Һөнәр сайлау — кеше тормышындагы иң җаваплы адымнарның берсе. Һөнәрне дөрес сайлаганда гына тормышта үз урыныңны табарга мөмкин. Бу эшнең авырлыгын мәктәп укучылары югары сыйныфларга җиткәндә аңлый башлый. БДИ тапшыру өчен өстәмә имтиханнар сайлаганда укучы алдында беренче тапкыр: “Кайсы уку йортына барырга? Нинди һөнәр алырга?” — дигән җитди сораулар туа. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында кем булырга теләвен төгәл белмичә, дусты белән бер үк уку йортына керергә уйлаучылар да, һөнәрне абруйлы, хезмәт хакы күп түләнә торган булган өчен яисә әти-әнисе теләге буенча сайлаучылар да бар. Ничек кенә булмасын, мәктәп тәмамлаучының нинди юнәлеш буенча китүе — үзен генә түгел, аның әти-әнисен дә “утка-суга” салган җитди мәсьәләләрнең берсе.
Баланың үзенә ошаган юнәлеш сайлый алмавының сәбәбе, мәктәптә укыганда ук һөнәри даирәгә эләгәлмичә, югалып калуындадыр, мөгаен. Төп дәүләт имтиханы тапшыручы 9нчы сыйныфларның, мәҗбүри булган урыс теле белән математикадан тыш, тагын нинди фәннәр сайларга белми аптырап йөрүе дә моңа ачык мисал. Профильле классларга бүленгәндә исә, фәннәр буенча юнәлеш сайлау, укучыларның үзләре өчен генә түгел, әти-әнисе өчен дә чишә алмастай мәсьәләгә әйләнә. Кайсы уку йортына барырга, нинди һөнәр сайларга белмәгән үсмер, я бергә укыган дусларына ияреп, я әти-әнисе киңәшен тотып, киләчәген хәл итәчәк фәннәрне тирәнтен өйрәнә башлый. Югары сыйныфка җиткәнче үк булачак һөнәреңнең нечкәлекләрен аңлап, үзеңне шуңа әзерләгән очракта гына икеләнмичә дөрес юлны сайларга мөмкин. Тик әлегә күпләрнең сәләте вакытында ачылмыйча кала, кемнәрдер кайбер һөнәр ияләренең ни белән шөгыльләнүе турында бөтенләй белми, ә кайберәүләр сайлаган һөнәренең үзенә бөтенләй туры килмәвен соңрак аңлый.
Әлбәттә, хәзер укучыларга төрле һөнәрләр белән танышу мөмкинлеге бар, Интернет аша күп мәгълүмат алырга була. Шунысы кызыклы, яшьләрнең күпчелеге хезмәт базарында кирәкле һөнәрне үзләштерү өчен махсус уку йортына керергә уйлап та карамый, абруйлы һәм акчалы белгечлекләр әзерләүче югары уку йортларына эләгергә тырыша. Балалар һәм үсмерләрнең күңеленә ошаган һөнәр турында хыялын исәпкә алганда, 10-15 елдан Русия халкының җитәкче, бизнесмен һәм депутатлардан гына торуы да бик мөм-кин.
Соңгы елларда Русия хезмәт базарындагы иң абруйлы һөнәрләргә игътибар итсәк, бүген яшьләрнең күңеле кая тартылуы бик ачык күренә. Мәсәлән, юрист һөнәре соңгы 15 ел дәвамында популярлыгын югалтмый. Бу белгечлекне алырга теләүчеләр саны вузлардагы урыннарга караганда күбрәк. Әлбәттә, юрист дипломына ия булучылар абруйлы фирмага эшкә урнаша алса, зур хезмәт хакы алып эшләячәгенә шик юк. Тик статистика киресен күрсәтә, юрист яки адвокат белгечлеге буенча эшкә урнашучылар саны елдан-ел кими бара. “Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәрләр” исемлегендә адвокатлар белән программистлар бер дәрәҗәдә санала. Компьютер эш урынында хуҗа булып утырганнан башлап, заманча технологияләр белән эш итү абруйлы да, кирәкле дә. Яшьләр арасында аеруча модада булган эшкә эләгергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара.
Модельер, менеджер, банк хезмәткәре, хисапчы, маркетолог кебек һөнәрләр дә яшьләр арасында абруйлы санала. Беренчедән, һәркемне югары хезмәт хакы җәлеп итсә, икенчедән, яхшы эш шартлары, карьера үсеше кызыксындыра. Тик санап үтелгән һөнәрләрдә тәҗрибәле хезмәткәрләргә генә ихтыяҗ зур һәм югары эш хакы түләнә.
Русиядә психолог һәм реклама өлкәсендәге белгечләр дә бик кирәкле һәм популяр һөнәр санала. Тик бездә бу белгечлекләр буенча югары уку йортларына керүчеләр үзләренең кайда эшләячәген күз алдына китерә алмый.
Абруйлы һөнәрләр исемлегенә кергән табиб һөнәрен сайлаучылар саны да артканнан-арта бара. Шуңа карамастан, аларга ихтыяҗ зур, бигрәк тә район җирендә бу һөнәр ияләрен көтеп алалар, аларга барлык мөмкинлекләр ачыла.
Аналитикларның Урал федераль округы төбәкләре арасында үткәрелгән тикшерүләре буенча, соңгы вакытта күпләрне дәүләт идарәсе өлкәсе кызыксындыра икән. Мәсәлән, Уфада барлык һөнәри өлкәләрдә дә бер вакансиягә уртача 7,3 кеше дәгъва итсә, дәүләт хезмәте буенча 24,3 резюме туры килә. Уфалыларны, шулай ук, бухгалтер эше (бер урынга 17,3 кеше), чимал табу (16,2) һәм югары менеджмент (11,3) кызыксындыра. Студентлар һәм хезмәт юлын яңа гына башлаучылар арасында көндәшлек зур — барлык һөнәри өлкәләр буенча да уртача күрсәткеч 15,9 тәшкил итә.
Билгеле булуынча, республика хезмәт базарында эшче һөнәрләр иң кирәклеләр рәтендә һәм эш белән тәэмин итүчеләр дә бар. Гади генә әйткәндә, безгә пешекче, штукатур, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, бетончы, монтажчылар кирәк. Эшче һөнәренә укыту буенча да соңгы елларда зур мөмкинлекләр ачыла. Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, урта махсус белем бирүне модернизацияләүгә 145 миллион сум акча кертелгән. Алты күпфункцияле үзәк, сигез компетенция үзәге, автоматлаштырылган системалар булдырылган. Һөнәри белем бирүче махсус уку йортларына укучыларны җәлеп итәр өчен мөмкинлекләр ачылган.
Март ахырында Уфада узган “Киләчәк мәгарифе” беренче республика форумы да мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен һөнәри даирә киңлекләрен ачыклау буенча тулы мәгълүмат алу мәйданчыгы булып торды. Конгресс-холлга җыелган яшьләр төбәктәге урта һөнәри һәм югары уку йортлары һәм андагы яңа белгечлекләр, бездәге уку йортларының башка илләр белән бәйләнеше, республика предприятиеләренә кирәкле белгечлекләр, хезмәт базары торышы белән танышты. Укучыларга һәм студентларга төрле уку йортлары, предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре теге яки бу һөнәрнең үзенчәлеге турында аңлатты, чарада осталык дәресләре, бәхәс мәйданчыклары, вакансия ярминкәләре эшләде.
— Безнең үзәк форумдагы вакансия ярминкәләрен оештыручыларының берсе булып тора. Бүгенге чара яшьләргә күңелгә ошаган эш табарга зур мөмкинлекләр ача. Үзәкнең төп максаты — яшь кешегә эш табарга ярдәм итү. Безгә килгән студентлар һәм яшьләр төрле өлкәдәге вакансияләр белән таныша ала, аларга, һөнәри диагностика үтеп, үзләрен тикшерү мөмкинлеге дә бирелә. Шулай ук студентларга вакытлыча эшкә урнашу буенча да ярдәм күрсәтәбез, аның өчен аерым вакансияләр бар. Мәктәп укучылары белән очрашып, һөнәр сайлау буенча киңәшләр бирәбез, тренинглар, осталык дәресләре үткәрәбез. Әлбәттә, эш сайлаганда яшьләрне, беренче чиратта, хез-мәт хаклары, эш шартлары кызыксындыра, — ди Уфа шәһәре Яшьләрне эш белән тәэмин итүгә булышлык итү үзәгенең бүлек җитәкчесе Әлфия Бибарсова.
— Эш бирүчеләр кичәге студентны эшкә алырга ашыгып бармый, яшь булуына, стаж юклыкка басым ясап, еш кына баш тарта. Бу очракта яшьләргә нинди киңәш бирәсез? — дип кызыксынам.
— Әлбәттә, студентларга уку вакытында ук тәҗрибә тупларга, практика үтәргә киңәш итәбез. Алар шул чагында эш-нең асылына төшенә, үзләрен күрсәтә ала. Күпчелек студентлар, практика үткәннән соң, шунда ук эш таба, — ди белгеч.
Сүз дә юк, мондый эшлекле форумнарда катнашу бәхете тигән яшьләр бүген үзләрен борчыган сорауларга җавап таба, күп мәгълүмат ала. Арада күңеленә ошаган һөнәр буенча укырга керүчеләр һәм эшкә урнашучылар да бар икән, димәк, андыйларга бәхет икеләтә елмая. Тик республикадагы бихисап уку йортларында әлеге форумнарда катнаша алмаган меңләгән укучылар, студентлар да бар. Шуңа да, мәктәпләрдә укыту-җитештерү комбинатларын тергезү, укучыларны 7нче сыйныфтан башлап хезмәт базарындагы иң кирәкле һөнәрләр белән таныштырып бару турындагы сүзләрнең дә тормышка ашуына өмет итик.