+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2016, 02:00

Һөнәри белем бирү – дәүләт сәясәте

Республикада бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла.Студент булу – яшьлекнең онытылмас, чагу бер мизгеле. Тәү тапкыр “Зачет кенәгәсе”н кулыңа алу, “Студентларга багышлау” чарасында катнашу, сессия имтиханын тапшыру һәм диплом алу көнен студент булган һәр кеше яхшы хәтерлидер.

Укырга керү, белем алу системасы соңгы елларда күпкә үзгәрде: белем алыр, фән өлкәсендә эшләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Башкортстанда сәләтле яшьләрне яклауга игътибар юнәлтелде. Фән һәм техника буенча яшьләр премияләре, студентлар, аспирантлар, докторантларга республика Башлыгы стипендияләре, шулай ук чит илнең мәгариф һәм фән үзәкләрендә белем алыр өчен грантлар булдырылды.

Башкортстанның югары белем бирү мәгариф учреждениеләре Русиянең фундаменталь тикшеренүләр һәм гуманитар фәнни фондларыннан грант ярдәме алыр өчен конкурсларда актив катнаша. 2006 елдан башлап югары белем бирү йортларының яшь галимнәр һәм яшь фәнни коллективларына республика грантлары тапшырыла. Алар фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-кон­структорлык һәм технологик эшләр алып бару өчен, җиһазлар һәм материал чыгымнарына, шулай ук патентлар рәсмиләштерүгә кулланыла.

ШОС һәм БРИКС саммитлары кысаларында да югары уку йортларына гаять зур мөмкинлекләр бирелде. Фәнни тикшеренүләр, инновацион мәгариф технологияләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, студентлар белән алмашуларны оештыру, фәнни, препо­давательләр, административ кадрлар белән алмашу, студентларны стажировкага җибәрү һәм укыту, кара-каршы кызыксыну уяткан тикшеренү проектларын башкару кебек эшләрне күздә тотып, вузлар чит ил университетлары һәм Кытай, Япония, Италия, Франция, Америка Кушма Штатлары һәм башка дәүләтләрнең фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек турында 300дән артык килешү төзеде.
Читайте нас: