Без районга эш сәфәре белән килгән көнне нәкъ шундый чакка – соңгы кыңгырау тантаналарына эләктек. Район үзәгендәге 1нче урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга хакимият башлыгы Илдар Гарифуллин да килгән иде. Мәктәп директоры Рөстәм Латыйпов белән урынбасары укуда, спортта һәм җәмәгать эшләрендә, республика һәм Бөтенрусия конкурсларында һәм фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән укучыларга Мактау грамоталары тапшырганнан соң сүз хакимият башлыгына бирелде.
– Кадерле укучылар, балалар! Бүген сезгә болай дип мөрәҗәгать итү, бәлки, дөрес тә түгелдер, чөнки бүген соңгы кыңгырау сезнең өчен мәктәп чоры белән зур тормыш арасын аерып чыңлаячак, – диде Илдар Вил улы. – Тормышыгызның иң гүзәл, кайгы-хәсрәтсез, зур борчылуларсыз чоры тәмамлана, алда – үзаллы, өлкәннәр тормышы, хәзер инде һәркем үз эш-гамәлләре өчен үзе җавап бирәчәк. Язмыш сынаулары алдында куркып, каушап калмагыз, аларны зур түземлек һәм тырышлык белән җиңеп чыгарга өйрәнегез! Һәм шул сынауларның иң тәүгеләре – Бердәм дәүләт имтиханнары.
Күпләрегез югары уку йортларына юлланыр, анда да сезгә бары тик уңышлар юлдаш булсын. Төпле белем алып, җәмгыятькә кирәкле, файдалы кешеләр булыгыз, туган районыбызга, яхшы белгечләр булып кайтыгыз! Районны күтәрүгә, үстерүгә үз өлешегезне кертегез, әнә шул чакта Караиделебез дә чәчәк атар. Сыйныфташларыгызны, мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Ак юл сезгә, уңышлар телибез!
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау тантаналары тәмамлангач, без районның мәгариф бүлеге начальнигы Камил Солтанов белән уку йортларының, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең торышы, яңа дәүләт стандартлары, имтиханнарга әзерлек мәшәкатьләре, аның нәтиҗәләре өчен укытучыларның да, ата-аналарның да зур җаваплылык тоюы турында сөйләшеп утырдык. Мәктәпләрнең искерүе, әлбәттә, республиканың һәр районына хас проблемадыр. Караиделдә бу юнәлештә район хакимияте ярдәме белән күп эшләнә, шулай да кайбер авылларда әлеге мәсьәлә республиканың Мәгариф министрлыгы тырышлыгы белән хәл ителүне көтә әле.
Еллар үткән саен кеше дә яшәрмәгән кебек, мәктәп биналары да, әле күптән түгел генә ил халкы, шул исәптән мәктәп укучылары, тормышына, кулланышына кергән компьютер да искерә. Соңгыларына кагылышлы процесс аеруча тиз бара, чөнки бу өлкәдә көн-таң атса, яңадан-яңа технологияләр гамәлгә кертелә.
Әлбәттә, заманча белем бирүдә иң мөһим урынны укытучы кадрларның һөнәри әзерлеге, квалификациясе, аларның бүгенге шартларга яраклашып эшли белүе, яңа таләпләргә җавап бирүе алып тора. Камил Әснәф улы әйтүенчә, районның кадрлар составы менә инде күп еллар тотрыклы булып кала. Бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы 386 укытучының 85 проценты югары белемгә ия, 66 проценты — югары һәм беренче категорияле. Алар арасында Русия Федерациясе һәм Башкортстан мәгарифе отличниклары, республиканың атказанган укытучылары бик күп, шулай ук, Русия һәм Башкортстан Мәгариф министрлыкларының Мактау грамотасына лаек булганнар бихисап.
– Кызганычка каршы, мәктәпләргә яшь белгечләр килми, – дип борчылу белдерә мәгариф бүлеге начальнигы. – Шуңа безнең иң мөһим бурычларның берсе – яшь белгечләрне җәлеп итү, әле мәктәптә укучылар арасында педагогия һөнәрләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү, аларны укытучы һөнәрен үзләштерергә кызыксындыру, юнәлеш бирү. Шушы максатта район хакимияте дә яшьләрне авылда эшкә калдыру җәһәтеннән зур эш алып бара, педагогия вузларына максатлы юлламалар бирә. Менә быел урта мәктәпләрне – 152, төп мәктәпне 262 укучы тәмамлый, алар арасында да һөнәри юнәлеш бирү буенча максатлы эш алып бардык. Нәтиҗәсе соңрак билгеле булыр.
Камил Әснәф улы билгеләвенчә, бу юнәлештәге эшчәнлек белән һәр мәктәп үзе шөгыльләнгән, мәгариф бүлеге исә сыйныф җитәкчеләрен җыеп сөйләшкән. Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча хәтта бер белгечне Уфада махсус курсларда укытып кайтарганнар. Мәгариф бүлеге начальнигы үзе дә, аның урынбасарлары да, әлеге махсус белгеч тә районда үткән һәр чарада, шулай ук ата-аналар җыелышларында катнашкан, анда чыгыш ясаган. Укучылар белән исә аерым әңгәмәләр үткәрелгән, аларга һөнәр сайлауда өстенлекле юнәлешләр буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткергәннәр. “Без бу эшчәнлекне 11нче, хәтта 9нчы сыйныфларны тәмамлаучылар белән генә түгел, балалар бакчаларыннан ук башларга тиеш, – ди Камил Әснәф улы. – Заманча итеп әйтсәк, һәр һөнәрне, шул исәптән эшче һөнәрләрне, “пиарлаштырырга”, аның абруен күтәрергә, диплом өчен түгел, белем алыр өчен укырга тиешлекләрен аңлатырга тиеш”.
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңнары тыну белән Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Без Караиделдә булганда моның өчен район үзәгендәге 2нче мәктәптә соңгы әзерлек мәсьәләләре хәл ителә иде. Билгеле булуынча, имтиханнар барышында күзәтүчеләр дә күп булачак, кәрәзле телефон һәм башка электрон элемтә чараларының сигналлары да бастырылачак. Әлеге җәһәттән, мәгариф бүлеге начальнигы әйтүенчә, район хакимияте башлыгы закон бозуларга юл куелмаска тиешлеге турында бик каты кисәтеп куйган.
Хәер, баштагы еллардан аермалы буларак, соңгы вакытта бу җәһәттән ил мәгарифендә бик күп уңай тәҗрибә тупланды. Бер генә нәрсә кызганыч: ул да булса – тәүге елларда БДИ барышындагы ил күләмендә күрәләтә закон бозулар, балларның акчага сатылуы, иң аянычы – моны балаларның да күрүе. Нәтиҗәдә, бу гамәлләр балалар, укучылар белән алып барылган бөтен тәрбия эшенә балта чабу булды. Алар “Папа решает, а Вася сдает”ның чынлыкта ничек булуын күрде. Без әле тәүге елларда БДИ имтиханнарын “тапшырган” буын вәкилләре белән тагын очрашачакбыз, алар, “белгечләр” булып, югары вазыйфа биләп, җитәкчелек эшенә керешәчәк. Камил Әснәф улы, бу фикерләремне хуплап кына калмыйча, әлеге коточкыч хатаны төзәтү зарурлыгына басым ясады.
– Хәзер Русия мәгарифенең, бөтен җәмгыятьнең төп бурычы – укытучы абруен тергезү, бу һөнәрнең һәр дәүләтнең үсешендә өстенлекле, мөһим урын алып торуын аңлату. Без моны бераз соңлап булса да эшләргә тиеш, чөнки һәр заманның җитәкчеләре иң беренче чиратта укытучыларына бурычлы. Моны һәркем аңлап торырга һәм онытмаска тиеш, – диде ул.