+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 август 2016, 02:00

Август киңәшмәсе үтә

8-12 августта Уфада республика мәгарифе хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтә. Аның кысасында мәгариф идарәләре, оешмалары җитәкчеләре, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашлыгында “түгәрәк өстәл”ләр һәм фикер алышу мәйданчыклары оештыру планлаштырылган.

Быелгы киңәшмәнең төп үзенчәлеге булып Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән нәтиҗәле партнерлык һәм фикер алышу мәйданчыклары, мастер-классларны фәнни-методик оештыру тора.

Берничә көн дәвамында мәгариф хезмәткәрләре теоретик аспектларны, методологик алымнарны тикшерәчәк, төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын, педагогларның һөнәри стандартларын җәлеп итү, электрон, инклюзив һәм өстәмә белемне үстерү буенча чаралар оештыру тәҗрибәсен уртаклашачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәләтен үстерү мәсьәләсе дә читтә калмаячак. Киңәшмә эшенең югары нәтиҗәлелеге максатында заманча мәгарифне үстерүнең һәр актуаль аспектында педагогик университет белгечләре модераторлар итеп билгеләнгән.

Киңәшмәне ачу тантанасы Уфаның 159нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте. Конференциядә катнашучыларны шулай ук 45нче мәктәптә, 39нчы һәм 3нче гимназияләрдә каршыладылар. Көн үзәгендәге мәсьәләләр тикшерелде: укыту процессын методик оештыру мәсьәләләре буенча “Заман укытучысының һөнәри үсеш системасы” темасына сөйләшү, электрон мәгариф, физика һәм математиканы укыту буенча осталык дәресләре үткәрелде.

Киңәшмәнең кичәге көн темасы “Гомум мәгариф” булса, бүген педагоглар “Тәрбия эше һәм инклюзив мәгариф” хакында сөйләшә. Иртәгә “Өстәмә һәм мәктәпкәчә мәгариф” мәсьәләләре тикшереләчәк. Пәнҗешәмбенең көн темасы – “Һөнәри мәгариф: проблемалар һәм перспективалар”. Киңәшмә җомга көнне пленар утырыш белән тәмамланачак.
Читайте нас: