Өч көн дәвамында һөнәри мәйданчыклар, күргәзмәләр, “түгәрәк өстәл”, квест, экскурсияләр һәм башка чараларда 3 меңгә якын кеше катнашты. Төп чаралар шәһәрнең 1нче, 17нче һәм 31нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиясендә үтте. 17нче мәктәп, 5нче гимназия алдындагы мәйданчыкта искиткеч зур күргәзмә оештырылган иде. Аларда шәһәр мәктәпләренең иҗади түгәрәкләре, өстәмә белем бирү үзәкләре үзләренең осталыгын күрсәтте. Ниләр генә юк иде биредә: киездән эшләнгән уенчыклар, кечкенә ыргак белән бәйләнгән кулчатыр (зонт), чигелгән сөлгеләр, агач “тегү машиналары”, самолетлар, кораблар. Хәтта кечкенә кадакларны тезеп, аларның “эшләпә”ләрен җепләр, сәйләннәр белән бизәп, картина тудырырга мөмкин икән. Балаларның һәм остазларының фантазиясе чиксез, ә алар тудырган матурлыктан күзләр камаша, дөнья ямьлерәк тоела.
Форум шәһәр күләмендә үткәрелсә дә, киңколачлылыкка дәгъва итте: кунаклар илнең төрле төбәкләреннән җыелды, Мәскәүдән, Түбән Новгород, Дондагы Ростов, Самара, Уфадан килүчеләр бар иде.
Кунакларның иң кадерлесе – былтыр Русиянең “Ел укытучысы” исемен яулаган Сергей Кочережко иде, мөгаен. Аңа 25 яшь, ул Самара шәһәренең 1нче гимназиясендә тарих укыта. Җиңү гадел яулангандыр дип уйларга ышаныч бар: Сергей Сергеевич сорауларга профессорлардан ким җавап бирми: аңардан тирән белем, демократик караш, үз-үзенә һәм аудиториягә ихтирам “аңкып тора”. Аның фикеренчә, укытучы, тәү чиратта, укучыны үзаллы фикерләргә өйрәтергә бурычлы. Бүгенге шартларда белем чыганаклары искиткеч күп. Ә менә шул мәгълүмат диңгезеннән үзеңә кирәген һәм файдалысын эзләп табып, сайлап ала белү аерым осталык таләп итә. Бу осталык укытучыга да кирәк. Шулчакта гына белем диңгезендә адашмый йөзәргә һәм укучыларны артыңнан ияртергә мөмкин.
Үткән елда Башкортстанның “Ел укытучысы” исемен яулаган Римма Ронжина да катнашты форумда. Ул Уфа шәһәренең 58нче лицеенда математика укыта. Римма Равил кызы әйтүенчә, мәктәптә белем бирү БДИга әзерләнүгә кайтып калырга тиеш түгел. Тирән белем алган баланың БДИны уңышлы бирүе бәхәссез.
Форумда “Русия мәгарифе вестнигы” журналының баш мөхәррире, Русиянең атказанган укытучысы, Дәүләт думасы Мәгариф комитетының Белем бирү сыйфаты буенча эксперт советы әгъзасы Юрий Глазков та катнашты. Ул җитәкләгән журналда мәгариф өлкәсендәге рәсми документлар, чыгышлар, конкурслар турында мәгълүмат басыла. Юрий Иванович, барлык матбугат басмаларына хас булганча, тираж мәсьәләсендә проблемалар булуын билгеләде. Шул сәбәпле, алар электрон форматка, сайт эшчәнлегенә зур игътибар бирә икән. Русиянең ерак төбәкләре, аеруча, Ерак Көнчыгыш өчен электрон басма аеруча отышлы. Соңгы елларда исә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта журналның кәгазь форматы тиражы арткан. Юрий Глазков мәгариф өлкәсенә кагылышлы фикерләре белән дә уртаклашты.
Форум чикләрендә матбугат конференциясе оештырылып, журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Тимур Морзагалин шәһәрдә белем бирү системасына игътибар зур булуын билгеләде. Шәһәрнең 250 еллык юбилее уңаеннан бу мәсьәлә аеруча ныклы күзәтү астында булган. Укытучыларга – эшләр өчен, ә балаларга белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Бөтенрусия олимпиадаларында Стәрлетамак укучыларының елдан-ел уңышлырак чыгыш ясавы, призлы урыннар яулавы моны ачык дәлилли. Проблемаларга килгәндә, Ольга Шитикова әйтүенчә, инглиз теле укытучылары җитешмәве күзәтелә. Чит тел факультетларын тәмамлаган яшьләр зуррак шәһәрләрдә, чит илләрдә төпләнергә омтыла икән. Яшь педагогларга бер тапкыр түләнүче пособие, беренче өч елда өстәмә түләүләр каралган.
Туган тел (башкорт, татар, чуваш) укытучылары “түгәрәк өстәл”дә милли матбугатның туган тел укытудагы роле турында фикер алышты. Алар алдында “Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, “Башкортостан” гәзитенең үз хәбәрчесе Рәмил Мансуров, “Тулпар” журналының бүлек мөхәррире Дилбәр Булатова чыгыш ясап, үзләре эшләгән басмаларның тарихы, үзенчәлекләре хакында сөйләде. Матбугатка язылу проблемаларына да игътибар ителде. Бигрәк тә төпкел авылларда гәзит-журналларның вакытында килмәү, ә журналларның югалу очраклары еш икән.
Матбугат вәкилләре соңрак китапханә хезмәткәрләре алдында да сүз тотты. Шәһәр мәгариф бүлеге методисты, форумны үткәрү өчен күп көч салган Ольга Алиева матбугат басмаларына ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдалануларын әйтеп үтте.
Шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге инспекторы Нәсимә Касыймова һәм Мәгълүмати-методик үзәге методистлары Зөлфирә Усманова һәм Зөбәрҗәт Хафизова әйтүенчә, шәһәр мәктәпләрендә туган телләрне, аерым алганда, татар теле укыту тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Уку программасы федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләбенә нигезләнгән, дәреслекләргә, методик әсбапларга кытлык юк. Республика “Ел укытучысы” конкурсында җиңгән татар теле укытучылары сафына быел Стәрлетамак шәһәреннән Гөлшат Мансурованың да өстәлүе – шәһәр өчен зур горурлык.
Форумның өченче көнендә укытучылар алдында Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы укытучылары, галимнәр чыгыш ясады. Татар һәм башкорт телләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча вуз вәкилләре Илсур Мансуров, Нәсимә Мөкыймова, Ләйлә Хөсәенова, Фәүрия Аккужина сүз тотты.
Гомум алганда, форум югары оешканлык белән һәм югары дәрәҗәдә үтте. Шәһәр укытучыларының яңа уку елы һәм август конференциясе алдыннан җыелып, киңәшләшеп, фикер алышуы аларны яңадан-яңа уңышларга илһамландырыр.