+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль 2016, 02:00

Студент буласың киләме?

Моның өчен документларны тапшыру гына җитми әле.Чыгарылыш сыйныф укучыларының баш күтәрмичә имтиханга әзерләнгән көннәре, йокысыз үткәргән төннәре, ел буена куркуда тоткан БДИ, катлаулы КИМнар, тикшерү-күзәтүләр, ниһаять, артта калды. Бүген яшьләр янә бер сынау үтәргә — киләчәктә белем алу өчен югары уку йортын дөрес сайларга тиеш.

Шунысы уңайлы: укырга керүче, закон буенча, документларын берьюлы биш югары уку йортына җибәрә ала. Абруйлы урынга баллары җитми икән, ул очракта башкасын сайларга мөмкинлек бар. БДИның уңай яклары ул гына түгел әле: хәзер документларны абитуриентның үзенә илтеп тапшыру мәҗбүри саналмый, аны почта яисә сайт аша җибәрергә дә, хәтта кайбер вузларга ышанычлы кеше аркылы да тапшырырга була.

Әлбәттә, БДИда югары балл җыйган кызлар һәм егетләр югары уку йортларының бюджет урыннарына дәгъва итә. Русиядә барлыгы 896 югары уку йорты булса, быел аларда 506 мең бюджет урыны бүленгән. Русиянең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдерүенчә, артык күпкә булмаса да, беренче курска баручылар өчен бюджет урыннары елдан-ел арта, ә мәктәп тәмамлаучылар саны, киресенчә, азая бара. Шулай итеп, күпләр өчен түләмичә уку мөмкинлеге арта. Бюджет урыннары, беренче чиратта, икътисад һәм социаль өлкә таләп иткән юнәлешләр буенча бүленә. Бу инженер эшләре, медицина, мәгълүмати технология, педагогика юнәлеш­ләренә карый.

БДИны уңышлы тапшырган укучылар абруйлы уку йортына җиңел генә үтеп китәргә уйласа да, аларны янә сынау көтәргә мөмкин әле. Мәгариф министрлыгы карарына ярашлы, кайбер вузларга булачак студентларыннан профильле имтихан алу хокукы да бирелә. Бу өстәмә иҗади конкурс оештырыла торган сәнгать, дизайн яисә журналистика юнәлеш­ләренә генә карамый, абиту­риентның белемен башка өлкәләрдә дә тикшереп карарга мөмкиннәр. Шул уңайдан быел 64 белгечлек буенча яңа таләпләр кертелгән. Мәсәлән, теология, медицина, физкультура, туризм буенча белгеч­ләрне өстәмә кабул итү имтиханнары көтә.

Илдәге ике югары уку йортына — Ломоносов исемендәге Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетларына — үзләре теләгән юнәлешләр буенча өстәмә имтихан оештыру хокукы бирелгән. Шуңа да укучылар әлеге уку йортларына документларын тапшыру алдыннан андагы таләпләрне яхшы белергә тиеш.

Шунысы мәгълүм: хәзер югары уку йортына кергәндә укучының мәктәп чорындагы активлыгы, төрле чараларда алган грамота, дипломнары да исәпкә алына. Шулай ук, спорттагы уңышлар, бигрәк тә ГТО значогы берничә балл өстәячәк. Шуңа да һәр укучы олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында алган диплом-грамоталарын портфолиога туплап барырга тиеш. Әлбәттә, мондый уңышлар өчен өстәмә балл бирүне (Мәскәү вузларында 10га кадәр) югары уку йорты үзе хәл итә. Мәктәпне медальгә тәмамлаучылар да өстәмә балл ала. Узган елда кертелгән, БДИ тапшыру алдыннан языла торган инша өчен дә биш балл өстәлергә мөмкин. Тик документлар тапшырганда портфолиода инша турында әйтелгән булырга тиеш. Махсус сайтта сакланучы иншаларны югары уку йорты белгечләре үзләре тикшерәчәк.

Укырга керүчеләр арасында бүген иң бәхетлеләре — Бөтенрусия олимпиадасының соңгы этабында җиңүчеләр һәм призерлар. Алар үзләре сайлаган югары уку йортына (олимпиадада җиңгән фән буенча) имтихансыз гына кабул ителә. Шулай ук, андый бәхет гомуми фәннәр буенча халыкара олимпиадада катнашкан Русия җыелма командасы әгъзаларына, Олимпия, Паралимпия һәм Сурдолимпия уеннары чемпионнары һәм призерларына, олимпия спорт төрләре буенча дөнья һәм Европа чемпионнарына (физкультура белән бәйле белгечлеккә) да елмаячак.

Республикада быел югары уку йортларына керүчеләр өчен 7, 7 мең бюджет урыны каралган. Аның 6,2 меңе — бакалавр, 1,5 меңе белгечләр, ягъни биш еллык программа белән укыячак студентлар өчен. Әй­тергә кирәк, республика вузларындагы бюджет урыннар, беренче чиратта, бүген таләп ителүче белг­еч­ләргә бүленгән. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт уни­вер­сите­тының инженер, география, математика һәм мәгълү­мати технология, физик-техник факультетына укырга керүчеләрне 100дән артык бюджет урыны көтә. Филология факультетын сайлаучылар өчен быел барлыгы 45 бюджет урыны булса, татар теле һәм әдәбия­ты укытучыларын әзерләүче бүлектә 10 студент түләү­сез укый ала. Журналистларга республикада кытлык юк, шуңа да алар өчен биш кенә бюджет урыны каралган.

Соңгы елларда яшьләр күпләп сайлаган юрист һөнәре популярлыгын югалтмаса да, Хокук институтында быел 20 генә бюджет урыны каралган. Аның каравы, әлеге һөнәргә омтылучылар өчен анда түләүле 300 урын бар. Икътисад, финанс һәм бизнес институтында да абитуриентларны 250 коммерция урыны көтә. Гадәттә, бюджет урынына керә алмаган абитуриентлар коммерция нигезендә белем алырга мәҗбүр була. Югары уку йортлары куйган хаклар төрлечә: елына 60-65 меңнән алып, 130-150 мең сумга кадәр, Уфа нефть университетындагы “Геология”, “Нефть-газ эше”, “Архитектура” белгечлекләре буенча хаклар аеруча югары.

Быел югары уку йортларына укырга керүчеләргә уңышлар теләп, шуны да искә төшерәсе килә: документларның копияләрен берничә урынга җибәреп, оригиналын тапшырырга оныта күрмәгез. Укырга керүнең беренче этабында документларның оригиналын вакытында китермәгән абитуриентлар бөтенләй төшеп кала, икенче этапка үтми. Барысын да үз вакытында эшләсәгез, студент тормышына ышанычлы рәвештә аяк басарсыз.
Читайте нас: