Ләкин анда кайчак көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга. Беркөнне дустым шалтырата: “Безнең эш кешеләр белән аралашуга бәйле булгач, җитәкчебез заманында шушы челтәрләргә теркәлергә мәҗбүр иткән иде. Беркөнне ниндидер белгеч компьютерларны тикшергән дә, кеше үзе өчен генә куйган фотоларга юлыккан һәм аларны тыйнаклыктан ерак тора, дип табып, җитәкчелеккә җиткергән. Бу кеше безнең шәхси битләргә кереп чокынырга хокуклымы? Анда нинди фотолар куярга, нәрсә генә язарга була соң? Гәзит шул хакта бераз аңлатма бирсен иде”, дип үтенде.
Әйе, социаль челтәрләр тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмаучылар да бар. Кайчак үзебез дә аңламыйча, Интернетта кирәгеннән артык шәхси мәгълүмат калдырабыз. Менә шулар арытаба начарлык булып әйләнеп кайтуы мөмкин. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә “Үзем турында” дигән графада түбәндәгеләрне язмагыз дигән киңәш бирә белгечләр.
- Беренчедән, телефон номерын. Югыйсә күпсанлы пранкерлар, мошенниклар һәм чит “бит”ләрне “ватуга” махсуслашкан кешеләр белән танышырга туры килергә мөмкин. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр белән номерыгызны калдырырга кирәк була икән, аны яшерегез.
- Икенчедән, өй адресын.
- Өченчедән, эшегез белән бәйле мәгълүматлар язу кирәкми. Әгәр дә коллегаларыгыз социаль челтәрләр аша эзләп табарга булса, күргәннәре аларга ошамавы ихтимал. Еш кына кеше эштә — бер, тормышта икенче төрле була.
- Моннан тыш, әгәр дә хакер эш компьютерыгызны ватарга уйласа, ул тәүдә социаль челтәрдән башлаячак. Күп кабатланган киңәш: челтәрдә җитәкчелек турында начар сүзләр язмагыз. Алар да Интернет белән файдалана белә.
- Дүртенчедән, үзегезнең акча түли торган реквизитларны калдырырга ярамый. Әгәр дә “бит”егезне ватып керсәләр, реквизиты күрсәтелгән карточкадан акча алып, сезне таларга да мөмкиннәр.
- Ахырда Интернетта үзегезне хәвефсезләндерү өчен гап-гади киңәш: контроль сорауны алыштырыгыз. Система 90 процент очракта әниегезнең кыз фамилиясен сорый. Аны белүчеләр табылачак. Үзегез генә белгән нәрсә уйлап табыгыз.