+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 декабрь 2015, 21:40

Мондый укытучылар булганда туган тел яшәячәк!

Шушы көннәрдә Борай районында “Ел укытучысы” конкурсына йомгак ясалды. Ул 2015-16 уку елында иң яхшы урыс, башкорт, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм ел укытучысын ачыклады.

Конкурс берничә этапта үтте. Тәүдә алдынгы укытучылар сайлап алу конкурсында көч сынашты. Арытаба алар “Мин — укытучы”, “Ачык дәрес”, “Методик семинар” бәйге­ләрендә үз осталыкларын күрсәтте. Финалга үтүчеләр осталык дәресе күрсәтеп, алдынгы тәҗри­бәләре белән уртаклашты, арытаба район мәгариф бүлеге җитәкчесе катнашлыгында үткән “түгәрәк өстәл”дә белем бирү өлкә­сендәге үз фикер-позиция­ләрен, концепцияләрен яклады.

Мәртәбәле конкурс нәтиҗә­ләре буенча “Ел укытучысы” исеменә Чалкак мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Индира Нигамәтҗанова лаек булды. “Урыс теле ел укытучысы” дип — Каенлык мәктә­беннән Лидия Йөзлекаева, “Башкорт теле ел укытучысы” дип Борай 1нче урта мәктә­беннән Рәмзия Усаева табылды. “Яшь укытучы” номина­циясендә Борай 2нче гимназия­сенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әсләмова билгеләнде. “Татар теле ел укытучысы” бәйгесендә 20 ел эш стажы булган тәҗрибәле мөгаллимә, районның Кодаш гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Миләүшә Мәү­лиева җиңде.

Миләүшә Хәйрислам кызы чыгышы белән Аскын районының Иске Мотабаш авылыннан. Татар теле һәм әдәбиятына тирән сөю орлыкларын да аның күңеленә әнисе, Аскын районының Иске Казанчы урта мәктәбендә ана телен укыткан Хәнә Тимербаева сала. Үз чиратында, әлеге орлыклар ныклы шытым биреп, телне ярату Миләүшә Мәүлиеваны мәктәп тәмамлагач Бөре дәүләт педагогия институтына алып килә. Биредә ул, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы белгеч­легеннән тыш, өстәмә курсларда укып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге дә алып чыга. 1995 ел була бу. Арытаба туган районында укыту эшчәнлегендә берни­кадәр чирканчык алганнан соң, алдагы гомерен Борай районының Кодаш авылында укыту эшчәнлеге белән бәйли. Әйткәндәй, ул гомерлек ярын да шушы бәрәкәтле төбәктә таба. Ире Илфат белән бүген 3нче сыйныфта белем алучы уллары Рифатны үстерәләр.

— Бүген Кодаш гомуми белем бирү мәктәбендә иллеләп бала укый. Аларның утыздан артыгы татар теле һәм әдәбияты дәресләрен өйрәнә. Әйтергә кирәк, балалар татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп йөри. Шуңа да яшь буын туган телдән читләшә дигән сүзләр белән берничек тә килешә алмыйм, —ди укыту эшчәнлеге белән таныштырып, Миләүшә Хәйрислам кызы.

Аңлашыла, Кодаш мәктәбе уку­чыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләренә шушы рәвешле теләп йөрүе очраклы түгел. Чөнки Миләүшә Мәү­лиева һәр дәресен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра, сыйныфтан тыш эшкә дә зур игътибар бирә. Аларда укучылар татар әдә­бияты гәүһәрләре белән танышып кына калмый, аларны чын артистларча сәхнәләштерә дә! Кичәләр, гыйльми-гамәли конференцияләр дә мәктәптә даими үтеп тора. Күптән түгел узган шундый мәртәбәле кичәләрнең берсе якташ әдипләре Фаек Мөхәммәт­җанов иҗатына багышланган һәм мәктәп күләмендәге зур чарага әверелгән.

Үз чиратында, укучылар белән шушы рәвешле тыгыз эшчәнлекнең нәтиҗәләре балаларның белем сыйфатында да ачык чагылыш таба. Әйтик, быелгы уку елында Миләүшә Мәүлиеваның укучысы Арина Мәүле­това татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында беренче урын яулаган. Күптән түгел генә “Республикага дан җырлаган” иншалар конкурсында җиңүләре турында шатлыклы хәбәр алганнар.

— Республика, район җитәк­челегенә рәхмәт. Бүген бездә телләр укыту, милли мәгарифне үстерү өчен бөтен уңай шартлар тудырылган. Иренмә, тырыш, эшлә генә! — ди бу җәһәттән менә инде өченче ел татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытудан тыш, директорның укыту буенча урынбасары вазыйфасын да башкаручы Миләүшә Хәй­рислам кызы.

Алда җиңүче укытучыны зона бәйгесе көтә. Миләүшә Мәүлиевага анда да югары нәтиҗәләргә ирешеп, республика дәрәҗәсендәге мәртәбәле конкурсларда да Борай районы данын лаеклы якларга һәм уңышлар яуларга язсын дигән теләктә калыйк.
Читайте нас: