+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 июнь 2016, 02:00

Уңышлы буласың килсә, аны үзең якынайт!

Краснокама районында 15 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Краснокама районы укучыларының барысы да аны уңышлы тапшырды. Ә 15 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый!Район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин, район Советы рәисе Хәмит Ситдыйков егетләргә һәм кызларга тантаналы рәвештә медальләр һәм аттестатлар тапшырды.

Узган ел укучыларының 14 проценты мәктәпне медальгә тәмамласа, быел алар 18 процент тәшкил итә.
— Сез уңышка таба зур адым ясадыгыз, хәзер инде алдыгызда һөнәр сайлау бурычы тора. Мин сезнең яхшы белгечләр булырыгызга ышанам, шулай ук туган районыбызга кайтырсыз һәм аның чәчәк атуы өчен бар тырышлыгыгызны салырсыз, дип ышанам, — диде Рәзиф Гыйль­муллин.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Юлия Соломенникова укучыларның елдан-ел аттестацияне уңышлы үтү­лә­рен, район укучыларының иле­безнең һәм республиканың югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга керүен билгеләде.

— Уңышка ирешәсең килсә, аңа омтылырга, аны якынайтырга кирәк. Сез 11 ел буена моны яхшы аңладыгыз. Моннан соң да тырыш студентлар булырсыз, сездән бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетелеп торсын! — дип теләде ул.

Укучыларны укытучылар исеменнән Яңа Кабан мәктәбе директоры Гүзәлия Башарова тәбрикләде.

Укучыларның планнары зур. Салават Сафиуллин, мәсәлән, юрист булам, ди, бу һөнәргә ул балачагыннан гашыйк. Рәдис Закиров хәрби һөнәрен сайлаган. Айгөл Хәби­пова медицинаны сайлый, табибә булмакчы. Ә Айсылу Гыйлемҗанова уку еллары дәвамында төрле олимпиадаларда, ярышларда күрсәткән уңышлары өчен УДАТУга имтиханнарсыз укырга кабул ителгән.

Яшьләрнең алларында әле дистәләрчә юллар, шуның иң дөресен сайлап, үзләре теләгән белгечлек буенча укуларын телибез. Ак юл сезгә, егетләр һәм кызлар!
Читайте нас: