+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь 2015, 21:07

Башлангычны бишенчеләр сыный

Федераль дәүләт стандартларына ярашлы, урта мәктәптә яңалыклар кертелә.2011 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә кертелгән яңа федераль дәүләт стандартын башлап җибәрү моннан дүрт ел элек укырга барган беренчеләр өлешенә төште. Башлангыч сыйныфта яңача белем алган укучылар быел бишенче сыйныфка күчте. Урта мәктәптә яңача ысул белән укуны дә нәкъ менә шул кызлар һәм малайлар ачып җибәрә. Әле былтыр гына парта артына утырган яшьтәшләреннән алар нәрсә белән аерыла? Дәресләр тәртибендә нинди үзгәрешләр бар? Яңача укыту методикасы ничек булачак?

Республика Мәгариф министрлыгындагы белгечләр аңлатуынча, быелгы уку елыннан 5-9 сыйныфлар өчен көченә кергән федераль дәүләт стандарты, һәр мәктәп өчен яңа мөмкин­лекләр ачып, республикада укыту сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк. Әлегә кадәр укучының мәктәп­тәге уңышын бары тик билге­ләргә карап кына күзаллап була иде. Яңа стандартлар буенча укучының грамоталары, дипломнары, тест һәм башка эш нәтиҗә­ләре кергән портфолиосы булу мәҗ­бүри санала. Әлеге яңалык бала­ның бар яклап булган уңышларын да күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа стандартка ярашлы, 5-9 сыйныфларда беренче тапкыр дәрестән тыш эшләр дигән төшенчә барлыкка киләчәк. Билгеле, алар укыту программасына салынган материалларны үзләш­терүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Гади генә әйткәндә, дәрестән соң укучылар өчен төрле экскурсияләр, иҗади эшләр, түгәрәкләр, секцияләр оештырылачак. Иң мөһиме, дәрестән тыш үткәрелә торган занятиеләр өчен ата-аналар акча түләргә тиеш түгел. Уку­чылар белән өстәмә шөгыль­ләнгән өчен укытучылар аерым эш хакы алачак. Шул ук вакытта, теләк белдерүче укучылар һәм ата-аналар булганда, мәктәп җитәкчелегенә түләүле түгәрәк­ләр оештырырга да мөмкинлек бирелә.
Быелгы бишенчеләр өчен тагын бер яңалык: хәзер сыйныфтагы һәр укучы ике чит тел өйрәнергә тиеш. Яңа стандарт буенча икенче чит тел шулай ук төп дәресләр исем­легенә кертелгән. Моның өчен гадәти мәктәпләрдә атнасына ике сәгать бирелсә, махсус линг­вистик лицей, гимназия­ләрдә ул өч сәгатьтән дә артып китәргә мөмкин. Икенче чит тел укыту мәсьәләсен һәр мәктәп җитәкчелеге үзе хәл итә. Әлбәттә, шәһәрдәге алдынгы уку йортлары өчен чит телләр укыту әллә ни проблема тудырмас. Андый лицей, гим­назияләрдә белгечләргә дә кытлык юк. Мәсәлән, баш­каланың 39нчы гимназия­сендә кытай теле икенче тел буларак укыту программасына кер­телсә, Уфаның 71нче мәктәбендә һәм Салават шә­һәрендәге 1нче лицейда укучылар аны факультативта өйрәнә.
Моннан биш ел элек әлеге яңа стандартны төзүчеләр авыл мәктәп­ләрендәге белем алучы укучыларны исәпкә алып тормагандыр, күрәсең. Югыйсә, күпчелек белем учакларында мәктәп программасындагы чит телне укыту өчен дә әлегә белгечләр җитеп бетми. Югары уку йортында берничә тел өйрәнгән студентлар да авыл җиренә эшкә кайтырга ашыкмый, шәһәрдә калырга тырыша. Димәк, барлык мәктәпләрдә дә икенче чит тел өйрәнүне кертү өчен, иң беренче чиратта, педагоглар әзерләү һәм аларга тиешле эш хакы түләү өчен акча табу турында уйларга кирәк. Иң мөһиме, мәктәптә укучылар өчен инглиз, немец, кытай, испан, итальян телләре кебек чит телләрне өйрәнү ата-ана кесә­сеннән чыккан акчага гына кайтып калмасын иде.
Яңа стандартка ярашлы, мәктәптә беренче тапкыр “Русия халкының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” фәне керә башлый. Ул һәр төбәкнең халкын, мәдәниятен, үзенә хас үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге бирә. Бу сәгать­ләр я дәрес тәртибендә, я халыкның мәдәниятен өйрәнү буенча нинди дә булса клуб яки экскурсия рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Шулай ук, әлеге сәгатьләрдә укучылар, мәктәп театры оештырып, үзләре әзерләгән костюмнарда төрле халыкның әсәрләрен сәхнәләштерә, җыр-бию, уеннар өйрәнә ала. Әйтергә кирәк, бу очракта да яңа фәнне ни рәвешле укыту тәртибен мәктәп үзе хәл итәчәк, тик шулай да аны өйрәнү мәҗбүри булачак.
Белгечләр әйтүенчә, яңа федераль стандартлар мәк­тәпкә зур мөмкин­лекләр ача, дәресләрне кызыклырак оештыру, дәрестән соң чаралар үткәрү өчен укытучыларга иҗади үзаллылык бирелә. Әлегә кадәр укытучының роле укучыларга материал аң­латуга һәм белемнәрен тик­шерүгә генә кайтып калса, хә­зер ул сыйныф тормышында иң актив катнашучы кеше булачак. Педагог сыйныфтагы һәр укучының сәлә­тен ачарга һәм үстерергә, аларны үзал­лы­лыкка өйрәтергә тырышачак. Мәга­риф министрлыгыннан белдерүлә­ренчә, респуб­ликаның барлык укытучылары да яңа укыту стандартлары буенча эшләү өчен әзер­лек курслары үткән.
Әйе, мәктәп баскычыннан бишенче ел рәттән күтә­релүче кызлар һәм малайлар “бәхетенә” укыту систе­масы­ның яңарыш чоры кичерү вакыты туры килде. Берен­челәрдән булып яңалыкны үзеңдә сынап карау, әлбәттә, укучылардан да, аларга белем бирүче педагоглардан да зур җавап­лылык, тырышлык, түземлек таләп итә. 2020 елда унынчыга барачак бу укучылар мәктәпнең югары сыйныфларына яңа укыту стандартлары алып киләчәк. Яшь башлап җибәрүчеләргә һәм укытучыларга уңышлар гына телисе кала.
Читайте нас: