+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 февраль 2016, 02:00

“Алтын куллы” эшчеләр җитешми

Һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә бүленгән акча нәтиҗәле файдаланылганмы?Республикада оештыручысы башкарма власть органы булган — 109, Мәгариф министрлыгына караучы 89 һөнәри белем бирү учреждениесе бар. Аларда 74 мең кеше укый, 137 белгечлек һәм 69 һөнәр буенча әзерлек алып барыла. 2011 елдан “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты һәм “Мәгарифне үстерү” федераль программасы кысаларында илнең 30 төбәгендә һөнәри белемне үстерүнең комплекслы программалары гамәлгә ашырыла. Башкортстан шул төбәкләр исемлегенә керә. 2014 елның июненнән республикада “Башкортстан Республикасында һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү”нең ике программасы эшләп килә. Аларны гамәлгә ашыруда ревизорлар җитешсезлекләргә юл куелганлыгын ачыклаган. Мәсәлән, бер программада аерым чараларны гамәлгә ашыру өчен чыгымнарны, конкурс шартлары үтәлмәгән очракта, яңадан бүлү күздә тотылмаган. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы программаны үтәүне тикшерүгә тиешле игътибар бирмәгән.

Гомумән алганда, соңгы өч елда һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен 558 миллион сум акча юнәлтелгән. Контроль-исәп палатасы утырышында бу сумманың ничек файдаланылуы турында аудитор Елена Петрова чыгыш ясады. Бюджет акчасын бүлүдә һәм файдалануда ачыкланган җитешсез­лекләргә карамастан, программа куелган максатларын, нигездә, үтәгән. Шул ук вакытта студентларны торак мәйдан, компьютер техникасы белән тәэмин итү, укыту корпусларында капиталь ремонт үткәрү буенча проблемалар бар. Бу күрсәткечләр буенча без Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 14нче урынны билибез.

Шулай ук урта һөнәри бе­лемне үстерүдә аның про­изводство өлкәсе белән бәйләнешен тәэмин итү мөһим юнәлеш булып кала. Яңа производстволар барлыкка килү белән эш бирүчеләрнең таләп­ләре даими үзгәреп торуы уку йортларында укыту програм­масын үзгәртүне таләп итә.

Чарада мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова катнашты. Ул, тикшерү нәтиҗәсендә ачык­ланган җитешсез­лекләрнең күпчелеге бетерелде, дип белдерде.

— Республикада мәгариф өлкәсенә бюджетның 38 про­центы юнәлтелә. Акчаның күпчелек өлеше педагогларга хезмәт хакы, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче балаларга социаль түләүләр рә­вешендә бирелә. Шул ук вакытта акчаның 7-8 про­центы мәгариф системасын модерни­зацияләүгә юнәлтелә, — диде министр.

Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә, яшьләрне шунда җәлеп итәргә кирәк, дигән фикердә. Бүген бик күп предприятиеләр югары квалификацияле, ягъни, гади итеп кенә әйткәндә, “алтын куллы” эшчеләргә кытлык кичерә. Завод һәм фабрикалар белән хезмәттәшлекне киңәй­тергә кирәк. Әле, республикада һәм, гомумән, илдә Төркия белгечләре кимегән вакытта югары квалификацияләре эш­челәрне күбрәк әзерләү зарур. Хезмәт кешесе турында язарга, фильмнар төшерергә, җырлар иҗат итәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, һөнәри белем бирү системасы яңартуны таләп итә, ахыр чиктә рес­публиканың үсеше шушыңа да бәйле, диелде утырышта.
Читайте нас: