— Гөлшат Нурулловна, быел “Ел укытучысы” бәйгесендә Сез республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып танылдыгыз. Һөнәри конкурс зур максатларны тормышка ашыруы белән дә билгеле. Бу уңайдан әлеге җиңү тормышыгызга нинди үзгәрешләр алып килде?
— Бу конкурста җиңү — минем өчен зур куаныч, 20 еллык педагогик эшчәнлегемә йомгак ясау кебек тә булды. Республика күләмендәге конкурста мәртәбәле жюри әгъзаларының минем эшчәнлегемне шулай югары бәяләвенә бик шатмын. Әлеге җиңү алдагы хезмәтемдә тагын да тырышыбрак эшләргә, яңа үрләргә омтылырга, тагын да зуррак максатлар куярга этәргеч булды. Аларның берсенә әзерлек башланды да инде, Казанда узачак “Туган тел” Бөтенрусия конкурсында да сынатасы килми.
— “Ел укытучысы” бәйгесе катнашучылардан җитди әзерлек таләп итә. Әлеге адымны ясау өчен көчле рухлы, заманча карашлы, иҗади эзләнүче талантлы укытучы булырга кирәк. Гади генә укытучы булып, балаларга гадәти генә дәресләр бирү тынычрак түгелме соң?
— Әлбәттә, “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашу укытучыдан күп рухи көч, һөнәри осталык, заманча технологияләр белүне таләп итә. Гомумән алганда, укытучы алдында заман шул таләпләрне куя. Бүген, технологияләр алга киткән, тормышыбыз көн саен үзгәреп торган чорда, укытучының гадәти генә дәресләр укытырга хакы юктыр дип уйлыйм. Элекке заманнардан ук укытучылар алдынгы карашлы, укучыларына яңалыкларны беренче булып җиткерүче, белем бирүче һөнәр ияләре булган. Бүген укытуның төрле ысулларын, технологияләрен куллану балаларда укуга карата кызыксыну уята. Моның өчен укытучы да һөнәри белемен даими рәвештә камилләштерергә тиеш, чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем үстерү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр”. Әлеге сүзләрне халкыбызның күренекле шәхесе, педагог Ризаэтдин Фәхреддин әйткән. Бик хак сүзләр!
— Мәгарифне үстерү институтында күрсәткән осталык дәресендә Сез, ана теле дәресләренә дә инновацион алымнар кертеп, заманча технологияләр куллану мөмкинлеген исбатладыгыз. Сез бу алымнарны гадәти дәрес барышында да еш кулланасызмы? Үзегезнең эш тәҗрибәгезне башкаларга да җиткерү мөмкинлеге бармы?
— Бүген Федераль дәүләт белем бирү стандартлары укытучы алдында зур таләпләр куя. Нәкъ менә алар безнең һөнәри үсешебезнең юнәлешен һәм стратегиясен билгели. Ә бу үсеш бик күп көч таләп итә. Укытучы үзе теләп үзгәрсә, яңача фикер йөртә башласа гына аның файдасы, нәтиҗәсе булачак. Бүген әзер белемле кешеләр түгел, ә шул белемнәрне эзләп таба белүче, аралашучан, мобиль, үзгәрергә сәләтле, төрле тормыш ситуацияләреннән чыга алучы кешеләр кирәк.
Мин үз алдыма сорау куйдым: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу инновацион алымнарны, заманча технологияләрне ничек кулланырга була? Һәм методик әдәбият өйрәнгәннән, белем үстерү курсларын тәмамлаганнан соң, үз хезмәтемдә заманча технологияләр куллану (аеруча, бәяләү, мәгълүмати-коммуникатив технологияләр) буенча тәҗрибә тупладым. Бүген технологияләр бик күптөрле, гадәти дәрес барышында аларның берсен куллану да уңай нәтиҗә бирә. Һәр дәресемне укучылар өчен кызыклы итеп оештырырга омтылам.
Эш тәҗрибәм белән уртаклашу мөмкинлекләре байтак. Шәһәр күлә-мендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Осталык дәресләре мәктәбе җитәкчесе булу, Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы студентларына осталык дәресләре күрсәтү, шәһәр, республика күләмендәге семинарларда, конференцияләрдә чыгыш ясау үземнең эш тәҗрибәмне башкаларга да җиткерү мөмкинлекләре тудыра.
— Гөлшат Нурулловна, конкурсның кайсы туры бик катлаулы тоелды? Сез ничек уйлыйсыз, республика бәйгесенә тәҗрибәле педагоглар килергә тиешме?
— Гомумән алганда, конкурс бик катлаулы һәм һәр ел саен катлаулана гына бара. Беренче турда һәр укытучы шәхси сайтын булдырырга, “Мин – укытучы!” дигән темага эссе язарга, портфолио тутырырга тиеш иде; икенче турда – методик семинарда чыгыш ясарга, ачык дәрес күрсәтеп, аңа үзанализ эшләргә; өченче турда – осталык дәресе күрсәтергә, педагогик киңәшмәдә катнашырга, белем бирү проектын тәкъдим итәргә һәм мәгариф министры белән “түгәрәк өстәл”дә катнашырга. Бәйгенең һәр этабы бик катлаулы, һәрберсенә җентекләп, барлык көчне салып әзерләнергә туры килде. Әлбәттә, бу авыр эшне башкарырга мәктәп администрациясе, мәктәп һәм шәһәр укытучылары, шәһәребезнең Методик үзәк методистлары һәм Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы укытучылары ярдәмгә килде. Аларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә.
— Укытучы һөнәре — зур рухи көч салуны, вакыт, сәламәтлек, гаилә мәшәкатьләре белән исәпләшмәүне таләп итүче авыр хезмәт. Тормышта нәкъ менә шушы авыр һәм җаваплы һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?
— Бу һөнәрне сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Ә ни өчен бу һөнәрне сайладың соң, дип сорасагыз, бу сорауга бертөрле генә җавап биреп тә булмый.
Иң мөһиме — бала чактан әти-әниемнең эшен күреп үсү. Алар икесе дә, югары белем алып, гомер буе урыс теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшләде, фидакарь хезмәтләре өчен “РСФСРның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Әле булса хәтеремдә: аларның мәктәп тормышы турында сөйләгән хикәятләре, әкияттәге төсле сурәтләр булып, минем күз алдыма килеп баса иде. Кечкенә чагымда кулыма китап алып, “укучыларның” исемнәрен язып, курчакларымны алдыма тезеп утыртып, әнием һәм әтием кебек, “дәрес” үткәрә идем. Әнием — Мәрьям Миңнегул кызы, әтием — Нурулла Гобәйдулла улы, миңа үрнәк булып, бу һөнәргә кызыксыну уяттылар, чөнки үз эшләрен бик яраталар иде.
Дәү әнием Әминә Закир кызы һәм дәү әтием Миңнегул Фәтхелислам улы, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайлап, гомерләрен балаларга багышлаганнар. Барыбызның эш стажларын кушсаң, йөз егерме елга тула икән бит! Әле ул күбрәк тә булыр иде, тик дәү әтием һөнәри эшчәнлеген кырык беренче елда туктатырга мәҗбүр була, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул меңләгән, миллионлаган ватандашлары белән Туган илне сакларга фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Сугыштан соңгы авыр елларда ничек эшләгәннәрен дәү әниемнең сөйләвеннән беләм: укытучыларның мич ягуы, гәзит битләрендә укучыларга язарга урыннар әзерләве (кәгазь булмау сәбәпле), ач балаларга бәрәңге пешереп ашатулары, кышкы суыкларда, бураннарда балаларны өйләренә кайтарып йөрүләре... Ничек кенә кыен булмасын, бу һөнәрне сайлавына ул бервакытта да үкенмәде. Бу чакларны бүгенге укытучы хезмәте белән чагыштырганда, җир белән күк арасы кебек. Ләкин мөгаллимнең балаларны яратуы, үз эшенә җаваплы каравы, барлык күңелен биреп эшләве, һичшиксез, үзгәрмәс булып кала.
Шулай ук, укытучы һөнәрен сайлауга уңай этәргеч ясаган тагын бер кеше – ул минем яраткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флизә Сәхәп кызы булгандыр. Ул, үзенең эшенә бирелгән кеше буларак, туган телгә мәхәббәт уятты, аның сихри матурлыгын балалар йөрәгенә җиткерә белде.
— Күпчелек ата-ана, балага ана телен өйрәтү урынына чит телләр-не белү отышлырак, дигән фикердә. Сезнең укучыларыгыз башкалардан аерыламы? Аларның әти-әниләре белән уртак тел табып буламы?
— Әйе, бүген туган телне өйрәнүгә, кызганычка каршы, күпчелек ата-аналарның карашы тискәре. Алар туган телне өйрәнүне балаларына артык, өстәмә бер эш дип кабул итә. Шәһәр мохитендә үскән балаларга егерме елга якын татар теле һәм әдәбиятын укытам. Эш барышында, күбесенчә урыс телендә генә сөйләшергә күнеккән балаларга туган телне белү кирәк микән, дигән сорау ишетергә туры килә. Һичшиксез, кирәк, чөнки тел — өйрәнү предметы гына түгел, ә халкымның тере җаны, байлыгы, шатлыгы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Минем укучыларым матур, моңлы, сәнгатьле татар телебезне яратып өйрәнә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, онытылган бәйрәмнәрен тергезү максатыннан шәһәр күләмендә һәр ел саен үткәрелүче “Яз гүзәле” бәйгесендә укучым Бәдретдинова Гүзәлнең призлы урын яулавы, укучыларымның олимпиадаларда, төрле фәнни конференцияләрдә югары күрсәткечләргә ирешүе педагогик эшемнең дөрес оештырылганлыгын янә бер тапкыр исбатлый. Минем иң зур горурлыгым шул: инде күптән мәктәп тәмамлаган укучыларымның да көндәлек тормышта, урамда, кибеттә татар телендә аңлашу-аралашуы, очрашканда туган телдә сәламләве, хәлләремне сорашуы, үзләренең уңышлары белән бүлешүе.
— Сезнең зур җиңүне укучыларыгыз, хезмәттәшләрегез ничек кабул итте?
— Укучыларым бәйгедән кайтуымны түземсезлек белән көтеп алды, җиңүемне белгәч, тагын да ныграк шатландылар. Коллегаларым, конкурска әзерләшүдә ярдәм иткән укытучылар, танышларым котлау сүзләрен әйттеләр, җиңүгә лаек икәнлегемне белдерделәр.
— Билгеле, янда ышанычлы терәк — яраткан җәмәгатең, бәхет-ле гаиләдә үсүче сау-сәламәт балаларың булганда хезмәттәге уңыш-лар да югарырак дәрәҗәдә буладыр, мөгаен. Сез моның белән килешәсезме?
— Әйе, тулысынча килешәм. Бу бәйгедә катнашырга уйлавымны белдергәч тә иң беренче ярдәм кулын сузучылар тормыш иптәшем Илсур Салихҗан улы, Казан шәһәрендә укучы улыбыз Идел һәм кызыбыз Камилә булды. Аларның ярдәме булмаса, белмим, җиңүләргә ирешеп булыр иде микән? Мең рәхмәт якыннарыма!
— Гөлшат Нурулловна, җылы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Укытучылар династиясенең иң якты йолдызы һәм “Ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе буларак, республика мәгарифе елъязмасында Сезнең исемегез алтын хәрефләр белән язылып калачак. Сезгә Казанда узачак “Туган тел” бәйгесендә дә уңышлар телибез!