+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июнь 2016, 02:00

“Без җырлап яшибез!”

Гомерләрен изге укытучылык һөнәренә багышлаган Рәйфә һәм Илшат Рәхмәтуллиннар шулай ди.Сер түгел, һәр белем бирү учреждениесенең җанын чын-чыннан үз һөнәренең остасы булган, эшне теләп һәм янып, җиренә җиткереп башкаручы укытучылар билгели. Ә инде бу укытучылар гаиләсе дә булса, монысы — мәктәп өчен икеләтә табыш. Ни өчен дигәндә, укытучылар гаиләсендә мәктәп эше, нигездә, дәресләрдән соң да тукталмый, тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Һәм шул рәвешле көннәр, айлар, еллар дәвамында гадәти тормыш рәвешенә әверелә.

Федоровка районының Балыклы төп гомуми белем бирү мәктәбендә утыз елга якын хезмәт салучы Рәйфә һәм Илшат Рәхмәтуллиннар да күптән инде мәктәп тормышы, укыту һәм тәрбия эше белән янып яши. Һәм ничек кенә әле! Үз эшен намус белән җиренә җиткереп башкаручы һәм күпкырлы талантлы әлеге укытучылар гаиләсе авыл халкы арасында, районда гына зур абруй казанып калмыйча, республика күләмендә дә танылу алырга өлгергән.

Алар икесе дә чыгышлары белән шушы районнан. Рәйфә Рәис кызы Коралачык авылында дөньяга килсә, Илшат Җәүдәт улы — Балыклыныкы, аның кендек каны шушы бәрәкәтле җиргә тамган, тәүге аяк баскан сукмаклары да монда булган. Бәлки, шуңа да ул беркайчан да туган авылыннан чыгып китү теләге белән янмаган. Күмертау педагогия училищесын тәмам­лаганнан соң, 1987 елда туган мәктәбенә эшкә кайткан һәм шул вакыттан бирле биредә физкультура, рәсем һәм җыр дәресләрен укыта.

Рәйфә Рәис кызын да ихлас күңелле Балыклы халкы киң колач һәм ачык йөз белән каршы ала. Хәер, тәүдә Салават шәһәрендә педагогия училищесында укып, арытаба Чиләбе дәүләт педагогия университетын да тәмамлаган көчле белгеч һәм уңган килен үзе дә сынатмый, өметләрне аклап, белгеч буларак та, хуҗабикә буларак та Балыклы авылы халкының зур ихтирамын яулый. Мәктәптә иң җаваплы эшне башкара ул — 1-4нче сыйныфларны укытып, кече яшьтәгеләрне белем дөньясына алып керә. Һәм мәктәп тәмам­лаучыларның сынатмавын, кыю рәвештә югары уку йортлары ишекләрен дә ачып керүен, башка кирәкле һөнәрләр алуын күздә тотканда, Рәйфә Рәис кызы үзенә йөкләтелгән җаваплы бурычны намус белән һәм нәтиҗәле башкара, дияргә кирәк.

Ире Илшат Җәүдәт улының да укыту эшчәнлегендә телгә алырлык югары казанышлары бихисап. Аның башлангычы белән һәм җитәкчелегендә мәктәптә бик күп спорт юнәлешләре үсеш алган. Волейбол буенча Балыклы мәктәбе командасы 2009 елда республика күләмендә, аерым алганда, укучыларның авыл спартакиадасында иң көчле дип табылса, район һәм зона күләмендә традицион спорт төрләре буенча даими рәвештә мәртәбәле җиңүләр яулау биредә күркәм традициягә әверелгән.

— Бәлки, җиңүләр иң мөһиме дә түгелдер. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыль­ләнүче балалар авырмый, сәламәт булып үсә. Менә монысы аеруча мөһим, — ди бу уңайдан Илшат Рәхмәтуллин.

Укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгеләүче тагын бер күрсәткеч: аның күп кенә укучылары, физкультура һәм музыка училищеларын тәмам­лап, остазлары эшен дәвам итә.

Хәер, югарыда бәян ител­гәннәр Рәхмәтуллиннарның укытучылык эшчәнлегенең мәктәпкә кагылышлы өлеше генә. Әмма, югарыда телгә алуыбызча, укытучылар гаиләсендә белем бирү, тәрбия, халык арасында рухи-мәдәни мәгърифәтчелек эше беркайчан да моның белән генә чикләнми. Рәхмәтуллиннар гаиләсендә дә бу, һичшиксез, шулай. Авылда үткән чара­ларның да, район күләмендәге бәйрәмнәрнең дә алар һәрвакыт уртасында кайный. Бу уңайдан Рәйфә һәм Илшат Рәхмә­туллиннар башкаруындагы җыр-моңнар һәр бәйрәм танта­насының йөзек кашы булып тора. Бүген Федоровкада үтүче район Сабантуенда да алар сәхнәдән кабатланмас җыр-моңнарын яңгыратачак, шул рәвешле якташларын, авыл уңганнарын данлап, аларга бәйрәм кәефе бүләк итәчәк.

— Гомер юлын ничек итеп үтсәң дә була: зарланып та, уйнап-көлеп тә. Ә без җырлап яшибез! Шуңа тормыш сынаулары да җиңелрәк үтеләдер, бәлки, — ди бу уңайдан Рәх­мәтуллиннар.

Шулай, нәкъ җырлап яшә­гәнгә күрә дә Рәхмә­тул­линнарның дөньялары да көлеп тора. Күз явын алырлык йорт бетереп кергәннәр, ике улларына төпле белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар, оныкалар үстере­шәләр. Бу җәһәттән Рәйфә һәм Илшат Рәхмәтуллиннарның алдагы гомер юлы да моңлы җыр кебек дәвам итүен телисе килә. Һәм шушы җыр алга таба да Балыклы авылы һәм Федоровка төбәге халкының рухиятен баетып, яктыртып, аны яңадан-яңа изге башлангычларга дәрт­ләндереп торсын!
Читайте нас: