Ул чорда Стәрлебаш, Каргалы мәдрәсәләрендә дә суфыйчылык киң үсеш ала. Моның сәбәбе тирәнгә барып тоташа. XVIII-XIX гасырларда Стәрлебаш халкы икътисади һәм сәяси яктан шактый гына каршылыкларга очрый. Суфыйчылык вәкилләре, дөньяви авырлыклар һәм мәшәкатьләрдән читләшеп, бу сынауларны Аллаһ Тәгалә ярдәме белән үтеп чыгарга өндәгән. Алар шәригать кануннарын үтәү, мөритчелек, акыл белән түгел, ә йөрәк белән аңлау, хакыйкатькә ирешү кебек таләпләрне үтәргә тиеш булган. Имамнардан З. Рәсүлев һәм аның мөритләре Г. Рәсүлев, Г. Баруди Стәрлебаш шәкертләренә һәм мөгаллимнәренә киң билгеле була. Ырынбур Мөселман дини мәҗлесе мөфтие Габдессәлам бине Габдерәхим (1766-1840) Стәрлебаш мәдрәсәсенә еш килеп йөргән. Аның 1849 елда Зәй-Каратай мәдрәсәсеннән (Зәй-Каратай авылы, Бөгелмә өязе) Стәрлебаш мәдрәсәсе имамы Тукаевларга барганлыгы билгеле. Тирә-яктагы дин әһелләре Нигъмәтулла бине Биктимер, Хәбибулла бине Харис-Әл Эстәрле, Харис бине Нигъмәтулла әл Эстәрле, имамнарга имтихан тапшырып, ишанлыкка таныклык алган. Нигъмәтулла Тукаев шәкертләренә Ислам диненең иң хак дин булуын, бөтен эш-гамәлләрдә инануга тугрылык тәрбияләвен аңлаткан. Ислам дине мөселманнар холкындагы кешелеклелек сыйфатларын беренче урынга куйган. Дин үзеңнең гаиләң, туган-тумачаларың, фәкыйрьләр, кимсетелгәннәр турында кайгыртуны да фарыз гамәлләрдән икәнлеген раслаган.
Татар әдәбиятында киң танылу алган М. Болгарый, М. Колый, Т. Ялчыгол-әл Башкорди, А. Каргалый, Һ. Салихов, Г. Чокрый, Ш. Зәки суфыйчылык юнәлешендә иҗат иткәннәр. Шулар арасыннан Гали Чокрый (1826-1889) Шәмсетдин Зәки, Әбелмәних Каргалый (1784-1824), Һибәтулла Салихов (1794-1867) иҗаты һәм дини хезмәтләре бүгенге көнгә кадәр кызыксыну тудыра. Стәрлебаш мәдрәсәсендә укыган, эшләгән шагыйрь, галим Хөснетдин Жданов та гаделсезлеккә, җәмгыятьнең җитешсезлекләренә каршы иҗаты белән көрәшкән. Ул шәкертләренә Көнбатыш шигъриятенең серләрен ачкан, дини фанатлыкка каршы барып, ризасызлык белдергән. Хөснетдин Жданов гомеренең 60 елын Стәрлебаш һәм Балыклыкүл мәдрәсәләрендә укытуга багышлаган. Иске карашлы мәдрәсә тәртипләренә, кадимче дин әһелләренә каршы чыгучы шәкертләр күп булган бу чорда. Стәрлебаш мәдрәсәсендә бер вакытта хезмәт күрсәткән Мифтахетдин Акмулла (1831-1895), Шәмсетдин Зәки (1825-1865), Гали Чокрыйны (1826-1889) иҗади якынлык, үз фикерен сәнгать югарылыгында әйтеп бирү сыйфатлары берләштергән. Шагыйрьләр кичәләрдә аралашкан, дустанә эчтәлекле хатлар язышкан, шигъри юллар белән бер-берсен котлаган, тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре турында сөйләшкән. Мифтахетдин Акмулла үзенең шигырьләрендә милләттәшләрен гыйлемгә өндәгән, үз фикереңне әйтеп бирә белү кешене бизи, дип әйткән. Ул Шәмсетдин Зәкидән шигърияткә сөю кебек сыйфатны алган. Шәмсетдин Зәки шәкертләренә, мөселман кешесе мәгърифәтле һәм зыялы булырга тиеш, дип сөйли торган булган. Ул шигырьләрен гарәпчә һәм фарсыча язган. Сукыр булуына карамастан, шагыйрь башкалардан үткен телле, җитез, рухи яктан көчле булуы белән аерылып торган. Мөхәммәтшакир Тукаев, аның шәкерте Габделвахит Монасыйпов, китапханәче Мәҗит Монасыйпов үз сөйләмнәрендә “сукыр шагыйрь” атамасын еш куллана торган булганнар. Бүген Ш. Зәкинең табылган кулъязма шигырьләре байтак. Үкенечкә каршы, аның әсәрләре дә Стәрлебаш мәдрәсә китапханәсе фонды юкка чыгарылган чорда кайсы-кая таралган.
Татарларда киң билгеле “алтын казучы шагыйрь” Дәрдмәнд (1859-1921) Мифтахетдин Акмулланың якты дөньядан китүен авыр кичергән. Бүгенге Стәрлебаш мәчете имамы Нил Рәмиев төзегән шәҗәрә буенча, М. Акмулла һәм Дәрдмәнд икетуган булып чыгалар. Дәрдмәнд Стәрлебаш мәдрәсәсенең бай китапханәсендә китап укып, үзенә күңел ризыгы таба. Мәдрәсә мөгаллимнәренең мәкаләләре дә алтын приискалар хуҗалары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир (Дәрдмәнд) Рәмиевлар ярдәмендә “Шура” журналында еш нәшер ителгән. Дәрдмәнд Стәрлебаш мәдрәсәсендә ике кыш кына укытса да, Ризаэддин Фәхреддин әйтүенчә, байлар арасында да, галимнәр арасында да аңа тиңнәр сирәк булган.
Зәки Зәйнуллинның әтисе Лотфулла Зәйнуллин сөйләвенчә, Мөхәммәтзакир Рәмиев (Дәрдмәнд) Стәрлебашта үз исәбенә төзеткән өенә килеп яшәп китә торган булган. Дәрдмәнд һәм Мөхәмәтшакир Тукаев бер-берсе белән ихлас аралашкан. Аларның озак елларга сузылган дуслыгы Санкт-Петербургтагы депутатлык хезмәттәшлеге белән дә ныклы бәйләнгән булган.
Гали Чокрый “Нигъмәтулла ишан” мәрсиясендә мәдрәсә ишаны Нигъмәтулла Биктимеровны искә ала. Авылга су үткәрү турында сокланып яза.
Шагыйрь Утыз Имәни дә Стәрлебаш мәдрәсәсендә укыткан. Халыкта яшәгән риваятьләр буенча, хәтта Салават Юлаев та Утыз Имәнинең шәкертләре арасында булган, әмма бу әлегә дәлилләнмәгән. У. Имәни таҗик, үзбәк, төрек телләрен яхшы белгән, гарәпчә һәм фарсыча язган. Мөгаллим мәдрәсәдә тәрҗемәче буларак та билгеле.
Һ. Салихов, Соль-Илецкида өч ел сөргендә булып кайткач, Стәрлебаш мәдрәсәсендә укыта. Ул әхлак, дин кануннарын сакларга чакыра, кешеләрнең күңел дөньясына карата бик сизгер, сак булырга кирәклеге турында да искәртә.
Шулай итеп, Стәрлебаш мәдрәсәсендә төрле елларда укыткан мөгаллимнәр уку-укыту эшендә үз хезмәтләрен күрсәткән, шәкертләрнең рухи дөньясын баеткан, аларда өмет һәм ышаныч тәрбияләгән.
Гөлсинә БАСЫЙРОВА,
Стәрлебаш 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.