+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 ноябрь 2015, 22:20

Иҗади эзләнүләр уңышларга юл ача

Илеш районында башкорт теле һәм әдәбиятын укыту югары дәрәҗәдә оештырылган.Бүген Илеш районында 25 гомуми белем бирү мәктәбе эшләп килә. Аларда 3745 бала белем ала, шуларның 1884 — татар, 1590 — башкорт, 121 — мари, 97 — урыс, 22 удмурт милләтеннән.

Район мәгариф бүлеге туган тел­ләрне укытуны “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законга нигезләнеп алып бара. Гомуми белем бирү мәктәп­ләренең барысында да туган телләр укытыла. Башкорт теле һәм әдәбияты исә алар­ның һәркай­сында дәүләт теле буларак керә.

Бүген районда 37 укытучы балаларга башкорт теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Алар арасыннан бигрәк тә район үзәгендәге 4нче, Т. Рахманов исемендәге, Этәй, М. Гәрәев исемен­дәге Бишкурай, Дөмәй, Исәмәт, Ишкар урта мәктәпләреннән Көнсылу Насретдинова, Гөлфая Фәхрул­лина, Галия Мөхәммәтова, Рәмзилә Хәдимуллина, Лариса Сәхибгәрәева, Фәнирә Зәйнет­динова, Гүзәл Садретдинова иҗади эзлә­нүләре, район һәм республика бәйгеләрендә зур уңышларга ирешү­ләре белән аерылып тора.

Ә Югары Яркәйдәге 1нче гимна­зиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары — Галимә Галиева, Лилия Фазлыева, Светлана Ризванова, Чулпан Исламгалиева, Светлана Фәйз­рахманова турында аерым әйтеп үтәсем килә. Алар район һәм республика күлә­мендә узган конкурсларда актив катнашып кына калмый, укучылар һәм ата-аналар белән дә тыгыз эшли, республиканың билгеле кеше­ләре белән даими очрашып тора, район үзәк китапханәсендә узган чараларда да актив катнаша.

Уку елы дәвамында башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашлыгында төрле чаралар уза. Мисалга, шундый чараларның берсе узган уку елында Түбән Яркәй авылы лицеенда үтте. Ул “Башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрендә электрон белем бирү ресурсларын куллану” дип аталды. Семинар барышында лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Хөснетдинова электрон белем бирү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Мартта исә Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасында төбәкара “Ел укытучысы-2015” конкурсы үтте. Анда Үрмәт мәктәбеннән Әлмира Гыймазова катнашты һәм, уңышлы чыгыш ясап, Мәгарифне үстерү институты­ның һәм “Киске Өфө” гәзитенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Узган уку елында респуб­ликаның башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Башкортстанның халык шагыйре М. Кәримнең тууына 95 ел тулу уңаеннан иң яхшы методик эшлән­мәгә конкурс игълан ителгән иде. Анда безнең районнан 12 укытучы катнашты. Шулар арасыннан Көнсылу Насретдинова җиңү­челәр исемлегенә керде һәм республика Мәгарифне үстерү институ­тының Мактау грамотасына лаек булды.

Узган уку елы башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары өчен генә түгел, аларның уку­чылары өчен дә нәтиҗәле булды.

ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитетының фәнни-ресурс үзәге базасында “Урал батыр” башкорт халык эпосын төрле телләрдә яттан сөйләү буенча V республика конкурсы узды. Анда респуб­ликаның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 500ләп укучы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Этәй урта мәктәбеннән Эльвина Сабирова (укытучысы — Галия Мөхәммә­това) II дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде.

Җәйге каникуллар вакытында исә Бөрҗән районының “Агыйдел” сәламәт­лән­дерү-тәрбия лагеренда узган “Урал батыр” эпосын яттан сөйләү республика яшь чәчәннәр конкурсында 1нче гимна­зиядән Лиана Галиуллина (укытучысы — Гөлшат Гафарова) шулай ук икенче урын алды. Алдагысыннан аермалы буларак, әлеге бәйгедә эпосны фәкать башкорт телендә яттан сөйләү­челәр катнашты.

Стәрлетамак шәһәрендә VIII “Киекбаев укулары” үтте. Анда 1нче гимна­зия­дән Гөлнур Ибәтуллина (укытучысы — Светлана Ризванова) өченче баскычка күтәрелде.

Агымдагы елның апрелендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Русиядә һәм республикада игълан ителгән “Әдәбият елы” уңаеннан Уфада “Чиста фән” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Исә­мәт мәктәбеннән Элена Сәхибгә­рәева (укытучысы — Лариса Сәхиб­гәрәева) “Башкорт теле һәм әдәбияты” секция­сендә икенче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.

Моннан тыш, башкорт телен һәм әдәбиятын өйрәнүче укучылар район күләмендә узган конкурсларда да теләп катнаша һәм призлы урыннар ала. Әй­тер­гә кирәк, башкорт теле һәм әдәбияты буенча үткәрел­гән республика олимпиадаларында да район мәктәпләре укучылары ел да җиңүгә ирешә.

Йомгаклап, шуны әйтергә була: башкорт теле һәм әдә­бияты укытучы­ла­рының да, алар әзерләгән укучылар­ның да һәртөрле конкурсларда җиңүе артында, беренче чиратта, тырышлык ята. Җиңү­ләр беркайчан да җиңел би­релми. Иҗади эзләнүләр генә уңыш­ларга юл ача. Бу хакыйкатьне башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары да яхшы аңлый. Шуңа да үз эш­чәнлеген тагын да камил­ләштерер өчен алар кулыннан килгәннең барысын да эшләр­гә тырыша.

Зинфира МИНҺАҖЕВА,
Илеш районы мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире.
Читайте нас: