабыйлык елларында ук була. Әтисе Нургали Мөхәммәтвәли улы Зариповның “барысы да телдән башлана” дип әйтүе, әдәби әсәрләрне сөеп, яратып, мөкиббәнлек белән укуы яшәү ямедәй тоела аңа. Чөгендерче әнисе Миңнебану Әхмәтсадыйк кызына ихлас күңел, зур теләк белән ярдәм итүе Рәсимәнең яшьлек таңын да нурландырды. Ата-ана тәрбиясендәге яшьлек чоры рухи һәм җисмәни (физик) яктан чыныктыра Рәсимәне. 1969 елда Башкортстан дәүләт универ­ситетының татар-урыс бүлегенә укырга килә ул.
Бу вакытта мин анда тугыз ел укыткан идем инде. Рәсимә Нургали кызы беренче курста ук урта мәктәптә белем энәсен нык чарлап килү шәһадәтен күрсәтте. Чарланган энәсе студентларның йөзек кашы булу дәрәҗәсендә тору шәүкәтлелегенә ярдәм итте. Минем җитәкчелектә диплом эше язды Рәсимә. Ул чакта хезмәтне машинкада бастыру гадәте юк иде әле. Рәсимә шуның үрнәген башлап җибәрде. Диплом эше 50-70 бит чамасы булырга тиеш, ә ул 400 бит язып китергән. Бу бит докторлык диссертациясе күләме. Эчтәлеге дә әйбәт. Хәзер инде йөзек кашы, арттырып әйтсәк, алтын баганага әверелде. Без аны аспирантурада калдырырга теләгән идек. Ләкин ризалашмады. Хыялы – авыл укытучысы булу. Үзе кебек ипле, тәртипле, әдәпле, тырыш сабакташы Камилнең күңеле дә авыл оҗмахына ашкына икән. Хыял канаты дуслаштыра аларны. Тора-бара канатка мәхәббәт мәрҗәне килеп кунаклый. Аларны йөрәк мәхәббәте белән хезмәт мәхәббәте бәхетле итә. Бәләбәй районының Тузлыкуш урта мәктә­бендә 36 ел эшли Рәсимә Нургали кызы. Татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. 1993 елда “Русия Федерациясенең мәгариф алдынгысы” исеменә лаек була. 1997 елда “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән дәрәҗә белән данлана.
Укытучының беренче максаты – балаларга белем бирү. “2”, “3”ле­ләр­нең тамырын корыта Рәсимә Нургали кызы. “4”, “5”ләр тамырын ныгыта. Заман заңы укучыларның эстетик зәвыгын үстерергә, фикер йөртү офыкларын киңәйтергә куша. Кү­черелмә мәгънәдә әйтсәк, белем чәчәксез гөлдәй сагышланмасын. Менә нәрсә ди укытучы миңа язган хатында: “Тузлыкуш авылы халык йолаларына, авыз иҗатына бай як. Аларны өйрәнү җәһәтеннән татар теле һәм әдәбияты түгәрәгендә балаларның фольклор җыю төркемен оештырдым. Алар Тузлыкуш, Үрнәк, Куш-Елга, Исмәгыйль, Байрак, Чаганлы, Ирек авылларына чыгып, урындагы халыкның авыз иҗат энҗеләрен җыеп алып кайттылар. Халкыбызның авыз иҗатында – әкият-табышмакларда, мәкаль-әй­темнәрдә, такмак-җырларда, риваять, дастан, бәетләрдә никадәр акыл! Никадәр педагогика! Халык педагогикасы! Янә тел, әдәбиятны заман таләпләре югарылыгында белү кешенең дөньяга карашын, рухи халәтен, гүзәл сыйфатларын бил­геләргә ярдәм итә. Моңа тик урындагы материалларны дөрес кулланганда гына ирешеп була. Менә шушы эшләр аша, энә белән кое казыгандай, балаларны дөрес язарга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәттем, иҗади сәләтләрен ачарга тырыштым. Мәк­тәбебездә “Яшь хәбәрче” түгәрәге уңышлы эшләде. Укучыларның күп хезмәте “Бәләбәй хәбәрләре”, “Йәншишмә”, “Кызыл таң” гәзитлә­рендә, “Тулпар” журналында басылды. Күңелләренә салынган илаһи очкынны сүндермичә, янып та, яндырып та яши беләләр шул алар. Шуңа да шигъри моң эстафетасын уңышлы дәвам иттерәләр. Диңгезләр чиш­мәдән ярала. Чишмәләр диңгезгә юл ала. Укучыларым башкалабызның төрле югары уку йортларын тәмам­ладылар. Күпләре республикабыз мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыталар, журналист һөнәрен сайладылар”.
Бармаклар да тигез түгел. Балалар да шулай. Хатында болай ди Рәсимә: “Әтием Нургали Мөхәммәтвә­ли улы Зарипов безне – 11 баласын – “беркайчан да авырлыктан качмагыз, яраткан һөнәрегезне сайлагыз, югыйсә гомерегез буе үкенерсез” дип өйрәтте, ди. Мәгълүм ки, авырлыктан курыкмаган бәхет таба, җиңеллек эзләгән михнәт капканына барып каба. 11 баланың бишесе (Рәйханә, Тәгъзимә, Рәсимә, Розалия, Юлдаш) яшь буынга тәрбия бирү осталыгында данландылар. Икесе (Сәвия, Әнүзә) кеше гомерен саклау (табиб) иманы белән эш итә. Өчесе (Риза, Робес, Равил) малга кешеләрчә караш (ветврач) үрнәге күрсәтте. Берсе (Раушания) банкта акча намусы изгелеген Тәңре кушканча башкарып нәзакәт­ләнә. Унбер баланың тигезсез бармагы, Ходай хозуры белән тигезлә­неп, бер бөтен иман рухына әверелә. Укытучы-ата, үз балаларын гына түгел, кешеләрнекен дә йөрәк шәһадәте белән ярата. Педагогик эстетика дип атарга мөмкиндер моны. Чөгендерче-Ана колхозда “Чөгендер остасы” дип атала. Соңгы вакытта “патриотик тәрбия”, “хезмәт тәрбиясе”, “эстетик тәрбия”, “сүз тәрбиясе”, “педагогик тәрбия” дигәнне ихлас күңелдән әйтә башладык. Шөкер, дини тәрбия шифасына игътибар итү дә шатландыра. Авыллардагы азан моңы аң-акылны яңарта, хис-тойгыны тазарта. Бу хакта да яза Рәсимә Нургали кызы: “Үзем хәзер хаклы ялдамын. Мәчеткә йөрим. Тугры, сәламәт, бәхетле юл, яшәү рәвешенең бары тик Исламда икәнлеген яхшы беләм. Коръән сурәләрен укыйм. Кешеләр­нең күңелләренә дәва, шифа өстим. Барыбызга да бәхетле, чын мөселман булып, шуның рәхәтен тоеп, матур яшәүләрен телим. Һәрберебезнең дә йөрәкләре “Аллаһ, Аллаһ, Аллаһ” дип типсен”.
Педагогик эстетиканың бер төре бу. Укытучы, лаеклы ялга чыккач та, укытучылыкның авыр хезмәтендәге гүзәл сыйфатны югалтмаска тиеш.
Рәсимә Нургали кызы, югарыда язып үтүемчә, язмышын гомерлек мәхәббәте – сабакташы Камил Фазлетдинов белән бәйләде. Камил галиҗанәп мәктәп директоры да булды. Бер мәктәптә укытуның хезмәт ләззәте дә нурлы иде яшь чакта. Камил шигырьләр яза. Шигъри күңелле Рәсимә сүз рухы өсти аңа. Өстәмә рух Камилнең шигърият тукымасына вакыт-вакыт сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы булып чигелә. Кояш Җир суын күккә алып, аның үзенә шифалы яңгыр итеп кайтарып биргәндәй, Рәсимә рухы үзенә кире Камилдән җан, кан, ямь шәфәгате булып борыла. Камил – талантлы, җитди, күркәм фикерле шагыйрь. Күркәмлек ике йөрәк кәрәзендә бер сандугач моңы булып сайрый.
Бала тәрбияләү өчен ата-анага Ходай тарафыннан бирелгән нә­сыйхәтне тәгълиматлау шарт. Бу тәкъдирдә дә Камил-Җәннап, Рәсимә-Җанаш шәфкатьле үрнәк күрсәтте. Олы уллары Илдус Фазлетдинов БДУдагы татар-урыс бүлеген тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклады. Шунда ук хәзер күренекле вуз укытучысы. Фән дөньясына кереп чумды. Поэзия диңгезендә дә иркен йөзә. Соклангыч шигырьләр яза. Фән белән шигърият шаукымында берләшкән поэтик стиль (өслүб) аңа югарыда без сүз йөрткән сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы кардәшлеген ныгытырга ярдәм итә. Бирсен Ходай! Икенче уллары Илдар Фазлетдинов абыйсы юлыннан китте. Шул ук уку йортын тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклады. Әле “Кызыл таң” гәзитендә җаваплы секретарь. Публицист. Ике­сендә дә ата-анадан килгән иплелек, гаделлек, тәртиплелек, шәфкать­лелек, кешелеклелек. Хәер, алма агачыннан ерак төшми.
Бәхетле гаилә бу. Рәсимә Нургали кызы Фазлетдинова затлы нәселдән. Аның шулай икәнлеген әтисе һәм әнисенең иманлы зат булулары да аңлатып тора. Иманлылык картәти­дән, картәнидән үк килә икән. Ул хәтта шәҗәрә башы белән дә бәйле. Күктән төшкән бәхет орлыгы бу иманлы затларда. Кеше – Җир белән Күк мәхәббәте җимеше. Шулай булгач, бәхет орлыгының күктән төшүе табигый нәзакәть. Нәзакәтьне бәхет итәр өчен энә белән кое казу осталыгы кирәк. Ялкауга – ярык ялгаш. Уңганга – тәмле аш.
Бәләбәй төбәге халкы Бөек Ватан сугышы фронтында зур батырлык күрсәтте. Шуларның берсе – очучы Мәгубә Сыртланова. Советлар Союзы Герое исеме бирелде аңа. Мәгубә турында “Төнге фәрештәләр” дигән роман язып бастырдым. Аны язганчы Бәләбәйдә күп мәртәбә булырга туры килде. Һәр барганда Рәсимә һәм Камил белән очраша идем. Алар белән хатлашу кәефне күтәреп җибәрә. Бу хатын Рәсимә 90 яшемне котлау җәһәтеннән яза. Андый хатлашу башка шәкертләрем белән дә дәвам итә. Нинди генә һөнәр әһелләре чыкмый БДУдагы татар-урыс бүле­геннән. Прозаиклар Х. Сәръян, В. Исхаков,
Э. Әгъзамов, Д. Булатова; ша­гыйрьләр Ф. Габдрахимов, М. Сираҗи, Р. Тимершин, М. Сәли­мов, К. Фазлый, И. Фазлетдинов, Г. Садә, Р. Гаташ, Л. Сәгыйдуллина; баш мөхәррирләр Ф. Фәтхетдинов, Р. Ногманов, Р. Миң­неәхмәтов, Р. Хисаметдинов; га­лимнәр: филология фәннәре докторлары Р. Исламов, Р. Насыйпов; фило­логия фәннәре кандидатлары Л. Кәш­фиева, Ф. Фәт­хет­динов, И. Фаз­летдинов, Р. Миңне­әхмәтов, И. Фазлетдинов, М. Шәри­пов, З. Кә­римова, Р. Идрисов, Э. Зарипова, Г. Галимуллина, һ.б. Хәбәрче-журналист, публицист булып китү­челәр санап бетергесез. Яхшы укытып, халык күңелен, авыл, шәһәр йөзен, милләт йөрәген агартучылар күктәге йолдызлар санынча. Рәсимә Фазлетдинова – шул якты йолдыз­ларның берсе.
Беренче сыйныф укучысы да хәтта беренче дәрестә үк укытучысына бәя бирә ала. Авыл җирендә укытучы халык тарафыннан аеруча тиз сынала. Авыл халкы укытучыга бәяне бер сүз белән генә бирә. Яхшы булса – “шәп”. Уртача икән – “ярыйсы”. Аннан түбәнрәк булса – “җебегән”. Укытучының шәплеген бизи торган логик һәм метафорик эпитетлар күп: акыллы, аңлы, җегәрле, тырыш, белемле, уңган, җитди, шәфкатьле, шәүкәтле, гадел, булдыклы, кешелекле, сөйкемле, көләч, мәхәббәтле, таләпчән, хисле, тойгылы, моңлы, эчкерсез һ.б. Укытучы кешеләрне, балаларны ихлас күңелдән, йөрәк кайнарлыгы, саф күңеле, җан, кан шәһадәте белән яратырга тиеш. Кешеләргә тараткан нурлы мәхәббәте үзенә кояш яктылыгы булып кайтачак. Үрнәк гаилә сәгадәтлелеген күрсәтү дә укытучы иманында. Гомумән, укытучының иманлы булуы хәерле. Мондый уңай сыйфатлар бар Рәсимә Нургали кызында. Камил Нәҗми улы белән булган мәхәббәтнең гаилә бәхете булып балкуы да нәзакәть.
Укытучының эчке дөньясы матур булырга тиеш. Киенә белүе дә аның ниндирәк зат икәнлеген аңлатып тора. Сандугачтай сайрамаса да, тел сәнгате килешле булсын. Алдашу, кеше рәнҗетү кебек сыйфатлар укытучы абруен нык төшерә. Җир шары да Кояш әйләнәсендә пычраклардан тазарынып оча бит. Йөгереп йөрергә гадәтләнгән Рәсимә теләсә нинди пычракны таптап үтә белә. Гөнаһ кылырга ярамый, әгәр кылсаң, әлеге Күк фәрештәләре бәхет орлыгы җибәрми сиңа. Язмышның маңгайга язылуы да шуның белән бәйле. Күктән төшкән бәхет хәл иткән Рәсимә белән Камил язмышын. Алар бәхетле! Балаларын да бәхетле иттеләр. Бәхет Җир йөзендә канат каксын. Әйткәнем фәрештәнең “Амин” дигән чагына туры килсен!

Суфиян ПОВАРИСОВ,
Русия югары мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре,
БДУ профессоры, Татарстанның һәм Башкортстанның
атказанган фән эшлеклесе,
Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты,
Башкортстанның халык язучысы.
Читайте нас: