+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 октябрь 2015, 21:07

Электрон белем бирүне үстерү зарур

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов шундый бурыч куйды.15 октябрьдә Рөстәм Хәмитов Уфаның 159нчы мәктәбендә Башкортстан Башлыгы каршындагы Электрон белем бирүне үстерү буенча советның күчмә утырышын үткәрде. Анда Совет әгъзалары, шулай ук, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Утырыш алдыннан төбәк җитәкчесе укучылар, студентлар һәм өстәмә һөнәри белем алырга теләүчеләр өчен электрон курслар тәкъдим итүче “Башкортстан Республикасында электрон белем бирү” порталы белән танышты.
— Педагоглар һәм укучылар арасында үзара бәйләнешнең бу төрен үстерү яклы буларак, электрон белем бирү мәсьәләсен мин шәхси контрольдә тотам. Безнең киләчәгебез мондый мәктәпләр санын никадәр тизрәк арттыруга бәйле, — диде республика Башлыгы. — Электрон белем бирү мөмкинлекләреннән файдаланып, укыту процессын ничек оештыру кирәклеген төгәл белмәү мәктәпләрнең яңача белем бирү модельләренә күчүне тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе булып тора.
Моннан тыш, Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, бүген бу өлкәдә төп төшенчәләр закон белән ныгытылмаган, электрон белем бирү курсының дөреслеге һәм якланган булуы өчен җавап бирүче субъектлар билгеләнмәгән.
— Шушы җитешсезлекләрне бетерү өчен безгә тиешле эшче төркемнәр төзергә кирәк. Барысы да үзебезнең тырышлыкка бәйле. Электрон белем бирү моделен эшләү буенча республика сынау мәйданчыгына әйләнергә тиеш. Бу аны илдә таныту һәм аның дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеген арттырачак, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. — Бездә мондый төр белем бирүгә заманча караш тудыру өчен бөтен шартлар да бар.
Республика Башлыгы электрон университет булдыру кирәклеген билгеләде.
— Башлангыч этапта мәктәпләр эшчәнлеген оештыру өчен электрон белем бирү буенча махсуслаштырылган үзәк кирәк. Анда методик эшчәнлекне, белгечләр укытуны, алдынгы тәҗрибәне тарату, лекцияләр, семинарлар, вебинарлар, дөньяның иң алдынгы мәктәпләре белемен файдаланып, төрле укулар оештыру зарур. Бу куәтле системалы эш булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов киләчәктә Башкортстанда электрон белем бирүне үстерү стратегиясе турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бу өлкәдә төп бурычлар булып белем бирүче үзәкләр төзү, контент җитештерүгә компанияләрне җәлеп итү, даими яшәгән урында белем алу мөмкинлеге тудыру, шулай ук, министрлыклар, ведомстволар һәм мәгариф учреждениеләре арасында эшне координацияләү тора.
Мәгълүматлаштыру һәм “Ачык республика” системасын оештыру мәсьә­ләләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Шагалин республикада электрон белем бирүне үстерү буенча чаралар планын тәкъдим итте. Яңа модельнең икенче этабында югары уку йорт­ларының белем бирү системаларын бердәм мәгълүмати-белем бирү киңлегенә берләштерү карала. Арытаба 2016 елдан электрон курслар әзерләү һәм Белем сыйфаты мониторингы үзәген булдыру буенча эш башланачак.
Читайте нас: