Һәр кешенең тормышында әти-әнисе булган кебек, мәктәптә белем биргән укытучылары да бар. Алар күп булса да, һәркайсы бала күңелендә үз урынын ала. Әгәр укытучы үз күңелендәге кояшның җылысын бала күңеленә бүлеп бирә алган икән, димәк, ул аны гомер буена җылытачак, ул әле башкаларга да җитәчәк.
Әйтергә кирәк, тормыш танымаслык булып үзгәрсә дә, укытучының төп бурычы үзгәрми. Бүген дә илгә белемле, кешелекле, Туган илен, халкын яратучы шәхесләр кирәк. Андый шәхесне тәрбияләү өчен укытучы үзе тирән гыйлемле, төпле акыллы булырга, заман белән бергә атларга тиеш.
Соңгы елларда илдә мәгариф өлкәсенә, димәк, укытучы хезмәтенә дә игътибар арта. Яңа мәктәпләр төзүгә, булганнарын реконструкцияләүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга, заманча җиһазлар белән тулыландыруга федераль һәм урындагы бюджеттан акча бүленү дә укучылар һәм аларга белем бирүче укытучылар файдасына эшләнә. Укытучыларның август киңәшмәсендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләп үтүенчә, ел саен республика бюджетының 30 проценты мәгариф системасына юнәлтелә. Соңгы биш елда гына да бу 260 миллиард сум тәшкил иткән. 2025 елга кадәр 90 меңнән артык яңа уку урыны булдыру планлаштырыла. Шул исәптән, булган мәктәпләргә капиталь ремонт ясау исәбенә тулысынча бер сменалы укытуга күчү бурычы куела.
Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү һәм яңаларын төзү өчен республика 2 миллиард сумнан артык акча бүлә. Федераль бюджеттан кергән өстәмә акчалар да шул максатта тотынылачак.
Киңәшмәдә билгеләнүенчә, быел республика педагогларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү максатыннан өстәмә 1 миллиард сум акча юллаган. Шул ук вакытта 25 район һәм шәһәрдә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә эш хакының тиешенчә түләнмәве һәм бу хәлне бетерү өчен хакимият башлыкларына тиз арада чаралар күрергә кирәклеге ассызыклап үтелде.
Югары уку йортын тәмамлаучыларның мәктәпкә эшкә барырга теләмәве, бүген исә балаларны укытырга белгечләр җитмәве аерым проблема булып тора. Мәсәлән, әлеге вакытта республикада укучыларга 38 845 педагог белем бирсә, 268 урынга белгеч таләп ителә. Бүген мәгариф учреждениеләре математика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагогларына кытлык кичерә. Әлбәттә, укытучы һөнәренең абруен төшермәс, яшь белгечләрне эшкә җәлеп итәр өчен байтак эшләр башкарыла. Ил күләмендә, республикада һөнәри конкурслар уздырыла, грантлар бирелә. Быел, мәсәлән, “Ел укытучысы” республика конкурсы “Елның яшь укытучысы” номинациясе белән тулыландырылды.
Русия фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева Бөтенрусия ата-аналар җыелышында билгеләп үтүенчә, бүген тәҗрибәле укытучылар белән яшь укытучыларның өлеше беренче тапкыр процент нисбәтендә тигезләшкән. Яшь белгечләргә ярдәм итү максатында программа барлыгын, яшь укытучылар авыл мәктәбенә урнашканда эш хакының 20-25 проценты күләмендә акча бирелүен дә әйтеп үтте министр. Шулай ук “Мәгариф турындагы” Законда авыл укытучыларына торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча компенсация каралган. Әлбәттә, авыл мәктәпләрен һәм анда эшләүче укытучыларны борчыган мәсьәләләр күп булуы һәм аларны кузгатырга кирәклеге көн кебек ачык. Шуңа да тиздән авыл укытучылары съездын үткәрү планлаштырыла.
Укытучыларны тагын бер яңалык көтә: киләсе елдан педагогның һөнәри стандартларын кертү башланачак. Укытучы-остаз, укытучы-эксперт, укытучы ассистенты вазыйфалары барлыкка киләчәк.
Әйе, бүгенге укытучыдан туктаусыз һөнәри үсеш таләп ителә. Ул үзе укыткан укучылардан калышырга тиеш түгел, киресенчә, алда барырга тиеш. Хәзер һәр укытучыда ноутбук бар, мәктәпләр дистанцион белем бирү системасына тоташтырылган, тик һәр алтынчы педагог кына дәрестә әлеге технологияләрне даими куллана, укытучыларның 70 проценты вакыт-вакыт кына, ә калганнары бөтенләй кулланмый. Бүген мәктәпләрнең 13 процентында гына электрон белем бирү буенча инновацион эш алып барыла. Бу эшне җанландырып җибәрү максатында быелдан башлап республика Башлыгы гранты булдырылган. Аның гомум суммасы — 30 миллион сум. Мәгариф министрлыгы белем бирү оешмаларында электрон белем бирүне үстерүгә грантлар буенча игълан иткән конкурска 95 заявка килгән. Грантлар төрле юнәлеш буенча биреләчәк.
Сүз дә юк, укытучы хезмәте авыр һәм бик җаваплы. Кайчагында аларга мәктәпне саклап калу өчен дә көрәшергә туры килә. Авылда укучылар саны азайгач, Смоленск өлкәсенең Шапы мәктәбе укытучылары, тәрбиягә ятим һәм караучысыз калган балалар алып, мәктәпне дә, авылны да саклап калган. Һәм мондый мисаллар бер генә түгел. Шулай да укытучыларыбыз иңендә борчулар, мәшәкатьләр азрак булып, алар һәрвакыт матур һәм шат күңелле булсын иде. Нәкъ менә бүгенгедәй, үзләренең һөнәри бәйрәмендәге кебек!