Чарада чыгыш ясаучылар Рифкать Газизҗан улының тел гыйлемендә генә түгел, гомум татар фәне өчен дә искиткеч зур әһәмияткә ия эш башкарып чыгуын билгеләде. Теге яки бу сүзнең килеп чыгышы автор тарафыннан төрле төбәкләргә таралган татар диалектлары, төрки телләр, мифология, фольклор, әдәбият, фәлсәфә, тарих материалларына таянып аңлатыла, ягъни хезмәттә комплекслы караш өстенлек итә.
Рифкать Әхмәтьянов – Башкортстан татар тел гыйлеменә дә зур өлеш керткән шәхес. Ул 1933 елда Башкортстанның Иглин районы Турбаслы-Юрмаш авылында дөньяга килеп, Таҗикстанда урта белем алганнан соң Башкортстан дәүләт университетының филология факультетындагы татар-урыс бүлеген тәмамлый. Берникадәр Туймазы районының Туктагул урта мәктәбендә укыткач, 1963 елда Казанга күченеп, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә урнаша. 1970 елда – “Татар теле лексикасының этимологик нигезләре”дигән кандидатлык диссертациясен, 1990 елда “Идел-Урал тел берлегендә татар теле” дип аталган докторлык хезмәтен яклый. Соңрак кабат Башкортстанга кайтып, 1995-1997 елларда – Стәрлетамак, 1997-2010 елларда Бөре дәүләт педагогия университетында профессорлык итә, биредә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә нигез сала. Бүген ул – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре. Ун монографиясе, 300дән артык гыйльми мәкаләсе дөнья күргән. “Татар теленең этимологик сүзлеге” икетомлыгы аның гомерлек хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Ул Башкортстанның “Берлек” оешмасы җитәкчеләренең матди ярдәме белән нәшер ителгән.
Әлеге хезмәтнең гыйльми әһәмияте турында Казахстанның Караганда университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Шекен Җандустан да төгәлрәк әйтеп булмый. “Беренчедән, ул татар халкының Русиядәге милли үзенчәлеген, менталитетын саклап калу өчен кирәк. Икенчедән, ул интеграция, глобальләшү дәверендә телләребезнең юкка чыкмавына ярдәм итә. Өченчедән, татар теленең төрки халыклар арасында уртак һәм үзгә сыйфатларын аеру өчен кыйммәтле чыганак. Дүртенчедән, яшь буынга телне белү һәм кадерләү өчен кыйммәте гаять зур”, – диде ул.