+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2016, 02:00

Төпле белем бирәбез

Дуван күппрофильле колледжының Салават районындагы Малаяз филиалы – районда белгечләр әзерләү буенча заман таләпләренә җавап бирүче уку йорты. 1983 елда район үзәгендәге мәктәп-интернат базасында ачылган авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесы, шушы дәвер эчендә берничә меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Данлыклы белем учагының үткәне матур, киләчәге якты.

Биредә йөздән артык укучы дүрт юнәлештә тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы, автомеханик кебек һөнәрләр үз­ләштерә.

Укучылар төрле маркалы трактор һәм комбайннарда тәҗрибә туплый. Моннан тыш, машиналарны ремонтлау, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологиясен, азык-төлек җитеш­терү, матди ресурсларны куллану буенча белемнәрен камил­ләштерәләр.

Әйтик, пешекче-кондитер һөнәре буенча укучылар камыр ашлары, кондитер изделиеләре, аш-су өстәлен, салат һәм башка ризыкларны үзен­чәлекле итеп бизәргә өйрәнә. Гомумән алганда, бүлекләрдә укучылар бүгенге көн өчен кирәкле белгечлек алып чыга. Иң мөһиме – биредә белем алу бушлай. Ятим балалар тулаем дәүләт финанславында. Өстәвенә, аларга стипендия түләнә, торак белән тәэмин ителәләр. Биредә урнаштырылган ныклы тәртип тә укучыларның, ата-аналарның күңе­ленә хуш килә. Уку-укыту бүлмәләре, лаборатория, остаханәләр заман таләпләренә ярашлы җиһаз­лан­дырылган.

Студентлар теоретик бе­лемнәрен практика белән ныгыта. Көллият һәм рай­онның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тыгыз бәйлә­нештә эшлиләр. Бу аларга азмы-күпме акча эшләргә мөм­кинлек бирә.

Көллият карамагында 50 сутый җир бар. Биредә укучылар үстергән яшел­чәләр ашханәне азык-төлек белән тәэмин итүгә булышлык итә.

Бер сүз белән әйт­кәндә, биредә укыр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Узган 2014-15 уку елында матди базаны да ныгытканнар. Беренче ярдәм күрсәтү, ав­томо­бильләрне техник хез­мәт­ләндерү һәм тө­зелеш бүл­мәләре җиһазлан­дырыл­ган. Практик эшләр өчен “Максим”, “Искәндәр”, “Александр” манекеннары сатып алынган, автотранспортка тахограф куелган.

Шулай ук, автодромда 200 мең сумлык ремонт эшләре башкарылган. Юл катламына тулысынча асфальт түшәлгән һәм урам утлары куелган. Уку әсбаплары белән уку йорты тулысынча тәэмин ителгән.

Уку елында тәрбия эшенең төп максаты укучыларда киләчәктә һөнәри һәм социаль мохиткә яраклашу өчен кирәкле һөнәри сыйфат һәм белем­нәрне формалаштыру булды. Тәрбия эшендә ва­танпәрвәрлек хисе һәм хокукый тәрбия үстерү, укучыларда гражданлык үзаңын формалаштыру, дәүләт символикасын, дәүләтнең, гражданның төп документларын белүгә аеруча зур игътибар бирелә. Сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау, тәртип бозуны кисәтү һәм булдырмау, уку йорты белән гаиләләр арасында тыгыз элемтәдә тору да яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә.

Биредә укучылар Бөтен­русия, республика күләмендә үткәрелгән бик күп бәйгеләрдә алдынгы урыннарны алып килә. Мәсәлән, Аслан Галин Бө­тенрусия һәм республика милли көрәш бәйгесендә 1нче һәм 3нче урыннар яулаган.

Әлбәттә, төпле белем бирүне, үрнәкле тәртип тәэмин итәр өчен бик көчле педагогик коллектив кирәк. Училище коллективының нигезен сыналган кадрлар тәшкил итә. Филиалның җитәкчесе Рәфис Гыйбадуллин, укытучылар Людмила Талипова, Рәмилә Хәйрет­динова, Элеонора Бәд­рет­динова, Ринат Хәйрет­динов һәм баш­каларның күпь­­еллык хезмәте мактауга лаек. Шуңа да сәләтле укучылар республика күләмендә бик күп күр­сәткечләр буенча алдынгылар сафында төпле белем алып укыйлар.
Читайте нас: