+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2016, 02:00

Шартлар — уңай, таләп катгый булачак!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов мәгариф тармагын яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару буенча җитди бурычлар билгеләде.Узган атна республикада, тәү чиратта, мәгариф атнасы буларак билгеләнде. 8-12 августта, беренче тапкыр биш көн дәвамында Башкортстанның мәгариф хезмәткәрләре Уфада тармакны үстерү, укыту сыйфатын һәм нәтиҗәлелекне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, әлеге юнәлешләрдә алдынгы тәҗрибә тупланган башкаланың тәгаен мәгариф учреждениеләрендә 8 августта — “Гомуми белем бирү”, 9 августта — “Тәрбия эше һәм инклюзив белем бирү”, 10 августта — “Өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү” мәсьәләләре тикшерелде. 11 августта 2015-16 уку елы йомгаклары буенча мәгариф идарәләре начальниклары катнашлыгында киңәшмә үтте. 12 августта исә Конгресс-холлда “Мәгариф системасы — шәхеснең социальләшү үзәге” дигән темага пленар утырыш булды.

Әйтергә кирәк, мәгариф хезмәткәр­ләренең республика август киңәшмәсе беренче тапкыр шушы форматта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдиме белән оештырылды һәм тармак үсеше мәсьәләләренә комплекслы килүне, һәр юнәлешне колачлауны, андагы алдынгы тәҗрибә белән таныштыруны, аны республика күләмендә таратуны төп максат итеп куйды. Бу җәһәттән август киңәшмәсенең пленар утырышындагы чыгышында Рөстәм Зәки улы билге­ләвенчә, башка еллардан аермалы буларак, мөһим чараны үткәрү урыны итеп нәкъ республика башкаласы — Уфа да очраклы гына сайланмаган.

— Башкалабызның мәгариф өлкә­сендә күрсәтер казанышлары күп: биредә гимназия һәм лицейлар сыйфатлы белем бирә, һөнәри белем бирү өлкәсендә заманча технологияләр кулланыла, вуз фәне үсештә, — диде ул, атап әйткәндә.

Хәер, мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе эшендә катнашкан укытучылар үзләре дә моңа үз күзләре белән күреп ышанды. Секция утырышлары, фикер алышулар, осталык дәресләре барышында алар Уфаның 159нчы, 45нче урта мәктәпләрендәге, 39нчы һәм 3нче гимназияләрдәге алдынгы тәҗрибә белән танышса, җомга көнне башкаланың әйдәүче мәгариф һәм югары белем бирү, гыйльми учреждениеләрендә булганда да игътибарга һәм киңкүләм таратуга лаек күпсанлы казанышларның һәм ачышларның шаһиты булды. Аерым алганда, Уфа дәүләт нефть техник университетында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөһим форум эшендә катнашу өчен Мәскәүдән килгән җитәкчеләр, республиканың мәгариф тармагы хезмәткәрләре элекке китапханә бинасында урнашкан Яшьләр технопаркы эше белән танышты. Әлеге технопаркта мәктәп яшеннән үк талантлы инженерларны эзләү һәм әзерләү, арытаба аларны тармактагы һөнәри һәм инновацион мохиткә җәлеп итү буенча эш алып барыла. Концепция Башкортстан Башлыгында хуплау тапкан һәм корпусны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 110 миллион сум бүленгән. Узган елның октябрендә төзелеш эшләре башланып, быел җәй беренче тестлар үткәрелгән. Ягулык-энергетика комплексы­ның әйдәүче предприятиеләре исә үз юнәлешләре буенча тематик сыйныфлар оештырган.

Югары уку йорты ректоры Рамил Бәхтизин белдерүенчә, технопарктагы түгәрәкләрдә һәм студияләрдә берьюлы 50-75 укучы шөгыльләнә ала. Ел саен өч-дүрт агым булдырылып, 300ләп баланы әзерләү күз уңында тотыла.

Рөстәм Хәмитов, шулай ук, әлеге уку йортындагы инжиниринг үзәген дә карады. Аның эшчәнлеге нефть-газ тармагында импортка бәйлелекне киметүгә юнәлтелгән.

М. Пинский исемендәге 83нче лицейның эшчәнлек тәҗрибәсе игътибарга лаек. 1957 елда ачылган лицей менә инде сигез елдан артык “мәктәп-вуз” форматында эшли. Шуның нәтиҗәсе буларак, мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге укуын Уфа дәүләт нефть техник университетында һәм башка уку йортларында дәвам итә. Әлеге вакытта белем бирү учреждениесен нефть техник университетының Инженерлар лицее итеп үзгәртеп кору концепциясе эшләнелә. Ул башкала һәм республика өчен инженерлар әзерләячәк. Шушы максатта агымдагы уку елында лицейда махсус курслар кертеләчәк һәм аларны югары уку йорты укытучылары алып барачак.

Лицей директоры Алла Цыбина белдерүенчә, киләчәктә “мәктәп-вуз-предприятие” хезмәттәшлегенең вертикале булдырылачак. Әлеге максатта белем бирү учреждениесендә 2014 елдан башлап “IT-мәктәп Samsung” проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында укучылар арытаба производствога кертү өчен Android базасында үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итә. Быел исә, шулай ук, республикада беренче “Газпром-классы” ачылачак.

2003 елда оештырылган Уфа ягулык-энергетика колледжында да белем бирү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә тупланган. Бүген биредә 19 белгечлек буенча 4,5 мең студент укый. Колледжның Баймак һәм Агыйдел шәһәрләрендә филиаллары бар.

2009 елда уку йорты “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында – 20 миллион сумлык, 2011 елда сәнәгатьнең нефть-газ чыгару һәм җылылык энергетикасы өлкәләрендә белем бирүнең заманча формаларын һәм алымнарын, мәгълүмат технологияләрен файдаланып, югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү системасын төзү өчен 28,7 миллион сумлык грантлар алган. Быел исә колледжның шушы өлкәдәге алдынгы эшчәнлеге 10 миллион сумлык грант белән билгеләнгән, ул һөнәри белем бирү учреждениеләре арасындагы конкурста җиңгән. Әлеге акчалар укыту лабораторияләрен модернизацияләүгә һәм тренажер комплекслары сатып алуга юнәлтелгән.

Һичшиксез, республиканың мәгариф учреждениеләрендә тупланган әлеге алдынгы тәҗрибә башкалар өчен дә үрнәк, эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Ахыр чиктә, август киңәшмәсендә билгеләнүенчә, мөһим республика форумын Уфада оештыру да шуның белән бәйле. Бу җәһәттән мәгарифне үстерү мәсьәләсендә Башкортстанда дөрес юнәлеш алынуын һәм моның киләчәккә иң зур инвестиция булуын, август киңәшмәсендә катнашкан Русиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова да сызык өстенә алды.

— Тормыш сыйфатын яхшырту һәм интеллектуаль потенциалны үстерү Башкортстанда төп стратегия буларак билгеләнгән. Республика үзенең 100 еллыгына әзерләнә һәм яшьләргә зур игътибар бирә. Моны без бүген балалар-яшьләр технопаркын ачу тантанасында да күрдек. Бу юнәлешкә зур игътибар бирелә, акча салына һәм бу аңлашыла да, чөнки ахыр чиктә интеллектуаль потенциал — һәр төбәкнең киләчәге ул, — диде, атап әйткәндә, Людмила Огородова.

Һичшиксез, соңгы елларда республикада дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче күләмле чаралар нәтиҗәсендә мәгариф тармагы яңача үсеш баскычына чыкты. Шул ук вакытта, пленар утырыштагы чыгышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, казанышлар белән бергә, бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел.

Мәсәлән, ел саен республика бюджетының 30 проценты мәгариф тармагына юнәлтелә. Соңгы биш елда гына бу максатта 260 миллиард сум бүленгән. Шул ук вакытта, Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, әлегә бар җирдә дә акчалар нәтиҗәле тотыныла, дип әйтеп булмый. Янә килеп, ил Президентының “май указлары”н тормышка ашыру кысаларында республикада 3-7 яшьлек балалар арасында бакчаларга чират бетерелде. Әмма 40ка якын муниципалитетта сабыйларның 30 проценты, путевка бирелүгә карамастан, балалар бакчаларына йөрми. Рөстәм Хәмитов Мәгариф министрлыгына әлеге хәлнең сәбәпләрен өйрәнеп, мәсьәләгә тулы ачыклык кертергә кушты.

Мәктәпләр төзелешенә килгәндә исә, төбәк Башлыгы һәр адым ныклы уйланылган булырга тиешлеген сызык өстенә алды. 2025 елга кадәр республикада тулысынча бер сменада укытуга күчү өчен 90 мең укучы урыны булдыру, шуңа бәйле дистәләрчә яңа мәктәпләр төзү, ре­конструкцияләү, буш биналарны үзгәртеп кору бурычы торса, элекке елларда әлеге юнәлештә планлаштыру эшенең аксавы нәтиҗәсендә, авылларда 2000нче елларда төзелгән 10 яңа мәктәп ябылган, 40ы ярым буш хәлдә. “Акчаны шушы рәвешле уңга-сулга тарату бернинди кысаларга да сыймый!” — дип ныклы кисәтте Рөстәм Хәмитов.

Белем бирү сыйфатын күтәрү юнәлешендә дә төбәк җитәкчесе мөһим бурычлар билгеләде.

— Белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа, комплекслы системасын төзү көн таләбе булып тора. Ул БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен генә түгел, Бөтенрусия тикшерү эшләре, дәүләт һәм халыкара рейтинглар, укытучыларның компетентлыгын бәяләү мәгълүматларын да үз эченә алырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.

Аерым игътибарны исә Башкортстан җитәкчесе укучыларның сәламәтлеге торышына юнәлтте.

— Агымдагы елда Башкортстан “Сәламәт буын — көчле төбәк” спорт-сәламәтләндерү проектын тормышка ашыра башлады. Аның нәтиҗәләре буенча әлеге эш моделен республиканың барлык мәктәпләрендә дә кертү бурычы тора, — диде ул.

Янә дә шул: бүген педагоглар берлеге алдында гаять мөһим һәм катлаулы бурычлар торуын исәпкә алып, Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенә 2017 елда Башкортстан укытучыларының XI съездын әзерләргә һәм үткәрергә күрсәтмә бирде.

Әйе, мәктәп укытучылары алдында да, урта һөнәри һәм югары уку йортлары алдында да сыйфат һәм нәтиҗәлелекне үстерү буенча җитди бурычлар тора. Иң мөһиме — аларга ирешүдә тармак ялгызы түгел, һәр мәсьәлә, һәр юнәлеш республикада дәүләт дәрәҗәсендә ныклы игътибар үзәгенә алынган. Димәк, тармакта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен дә, тармак хезмәткәрләреннән шуны таләп итү өчен дә ныклы нигез бар.
Читайте нас: