Иске Күктау урта мәктәбендә 124 бала белем ала, шуларның 6сы мәктәпнең Красный Октябрь авылындагы филиалында — башлангыч мәктәбендә укый.
—124 укучының 16сы — мари милләтеннән. Аларның барысы да Красный Октябрь авылыннан. Кызганычка каршы, мари милләтеннән булган балалар саны елдан-ел кимүгә бара. Шул сәбәпле, быелгы уку елында безнең мәктәптә мари теле 8нче сыйныфка кадәр генә өйрәнелә. Сыйныфларда укучылар саны аз булу сәбәпле, берничә сыйныфны берләштерергә дә туры килә, — ди Иске Күктау урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зәһинә Шәмсет-динова.
Мари теле һәм әдәбияты дәресләрен биредә дистә елдан артык Светлана Бәдретдинова алып бара. Светлана Саметовна Иске Күктауга юллама буенча Бөре дәүләт педагогия институты филология факультетының мари һәм урыс бүлеген тәмамлаганнан соң эшкә килгән һәм гомерлеккә шушында торып калган. Бүген ул гаиләсе белән Исәнбай авылында яши. Авылның иң булдыклы егетләренең берсе Азамат Рәгыйб улы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
— Үземә — эш, мари милләтеннән булган балаларга үз туган телләрендә белем алырга мөмкинлек булган өчен сөенеп бетә алмыйм, — ди Светлана Бәдретдинова.
Светлана ханым, Иске Күктаудан тыш, Красный Октябрь башлангыч мәктәбендә дә балаларга мари теленнән белем бирә.
— Красный Октябрь башлангыч мәктәбендә укыганда мари телендә генә сөйләшкән балалар, Иске Күктауда берничә ай укыгач, татарча сөйләшергә дә өйрәнә. Аларның татар телен шулай тиз өйрәнүенә үземнең дә исем китә. Дәресләрдә дә: ”Татар-башкортлар арасында яшәгәч, аларның телен белү беркайчан да зыян итмәс”, — дип һәрдаим әйтә киләм. Мәктәбебездә һәр укучыга тигез караш булуын да ассызыклап үтәсем килә. Тагын шунысы куандыра: мари балалары мәктәп күләмендә узган барлык чараларда да бик теләп катнаша. Араларында татар телендә чатнатып шигырь сөйләүчеләр дә, башкорт көйләренә сыздырып биючеләр дә бар, — ди Светлана Саметовна.
Шунысы игътибарга лаек: Светлана Бәдретдинованың инде алмашчылары да үсеп килә. Өч ел элек Иске Күктау урта мәктәбен тәмамлаган укучысы Тамара Шәңгәрәева бүген Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалы филология факультетының мари теле һәм әдәбияты, инглиз теле бүлегендә белем ала. Ул да, укытучысы кебек үк, мари теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләргә хыяллана. Бүгенге мәктәп укучылары арасында да мари телен бик тырышып өйрәнүчеләр бар. Тамараның ике туганнары — 8нче һәм 6нчы сыйныф укучылары Надежда һәм Ирина Шәңгәрәевалар — нәкъ шундыйлардан. 11нче сыйныфтан Артур Байбатыров та мари телен яхшы белүе белән башкалардан аерылып тора.
— Мари теле районда берничә генә мәктәптә укытылганлыктан, уку әсбаплары, өстәмә әдәбият табу белән авырлыклар юкмы? — дип кызыксынам.
— Һич юк. Уку әсбаплары, өстәмә әдәбият белән миңа үз укытучыларым ярдәм итә. Моннан тыш, дәресләрдә Нефтекамада нәшер ителүче — “Чулман”, Мари-Элда чыгучы “Кугарня” гәзитләрендә басылып чыккан язмаларны кулланам, Интернеттан да шактый мәгълүмат алам. Бер сүз белән әйткәндә, укучыларым мари телен кызыксынып өйрәнсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам, — ди Светлана Бәдретдинова.
“Үз туган телеңне яхшылап белми торып, башка телне тирәнтен өйрәнеп булмый”. Мишкә районының Кайрак авылында туып-үсеп, язмышын Илеш җире белән бәйләгән Светлана Бәдретдинованың тормыш һәм эшчәнлек девизы шундый.
— Башкортстаныбыз — дуслык-туганлык төбәге. Республикабызда яшәүче һәр балага үз туган телендә белем алырга мөмкинлек тудырыла, — ди ул.