+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2016, 02:00

Мөгаллимә салган якты эзләр буйлап...

Һәр заманда укытучы һөнәренең абруен үз дәрәҗәсендә саклап калучы мөгаллимәләр булган. Бу җаваплы вазыйфаны йөрәк кушуы буенча сайлаучы кеше генә укытучы абруе бернинди шик-шөбһәләр дә тудырырга тиеш түгеллеген яхшы аңлап, үтә дә катлаулы хезмәткә гомерен багышлый ала. Бүген дә барлык җаны белән укытучылык эшенә бирелеп, укучыларының тормышы өчен көеп-борчылып яшәүче педагоглар байтак. Тик хәзерге заман укытучысына тирән гыйлемле, төпле акыллы булу гына җитми, ул заман белән бергә атларга һәм рухи яктан көчле булырга тиеш. Тәүлектәге бер генә сәгатьне дә, мәктәптәге бер генә минутны да файдасыз үткәрергә яратмаучы, Уфаның 4нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Лилия Кәримова — нәкъ шундый тынгысыз мөгаллимәләрнең берсе.

Бакалы районының Наратлы авылында туган Лилиянең күңеле бу изге һөнәргә балачактан тартыла. Артист баласы сәхнә артында үсә, дисәләр, әниең укытучы булса, күпләрнең, югары белем алып, мәктәп бусагасын атлап керәчәге көн кебек ачык инде ул. Бигрәк тә гади укытучыдан башлап, директор урынбасарына, аннан директорга кадәр күтәрелгән, һәр чараның үзәгендә кайнаган Наҗия Хәлиуллина кебек коммунист кызы Лилиягә ныклы тормыш сабаклары алырга туры килә. Кызга беренче сыйныфка барырга вакыт җиткәндә генә әнисе ике баласы белән Камышлы авылына күченеп китә. Мәктәп, андагы укучылар тормышы белән таныш булган кечкенә Лилиягә уку җиңел бирелә, күп тә үтми аның лидерлык сыйфатлары да ачыла башлый.

Укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Наҗия Хәниф кызына, укытучылык эшен­нән тыш, мәктәптә һәм авылда оештырылган һәр чарада катнашырга туры килә. Оста җырчы буларак, клуб сәхнәсеннән төшер­миләр, райондагы смотр-фестивальләргә дә аны җибәрәләр. Ул чорда авыллар буйлап спектакльләр куеп йөрү дә күбрәк мөгаллимәләр өлешенә төшә. Укытучының коммунист булуы һәр эшкә җаваплылыкны тагын да арттыра. Кайбер көннәрдә балаларын мәктәптә генә күреп калырга туры килсә дә, ананың йөрәге тыныч була, чөнки Лилия белән дүрт яшькә кечерәк Илнур энекәше картәни тәрбиясендә үсәләр. Хәҗәр әбинең бисмилла әйтеп пешерелгән тәмле ашларын ашап, изге догаларын ишетеп үскән кыз белән малай күңеленә дөньядагы иң мәгънәле хисләр — туган җанлылык, татулык хисләре салына.
— Кызганычка каршы, әтием якты дөньядан бик яшьли китте. Аның зур “КамАЗ” машинасында кайтып туктаганы гына балачак хәтеремә уелып калган. Әнием безнең өчен якты маяк, көчле шәхес, барлык нәрсәдә дә үрнәк булды. Энекәшем Илнур белән икебез дә әнигә һәм әбиебезгә бик рәхмәтлебез. Без бик тату үстек, балачакта бер-бере­бездән аерылмый идек. Әле дә энекәшем — минем иң якын сердәшем һәм киңәшчем. Илнур яшьтән бик тырыш, укуга әвәс булды. Уфа нефть институтын тәмамлап, үз эшен ачып җибәрде. Аның миңа, балаларыма күрсәткән ярдәме санап бетергесез. Шундый туган җанлы, ярдәмчел туганым булуына сөенеп яшим, — дип сөйләгәндә шатлыклы күз яшьләрен яшерми Лилия Галинур кызы.

Мәктәп тәмамлагач, Лилия әнисе киңәше буенча, Мәс­кәүне “яуларга” уйлый — Мәскәү дәүләт универси­тетының тарих факультетына документларын тапшыра. Бер ел читтән торып укый, аннан әзерлек курслары үтә, тик барыбер кызның күңеле туган якка тарта. Әнисенә һәм энекәшенә якынрак булу теләге җиңә, күп тә үтми БДУның тарих факультетына күчә. Әнисе кайчандыр үзе белем алган югары уку йорты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары белән Лилияне дә таныштыра. Тарих фәнен өйрәнгән студент кызның күңеле гел генә шул бүлек урнашкан дүртенче катка тарта. Анда үткән кызыклы чараларны, язучылар белән очрашуларны калдырмый, хәтта кайчагында сәгатьләр буе лекция тыңлап утырырга да әзер була.

Студент еллары сизелмичә үтеп китә, кулына юллама тоткан кыз Туймазының 1нче интернат-мәктәбенә юллана. Монда яшь педагогны “интернатта эшләп чыныгу алсаң, башка бер урында да югалып калмаячаксың”, дип каршылыйлар. Көчле рухлы Лилия югалып кала торганнардан булмый шул, дәресләр укыту белән бергә, җиң сызганып музей эшенә дә тотына. Әлбәттә, укытучының хезмәте укучыларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, аларны төрле өстәмә чараларга, түгәрәкләргә җәлеп итү, иҗат, эзләнү эшләре белән шөгыль­ләнергә өйрәтү дә көн талә­бендә булырга тиеш. Әнә шул очракта гына балалар сине үз итә, аңлый һәм хөрмәт белән карый.

Яшь булса да, Лилия Галинур кызы әлеге үзенчәлекне бик оста тотып ала һәм үз тирәсенә тарих белән кызыксынучы балаларны җыя башлый. Күп тә үтми, 24 яшьлек мөгаллимә, 7 укучыны алып, 21нче укчы дивизия узган сугыш эзләре буйлап Псков өлкәсенә юлга чыга. Невель шәһәренә барып җитеп, бик күп мәгълүмат туплыйлар, ветераннар белән истә калырлык очрашу оештыралар. Яшь укытучының, батырчылыгы җитеп, балалар белән ерак юлга чыгуына күпләр соклана.

Лилия Галинур кызы укытучылык хезмәтенә күңелен биреп тотына, шуңа да хезмәттәшләрен сокландырудан туктамый ул. Тулай торакта яшәүче кыз өчен мәктәп туган йорты кебек якын урынга әйләнә. Тырыш укытучының абруе көннән-көн күтәрелә, ул республикадан җыелган укытучылар алдында ачык дәресләр күрсәтүче алдынгы педагоглар сафына баса. Шунысы да мәгълүм: 80нче елларда яхшы эшләүче педагогларның хезмәте югары бәяләнә. Ике ел эчендә яшь укытучыга бушлай фатир бирүләре дә моңа ачык мисал.

— Мин ул вакытта кияүгә дә чыкмаган идем. Тулай торакта кызлар белән яшәве күңелле булгач, фатирга күченәсе дә килмичә, ул ярты ел чамасы буш торды. Аннан ашыкмый гына ремонт эшләренә тотындым, — дип елмаеп искә ала Лилия ханым.

Кияүгә чыкмаса да, йөрәгендә ут ялкыны кабызган егет атна саен Уфадан Туймазыга килеп йөргән була инде. Борай районының Дәүләкән авылында туып-үскән Фәүзит биш ел буена кызның нечкә күңеленә ачкыч эзли. Озын буйлы чибәр егетнең клубта өздереп гармун уйнаганын күргән беренче кичтә үк үлеп гашыйк булса да, чая Лилия сер бирми, горур кызның тәрбиясе төпле була. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлау көннәре якынлашкач, Фәүзит кызга тәкъдим ясый. “Уфада калсаң, кияүгә чыгам”, ди башкалага ашкынган Лилия.

Яшь гаилә Миловка авылында тормыш башлый. Бер-бер артлы алмадай матур ике кызлары дөньяга килә. Башкаладагы хезмәт юлын Лилия Галинур кызы 4нче мәктәптә тарих укытучысы буларак башлап җибәрсә дә, туган телгә булган тугрылык аны үзенә тагын да якынрак булган юлга кертеп җибәрә. Ул вакыттагы мәктәп директоры Чулпан Моратовның тырышлыгы белән ачылган татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуны ышанып тапшыруына чын күңелдән сөенә ул. Әнисенең юлын дәвам итү кызга үтә дә якын һәм бик кадерле була.

Лилия Галинур кызы, шәһәр мохитендә тәрбия­ләнүче балаларга туган тел серләрен өйрәтүнең төрле үзенчәлекле юлларын эзләү белән бергә, үз белемен арттыруны, иҗади эшләүне иң мөһим бурычларның берсе итеп саный. Күп тә үтми, бу коллективта да максат итеп куйган һәр эшне тиешенчә башкарып чыгучы алдынгы педагогларның берсе буларак таныла ул. 2001 елда шәһәрдә беренче тапкыр уздырыл­ган “Ел укытучысы” конкурсында катнашырга теләк белдергән кыю укытучыга күпләр шик­ләнеп карый. Әлеге конкурста төрле фәннәр буенча 35 укытучы бәйгегә чыга. Уфаның иң көчле мәктәп­ләреннән килгән тәҗрибәле педагоглар арасында татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Лилия Кәри­мова, зур осталык күрсәтеп, беренче урынны яулый. Әл­бәттә, мондый уңыш укыту­чыга канатлар үстерә, яңадан-яңа иҗади эшләргә ашкындыра.

— Әле дә исемдә, ул вакытта биргән 10 мең сум премиягә күптән хыялланып йөргән күн плащ алып кидем, — дип елмая ул.

Педагогның конкурсларда җиңүе даими кабатланып тора, бәйгеләрдә аның күпкырлы таланты тагын да ныграк күренә, абруе күтәрелә, иҗади сәләте һәм мөмкинлекләре тулырак ачыла бара. 2002 елда Лилия Галинур кызы “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы” исеменә лаек була.

Әлбәттә, укытучының балалар белән илһамланып эшләве, республика, шәһәр чараларында актив катнашуы аның хезмәт­тәшләре һәм мәктәп директоры Татьяна Фомичева ярдәменнән башка булмас та иде.

— 2003 елда яңа мәктәп бинасына күчү белән татар теле һәм әдәбияты кабинеты булдырылды. Аны ата-аналар, укучылар белән бергәләп җиһазландырдык, дидактик материаллар, картотекалар туп­ладык. Мәктәптә коллектив бик тату, туган телләргә һәркем ихтирам белән карый. Директорыбыз Татьяна Владимировна һәр башлангычны күтәреп ала, җиңүләребез өчен сөенә, — ди педагог.

Чынлап та, әлеге белем учагында туган телләргә аерым хөрмәт булуы коллективта гына түгел, ата-аналар ягыннан да сизелеп тора. Быелгы уку елында да, мәсәлән, беренче сыйныфлар арасында ике татар төркеме ачылган. Әлбәттә, балалар үз туган телендә аралашсын, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен укытучы барлык тырышлыгын сала. Аның укучылары шәһәр һәм республикадагы төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый, әледән-әле призлы урыннар яулый. Лилия Галинур кызы — бүген дирек­торның уку-укыту буенча урынбасары, район туган тел укытучылары методик оеш­масының җитәкчесе. Уфаның бу мәктәбе берничә ел дәвамында БДУ студентлары — булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәҗрибә мәйданчыгы, ә Лилия Кәримова алыштыргысыз остаз булып тора.

Башкортстанның атказанган укытучысы Лилия Галинур кызы — “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты конкурсы, “Ел укытучысы-2013” бәйгесенең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе җиңүчесе. Тырыш педагогның хезмәте югары бәяләнеп, 2007 елда — 100 мең сумлык, ә узган елда Русия Президентының 200 мең сумлык грантына лаек дип табылган.

Әйе, мөгаллимәгә бик кирәкле сыйфатларны үзенә туплаган, ягымлы һәм мөлаем, һәрвакыт пөхтә һәм килешле киемле, җитез һәм, мөселман хатын-кызларына хас бул­ганча, тыйнак та булган Лилия ханым — бүген республикада хөрмәтле укытучыларның берсе. Өендә ул сөекле хатын, изге күңелле әни дә. Кызы Алия, Уфа дәүләт нефть техник университетында югары белем алып, бүген инженер булып эшли, ә кечесе Алсу — шул ук уку йортының 3нче курс студенты.

Укытучы — бик җитди һәм җаваплы һөнәр. Кечкенә бала күңеленә бу һөнәр иясе нинди юл салса, киләчәктә аның тормышы нәкъ шул юлдан китәчәк. Лилия Кәримова кебек укытучылар салган эзләрдән атлаучы балаларның киләчәге якты һәм бәхетле булуында шик юк.

https://arenda-66.ru/
Читайте нас: