+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 Май 2016, 02:00

Башкортстанның өмете сез!

Сәләтле балаларның “Башкортстан өмете” республика форумында мәктәп укучыларының Бөтенрусия, төбәкара, республика олимпиадаларында җиңүче­ләрне һәм призерларны тәбрик­ләү традициягә әверелде. Күптән түгел Мәгарифне үстерү институтында үткән бу тантанада зур уңышларга ирешкән кызлар һәм егетләрнең тырышлыгы, укыту­чы­­ларның тынгысыз хезмәте югары бәяләнде. Яшьләрне һәм аларның остазларын котларга мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова, югары уку йортлары җитәкчеләре, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары килде.

— “Башкортстан өмете” форумында сәләтле укучыларны һәм аларның остазларын тәбрикләүгә бик шатмын. Быел республиканың 53 укучысы төрле фәннәр буенча искиткеч нәти­җә­ләргә иреште: 43 укучы Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер исемен яулады, 10сы төбәкара һәм республика олимпиадасында җиңеп чыкты. Һәр елны яңа сәләтләр ачыла, олимпиада хәрәкәтенә кушылучылар саны арта. Шунысы сөенечле — Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләр ел саен 40тан да ким булмый. Сәләтле бала­ларны күреп, аларның мөмкин­лек­ләрен вакытында ача белгән педагогларга зур рәхмәт, — диде мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова.

Быелгы уку елында Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында 2 мең 355 кеше катнашып, шуларның 61е — җиңүче, 504е призер булды. Йомгаклау этабында республика данын 116 укучы яклады. Финалда Башкортстан укучылары барлыгы 43 призлы урынга лаек булды. Алар 17 фән буенча җиңү яулап, республикага медальләр һәм дипломнар алып кайтты.

Әйтергә кирәк, соңгы биш елда республика укучылары беренче тапкыр урыс теле, тарих, астрономия фәннәре буенча призерлар исемле­генә керде. Олимпиаданың соңгы этабында берьюлы икешәр предмет буенча призлы урын алучы укучылар­ның булуы аеруча сөенечле хәл. Уфаның 64нче гимназиясе укучысы Динә Акбашева — тарих һәм хокук белеме, Стәрлетамак шәһәренең 7нче мәктәп укучысы Тимур Галимов урыс теле һәм экология фәннәре буенча җиңүчеләр сафында.

Олимпиада хәрәкәтендә беренче тапкыр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучының зур уңышка ирешеп, Бөтенрусия күләмендә җиңү яулавын чараны алып баручылар аеруча тантаналы игълан итте. Уфаның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 28нче коррекцион интернат-мәк­тәбенең 9нчы сыйныф укучысы Илмир Исмә­гыйлев, хокук белеме буенча призер исемен яулап, тырыш һәм сәләтле балаларга бернинди киртәләр дә юклыгын янә бер тапкыр исбатлады. Укытучысы Вәсилә Байкова белән сәхнәгә күтәрелгәндә дә, моңлы итеп “Сандугач” җырын башкарганда да залда утыручылар Илмирны алкышларга күмде.

Укучыларның туган телләр буенча төбәкара һәм республика бәйге­ләрендә дә уңышлары байтак. Быелгы форумга башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләре буенча уңышка ирешкән 11нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре — Илеш районының Югары Яркәй 1нче гимназиясе укучысы Лиана Галиуллина (укытучысы Гөлшат Гафарова), Тәтешле районы­ның Шулган мәктәбе укучысы Илсөяр Мөхетдинова (укытучысы Әлфинә Мөхетдинова) әлеге тантанага зур дулкынлану белән килгәннәр. Тырыш кызлар әлеге көндә Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә. Президент стипендиаты, бөтен яклап та сәләтле Лиана киләчәктә теш табибы булырга ңиятли, шуңа да ул химия, биология фәннәрен сайлаган. Кешеләр белән аралашырга яратучы, 3 ел рәттән олимпиада җиңүчесе исемен яулаган Илсөяр, урыс теле белән математикадан тыш, имтиханны тарих һәм җәмгыять белеменнән дә тапшырачак.

— Олимпиада кебек җитди бәй­гедә матур уңышларга ирештек, БДИда да сынатмабыз, — дип ышандыра кызлар.
Чынлап та, мәртәбәле бәйгеләрдә уңышлы сынау тоткан кызлар һәм егетләрнең алда торучы имтиханнарны тапшырганда да югары нәтиҗә­ләргә ирешәчәгенә шик юк.
Читайте нас: