+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь 2015, 21:06

Безнекеләрне Кырымда көтәләр

БДАУ студентлары чит төбәкләрдә дә хезмәт чыныгуы ала.Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” студентлар отряды җәйге чорда республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә хезмәт чыныгуы үтә. Әйтик, азык-төлек технологияләре факультетының бер төркем студентлары ике ай дәвамында Кырымда хезмәт салды. Алар анда нинди эш башкарган? Нинди тәэссоратлар туплап кайткан? “Башкортстан” отряды командиры, дүртенче курс студенты Зөлфирә Габдуллинадан шул хакта сораштык.

– Севастополь шәһәренә караган Андреевка авылына барып урнаштык, – диде Зөл­фирә Зөфәр кызы. – “Инкерман” шәраб кою заводы фи­лиалы “Качинский” завод-совхозында хезмәт салдык. Шунда ук бөтен уңайлыклары булган тулай торакта яшәдек. Ташламалы шартларда тукландык. Биредә без тәүлегенә 560 килограмм чия, әрҗәләп шәфталулар җыйдык. Кара диңгез янәшәдә генә булганга, эшне ял белән аралаштырдык. Шәраб кою заводы буенча экскурсия оештырдылар. Андагы җиһазлар, продукция җитеш­терү үзенчәлекләре белән таныштык. Завод җитәкчелеге эшкә чакырып калды. Севасто­польдәге барлык истәлекле урыннарда да булдык. Ике ай вакыт сизелми дә үтеп китте. Хуҗалык җитәкчелеге, хезмә­тебезне югары бәһаләп, киләсе елда да колач җәеп көтәчәген әйтте. Хезмәт чыныгуы алудан тыш, күңелле ял иттек. Кем белсен, бәлки кайберләребез киләчәктә язмышын Кырым белән бәйләр?
Якташларыбызның үз казанында гына кайнамавы, төрле төбәкләрдән тәҗрибә туплап кайтуы уңай күренеш. Әлбәттә, бу максатка ирешү өчен зур көч салырга кирәк. Студентларның хыялын гамәл­гә ашыручы “Колос” отряды командиры Азат Шәрәфет­динов мондый нәтиҗәдә генә тукталырга җыенмый.
– Кырым белән быел март аенда бәйләнешкә кердек, – диде Азат Вил улы. – Уртак тел табып, белгечләр хәзерли башладык. Нәтиҗәләрдән ка­нәгатьбез. “Башкортстан” отряды сынатмады. Димәк, киләсе елга да Кырымга ишекләр ачык. “Регион 102” отряды Анападан кайтты. Алар турында да рәхмәт сүзләре генә ишеттек. Киләчәктә географияне тагын да киңәйтергә, Башкортстанны чит төбәкләргә тагын да ныграк танытырга планлаштырабыз.
Студентларга эш хакы да түләнә. Кара диңгез буенда хез­­мәт салып, буш вакытта пляж­да кызыну, су коену ши­фа­ханәдә ял итүгә тиң. Якташларыбызга Кырымда үткәргән мизгелләр шуның белән кадер­ле дә!
Читайте нас: