+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2016, 02:00

Мәктәпне көчле куллар күтәрә

Мәчетле районының Олы Устьикин 1нче лицее укытучысы Айтуган Таһиров Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады.Белем көнен республика мәктәпләрендә 450 мең укучы каршы ала, шуларның 52 меңнән артыгы — быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балалар. Укучыларга 30 меңнән артык укытучы белем бирәчәк.Мәчетле районының Олы Устьикин 1нче лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Айтуган Таһиров — мәктәпкә яңа аяк баскан нәниләрне гыйлем дөньясына алып керүче талантлы яшь педа­гог­ларның берсе. Аның уку­чылары икеләтә бәхетле, чөнки алар Бөтенрусия кон­курсында җиңү яулаган иң алдынгы укытучыда белем алачак.

Дәүләт думасының Мәгариф буенча комитеты һәм “Иң яхшы мәктәпләр ассоциациясе” коммерция карамагында булмаган партнерлык оештырган “Педагогик дебют” Бөтенрусия конкурсының беренче этабында 306 укытучы катнашса, Мәскәүдә узган соңгы этабында Русиянең 35 төбәгеннән 84 яшь белгеч көч сынашты. Башкортстан данын яклаучы Айтуган Таһиров педагог һөнәрен юкка гына сайламавын бәйгедә тагын бер тапкыр исбатлады. Беренче сыйныф укучылары белән үткәргән дәресендә ул үзенең күпкырлы, талантлы педагог булуын күрсәтте. Аның җитәкчелегендә беренчеләр маҗаралы “сәяхәткә” чыкты, “тукталыш”ларда П. Рейнольдсның “Нокта” хикәясеннән өзекләр укылды. Һәм бу дәрес конкурста иң уңышлыларның берсе буларак билгеләнде. Яшь укытучы үзенең эш тәҗрибәсе белән якыннан таныштыру өчен “Укытуны уен ысулы белән оештыру” темасын сайлаган иде. Айтуган Хәбирҗан улының үз чыгышына миллилек өстәп, үзенчәлекле алымнар куллануы аеруча отышлы була: кубыз моңы яңгыравы, курай чәчкәсе бер кешене дә битараф калдырмый.

Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде: “Яшь укытучылар”, “Яшь педагог-психологлар”, “Яшь өстәмә белем бирү педагоглары”, “Яшь идарә итүчеләр”, “Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының яшь җитәкчеләре”. Шунысы шатлыклы, бу җитди бәйгедә Башкортстан егете Айтуган Таһиров “Яшь укытучылар” номинациясендә җиңү яулады.

Иң мөһиме, бу бәйгедә Айтуган Хәбирҗан улы иң кискен проблемаларның берсе — бүген мәктәптә ир-ат укытучылар аз булуын күтәреп чыкты. Укытучылык эше белән ир-егетләр дә шөгыльләнергә тиешлеген, балаларны көчле рухлы итү өчен җитди ир-ат тәрбиясе кирәклеген сүздә генә түгел, ул үз үрнәгендә күрсәтә. Быел да 1 сентябрьдә талантлы яшь педагог янында яраткан укучылары, рәхмәтле әти-әниләр булачак.
Читайте нас: