+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 ноябрь 2015, 21:31

Хезмәтемнән ямь-тәм табам

Коррекцион мәктәпләр укытучыларыннан өчләтә сабырлык һәм итагатьлелек таләп ителә.Мин кече яшьтән үк укытучы булырга хыялландым һәм аның тормышка ашканына язмышыма бүген дә рәхмәтлемен. Урта мәктәптән соң Илеш районы үзәге Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасында хезмәт юлымны башлап җибәрдем дә Уфадагы педагогия училищесына укырга кердем. Аны тәмамлаганчы Шәммәт авылы балалар бакчасында да эшләп алдым. Менә инде 1997 елдан бирле район үзәгендә урнашкан махсус коррекцион интернат-мәктәптә эшлим. Шул арада Башкортстан дәүләт педагогия университетының дефектология бүлегендә белемемне камилләштердем, әле балаларга биология һәм географиядән белем бирәм.

Интернат-мәктәптә, үзебез­нең Илеш районыннан тыш, республикабызның Дүртөйле, Шаран, Бакалы һәм Чакмагыш районнарыннан китерелгән махсус категориядәге балалар укый. Аларның шундый контингент булуын исәпкә алып, сабыйлар өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган: уку сәләтенә һәм сәламәтлек торышына карап, төрле түгәрәк-ләрдә шөгыльләнәләр, бассейнда йөзәләр, төрле конкурс­ларда катнашырга вакыт табалар.

Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларыма һәрвакыт игътибарлы булырга, дәрес­лә­ремне аларның зәвыгына ярашлы итеп оештырырга тырышам, аларның ата-аналары белән дә даими элемтәдә торам.

Педколлектив әгъзалары белән төрле ачык дәресләр үткәрергә, гомуммәктәп чаралары оештырырга туры килә. Шуларның берсе, “Шаян туристлар” дип аталганы, табигать кочагында бик оешкан төстә үтте. Мин аларны тирә-як мохитебезне саклау кагыйдәлә­ренә өйрәтсәм, алар тирә-ягыбыз турында шигырьләр сөйлә­де, җырлар башкарды. Моның ише чаралар алдагы ел планына да кертелгән: экскур­сия­ләргә дә чыгачакбыз, конкурс-эстафеталарда да катнашачакбыз, төрле һөнәрләр турын­да әңгәмә-диспутлар да үткә­рәчәкбез, чөнки безнең балаларны күңеленә якын һөнәр белән берничә ел дәвамында таныштырырга кирәк. Үзаллы тормышка аяк басканда аларга бу күнекмәләр бик тә файдалы булачак!

Эшемдә В. Воронкова һәм И. Бгажнокованың программасын файдаланам, анда инновацион һәм балаларның сәла­мәтлеген саклауга юнәлтелгән технологияләр бик тәфсилләп бәян ителә. Аңа ярашлы, без балаларны яклап-саклап кына эшли белергә тиеш. Әгәр укытучыда балаларны ярату, хөрмәт итү, игътибарлылык, шәф­катьлелек кебек сыйфатлар юк икән, ул бу эштә тоткарланырга тиеш түгел. Педагогия эшчәнлеге бу һөнәрне үз иткән мөгаллимнәрдән аеруча сабырлык, чыдамлык та­ләп итә, шуңа күрә дә мәктәп­ләребездә эшләргә иң ныклылар, фанатлар гына кала. Бу эшчәнлектә уңышка ирешү сере укытучының коммуникатив сәләтләренә, балалар белән уртак тел таба белүенә дә бәйле, безнең төр укучылар контингенты белән эшләгәндә, бигрәк тә.
Ләкин мин башка һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, һич икеләнмичә шушы эшемне сайлар идем.

Эльвера Нуртдинова,
Илеш коррекцион интернат-мәктәбе укытучысы-дефектологы.
Читайте нас: