— Икътисад һәм социаль өлкәдәге кискен үзгәрешләр, безнең барыбыздан да, шул исәптән, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрдән, укытучылардан яңа дәрәҗәдә һөнәри һәм мәгълүмати компетентлык таләп итә. Бүген компьютер технологиясе кермәгән бер генә өлкә дә юк. Без һәрвакыт мәгариф — җәмгыятьнең көзгесе, дип әйтә киләбез. Бу чынлап та шулай. Шуңа күрә заманча укыту технологияләре, яңача фикерләү иң тәүдә белем бирү оешмаларында чагыла. Мәгълүмат технологияләрен кулланмаган мәктәпне, укытучыны очратуы авыр. Шул ук вакытта без электрон ресурсларны куллануның урынлы, белем сыйфатына уңай тәэсир итүенә, баланың сәламәтлегенә зыян салмавына игътибар итәбез. Тәүдә үк шуны әйтеп китәм: республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдиме белән электрон белем бирүне актив кертү башлангычын хуплап каршы алдык. Бу юнәлеш буенча 2013 елда узган тәүге киңәшмәдә: “Электрон белем бирү буенча бүген АКШ һәм Көньяк Корея лидерлар. Бу илләр бөтенләй икенче үлчәмдә яши”, диде республика җитәкчесе. Димәк, безгә дә яңа үлчәмнәр, карашлар белән яшәр вакыт җитте. Башкача булу мөмкин түгел. Шуңа күрә “Башкортстан Республикасында 2015-20 елларда электрон белем бирү концепциясен раслау турында” узган ел дөнья күргән Хөкүмәт карарын бик вакытлы дип уйлыйм.
— Рамил Гыйниятович, әйтегез әле, укыту өлкәсендә төрле мәгълүмат чыганакларын, компьютер технологияләрен файдалану элек тә кертелгән иде бит. Таләпләрнең безнең көннәрдә яңача һәм кискен куелуы нәрсә белән аңлатыла?
— Мәктәп тормышында да мәгълүмат технологияләре узган гасырның 80нче елларында кулланыла башлады. Уку йортларында компьютер сыйныфлары булдырылды. Әмма алар тулысынча кулланылды дип әйтеп булмый. Х-ХI сыйныфларда уздырылган ЭВМ дәресләре, башлыча, укучыларны бу технология белән таныштыру дәрәҗәсендә генә булды. Бүген аерма — җир белән күк арасы. Укучылар компьютерны тулысынча үзләштерде, һәр гаиләдә бер түгел, берничә компьютер бар, планшет, телефоннар белән балалар иркен эш итә. Кыскасы, заман башка — заң башка.
— Бүген без еш кына “мәгълүмати компетентлык” төшенчәсен ишетәбез. Шуңа ачыклык кертегез әле?
— Фәнни әдәбиятта, чынлап та, бу төшенчәгә күптөрле аңлатма бирелә. Безнеңчә, мәгълүмати компетентлык — кешенең мәгълүмати җәмгыять тудырган чынбарлыкны аңлау һәм куллану сәләте, мәгълүмати җәмгыятькә яраклашуы. Бүген һәр кеше, аеруча, белем алучы һәм укытучы шушы компетентлыкка ия булырга тиеш. Хәзерге мәктәпне, укучы һәм укытучыны аннан башка күз алдына китереп булмый. Бу Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары таләбе белән дә турыдан-туры бәйле. Әмма мәгарифтә проблемалар юк түгел. Мәсәлән, статистика мәгълүматларына караганда, Башкортстанда укытучыларның 17 проценты электрон белем бирү ресурсларын актив файдалана, 13 проценты аларны бөтенләй кулланмый, ә 70 проценты аңа сирәк мөрәҗәгать итә. Без моның белән килешә алмыйбыз. Бүген дидактика, балаларны укыту һәм тәрбияләү процессы кискен үзгәреш кичерә. Әлегә кадәр укыту “укытучы — укучы — нәтиҗә” юнәлешендә барды, ә хәзер ул “укытучы — укучы — технология”гә нигезләнә. Ягъни, укытучы биргән материал тулысынча электрон ресурсларга салына. Безнең бурыч баланы үзаллы белем алырга, күпсанлы мәгълүмати ресурсларны дөрес кулланырга өйрәтүгә кайтып кала. Мәгарифтә оnline-хезмәтләндерү киң колач ала. Дистанцион курслар актив кулланыла башлады.
— Шулай да бүгенге көндә иң мөһим проблема нәрсәдә: техника белән тәэмин итүме, әллә укытучыларны әзерләү, мәгълүмати компетентлыкмы?
— Бүген мәктәп укытучысының роле, статусы үзгәрә. Профессиональ педагог инженер-проектлаучы, дәресне конструкторлаучы ролендә чыгыш ясый. Бик тиздән укытучылар укытучы-тьюторлар, ягъни балага үзаллы белем алырга ярдәм итүче, кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итүче булачак. Моннан тыш, педагоглар һәр өч ел саен курслар үтеп тора. Без укытучыны интерактив такта, санлы белем бирү ресурслары, укытучылар сайты, индивидуаль сайтлар белән эшләргә өйрәтергә тиеш. Минемчә, заман шулкадәр тиз үзгәрә, педагог бер көнгә дә заманнан артта калырга тиеш түгел, чөнки куып җитү авыр булачак.
— Сез җитәкләгән Башкортстан мәгарифне үстерү институты республикадагы укытучыларның мәгълүмати белемен күтәрү буенча нинди эшләр алып бара, институт галимнәренең, укытучыларның эшчәнлеген ничек бәһалисез?
— 2014-15 уку елында мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча без 107 тапкыр курс оештырганбыз, аларда 3037 педагог белемен күтәргән. Ә гомум курсларны елына 24-25 мең укытучы үтә. Мәгълүмати технология буенча тәҗрибәле укытучылар 1530 осталык дәресе уздырган, 800гә якын ачык дәрес күрсәтелгән. Без республикада беренчеләрдән булып электрон белем бирү үзәген (директоры Илһам Таһиров) булдырдык. Компьютер техникасы белән тәэмин итү үзәге (директоры Артур Хәбиров) эшләп килә. Иң мөһиме — бездә башка курсларда да технологияләр буенча махсус дәресләр үтә, шунсыз булмый. Мәгълүмати ресурслар ярдәмендә эш төрләре дә киңәя бара. Мәсәлән, елына ике тапкыр Интернет-педсовет уздырабыз. Русия дәрәҗәсендәге яңалык бу. Әйтик, 2015 елның сентябрь-октябрендә узган шундый чарада 17 юнәлеш буенча 3112 чыгыш булды, аларны 26 мең кеше укыган. 85 катнашучы Русиянең 31 төбәгеннән, ә 9 укытучы Русия Федерациясе субъектларыннан килгән. Мәгариф мәсьәләләрен уртага салып сөйләшүдә Интернет-педсоветларның роле бәһаләп бетергесез. Янә бер яңалык турында да әйтим. Соңгы вакытта институт дистанцион курслар оештыруга җитди игътибар бирә. 2014-15 уку елында 246 дистанцион курслар үткәрелгән, аларда 7099 кеше катнашкан. Бу һөнәри осталыкны үстерүнең иң уңай ысулы: укытучы Уфага килеп тормый, өендә яисә мәктәптә бирелгән эшләрне башкарып, белемен үстерә. Ике як өчен дә отышлы. Һәм тагын бер уңай күренеш турында да әйтми булдыра алмыйм. Бездә һәр мәктәп, мәгариф идарәләре белән электрон бәйләнеш булдырылган. Узган уку елында 169 вебинар үткәрелгән, аның эшендә 24 мең мәгариф хезмәткәре катнашкан. Мәсәлән, “Электрон белем бирү һәм дистанцион укыту технологияләре” дип аталган вебинар катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Институт хезмәткәрләре мондый технологияләр турында сөйләп кенә калмады, аларны куллану алымнарын да күрсәтте.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.